Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егетләр нигә бизәнеп йөри башлады: замана шаукымымы, әллә тагын кызлар гаеплеме?

Кайбер ир-атлар хатын-кызга караганда да косметика, үзләрен карау әйберләрен күбрәк ала. Ни өчен алар шулай эшли? Бизәнүче ир-егетләргә калганнар нинди мөнәсәбәттә? "Интертат" шул хакта белеште.

news_top_970_100
Егетләр нигә бизәнеп йөри башлады: замана шаукымымы, әллә тагын кызлар гаеплеме?

Чәчкә пудра, чәч лагы, тырнак үстерә торган крем, кул, аяк, бит йомшарта торган кремнар, чәч үссенгә май, чәч ныгысынга спрей, маникюр наборы, кутикула йомшарта торган май, 10 якын гигиенический иннек, 5 тарак, чәч турайткыч, чәч көдрәләткеч.... һәм башка бихисап кыяфәтне рәтләүдә актив кулланыла торган әйберләр. Нинди хатын-кыз кирәк-яраклары атап утыра бу кыз дип уйлыйсызмы? Юк, хатын-кызныкы түгел. Ир-ат өстәлендә шулхәтле әйбер күрдем дип әйтсәм, ни диярсез? Ә мин аны дөрестән дә үз күзләрем белән күрдем. 

Булмас, ир-атка аның кадәр әйбер нәрсәгә дисезме? Була икән. Андый ирләрне заманча матурлап "метросексуал"лар дип тә атыйлар. Әмма бу танышым үзем алай атамый.

"Чын хатын-кызлар сыман истерикага бирелде"

"Мин башкача булдыра алмыйм. Үземне өйдә ир-ат итеп хис итәм. Акчаны да мин эшлим, ярты эшләгән акчам иремне карарга китеп бара", - дип сөйли Ләйсән (Исемен үзгәрттем, әмма шуны әйтәм - алар барысы да татарлар). "Туганнар, әти-әни алдында оят", - ди. "Алар безгә килгәндә мине сүгә, квартирыгыз юньләп обойланмаган да, ә син атна саен үзеңә косметика алып кайтасың, чәч, тырнак кына ясап ятасың. Ирең моңа ничек түзә дип сүгәләр. Ә мин тик елмаеп карап торам. Әниләр китүгә үк ирем белән талаша башлыйм", - дип сүзен башлады ул килеп керүгә.

- Ничә ел өйләнешкәнегезгә?

- Бер ел булмады әле. Бик тиз килеп чыкты дисәң дә була. Күрше егете иде. Бергә үстек. Мин аны ошаттым, ул мине ошатып йөргән булган. Озак йөрдек дип әйтә алмыйм. Мин янына барып, яратам дип әйттем. Ул да миңа карата хисләре барлыгы хакында әйтте. Шулай өйләнешергә булдык. Бишәр ел очрашып йөргән кешеләрне икебез дә аңламый идек.

- Өйләнешкәнче аның үз-үзен артык нык караганы хакында белмәдеңме?

- Кая инде. Хәзер ул озак очрашып, бер-берсен белеп кавышкан кешеләргә карыйм да, дөрес эшләгән икән бит алар дип уйлыйм.

- Кайчаннан бирле ул шулай синең акчаңа яши инде?

- Өйләнешеп ике ай узуга ул эшен ташлады. Күңелем ятмый диде. Ярый дип килештем. Аның актер буласы килә иде. Өйгә кайткан саен ул миңа шигырләр укыды. Пьесалардан өзекләрне берүзе куйды. Башта бу миңа кызык һәм романтика булып тоелды. Ләкин көн саен булгач, ул шигырьләре башыма каба башлады.

- Үзе белән бу хакта сөйләшкәнең булдымы соң?

- Булды. Башта аңа каты бәрелергә куркып йөрдем. Кайтам, ул килеп курткаларымны, аяк киемен салдырыша. Хәлләремне сорый. Кайтышыма чәй куеп тора. Чәй эчәргә утыруга ук бүген нинди роль өйрәнгәне хакында сөйли башлый. Аңа каты бәреләсем килмәде. Ләкин көн дә түзеп тору мине чыгырдан чыгара башлады.

- Әйттең димәк?

- Әйе. Ул миңа үпкәләде. Чын хатын-кызлар сыман истерикага бирелде. Утырып елады, син мине яратмыйсың диде. Мин шок хәлендә идем. Яраткан кешем үзен ир-ат кебек түгел, хатын-кыз кебек тотуын кичерергә бик авыр булды.

- Аның хәленә кердеңме соң? Ник шулай булганы хакында сорадыңмы?

- Юк. Ир-ат булып тугансың икән, ир-ат булып кала белергә дә кирәк.

"Косметика җәл булыр иде, әгәр кыйнасалар"

Мин аның белән "Вконтакте" челтәрендә танышкан идем. Минем өчен дус кеше булганга күрә, чын исемен язмыйм. Иван язышканда ук үзен бик сәер тота иде. Дус кыз белән сөйләшкән кебек тоела иде миңа. Чынлап шулай булып чыкты да. Ул хатын-кыз әйберләрен ярата, күп итеп косметика җыя, иң яхшы визажисттан да әйбәтрәк итеп бизәндерә, бизәнә белә иде. Безнең аралашудан өзек китерәсем килә.

- Кайчаннан бирле хатын-кыз косметикасы кулланасың? Бу нәрсәдән башланды?

- Мин ямьсез идем. Үсмер чакта бөтен битемне бетчә каплый торган иде. Миннән классташларым да, дусларым да көлделәр. Еш төрттерәләр иде. Шул вакытта әнинең пудрасын сөртеп бу бетчәләрне яшерергә булдым. Көзгегә карагач, үземне танымадым да, минем битем яхшырган, матурайган сыман тоелды. Башта мин пудра, тоналка гына куллана идем. Аннары кремнар, тырнак лагы, чәч лагына күчтем. Ахыр чиктә иннек белән күз буяуларын куллана башладым.

- Әти-әниең нәрсә диде соң? Каршы булдылармы?

- Әтием юк минем. Әни елады, ләкин кабул итте. Миңа бит егетләр ошамый. Мин кызларга карыйм. Ләкин кызларның тышкы якларына карап ук, алар ни сөртә, нәрсә кулланганын аңлыйм да, алар миңа ямьсез булып тоела.

- Кызганыч. Гафу ит, белмәдем. Ә син үзеңә нинди кыз сайлар идең?

- Бизәнү чаралары кулланмаган. Аларсыз да матур булган. Кайбер кызлар бөтенләй дә бизәнә белми. Андыйларга түзә алмыйм. Бизәнәсең килсә, матур итеп бизәнә белергә кирәк.

- Урамга да бизәнеп чыгасыңмы?

- Әйе. Ләкин тоналка, пудра, төссез иннек, каш карандашы гына кулланам. Мин башка егетләрдән әллә нинди кычкырып торган макияж белән аерылмаска тырышам. Каты итеп өйдә генә бизәнәм. Без әни белән шулай килештек. Ул мине урамда кыйнарлар дип курка.

- Ә син үзең курыкмыйсыңмы?

- Куркам, мин йөземне яратам. Бизәнер өчен дә күпме көч сарыф ителгәнен белсәң. Косметика җәл булыр иде, әгәр кыйнасалар.

- Ошаткан кызың бармы соң?

- Юк әлегә. Киләчәктә мине аңлый алырлык кызны очратырмын дип өметләнәм.

Мин бизәнеп йөргән егетнең әнисе белән дә сөйләштем. Ул бу егетнең әнисе түгел, башкасыныкы. 

"Улым кечкенәдән минем косметичкада актарынырга ярата иде. Ул вакытта әллә ни уйламадым. Бала бит, уйныйсы килгәндер дидем. Тора-бара ул миннән төрле маскаларга, битне чистарта торган косметикага акча сорый башлады. Аннары акчаны үзе эшли башлагач та үзен карар өчен косметика ала торган иде. Икебезгә бер косметика безнең. Улым бит, нинди булса да кабул итәм. Анда минем каным ага". 

Психолог фикере

Ни өчен егетләр хатын-кыз әйберләрен, косметика куллана башлый? КФУ Психология һәм мәгариф институты доценты, психолог, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин бу күренешкә карата үз фикерен белдерде.

"Хәзерге заманда ир-егетләр өчен тормыш яхшырды. Элекке замандагы кебек авыр эш белән шөгыльләнергә кирәкми. Хәзер күпчелек эшне технологияләр ярдәмендә булдырылган роботлар эшли. Ир-атка көч түгәргә кирәкми. Ир-атлар хатын-кызлар кебек киенә, бизәнә дә башлады. Элек алар кешеләргә белгертми генә бизәнсәләр, хәзер шулай урамга чыгарга да оялмыйлар. Шундый хәл: кеше үзе кем икәнен сайлый ала - ир-атмы, хатын-кызмы уо, әллә инде бернинди дә затка кермиме. 

Бу хәл дөрес түгел дип саныйм. Кеше үзенең нинди җенестән булуын белергә һәм онытмаска тиеш. 

Аннары хәзер эшсезлектән интегүче ир-атлар саны артты. Алар хатыннарының хезмәт хакларына гына туенып ята. Кайбер хатын-кызлар да үзен караган ир-атларны ярата. Бу да бер тәэсир булып тора", - дип сөйләде Рамил Гарифуллин.

Кызлар ни әйтә?

Кызлар үзләре артыннан караган егетләр турында нинди фикердә? 

Роза, 25 яшь. "Мин андый егетләрне өнәп бетермим. Әгәр дә егет кеше миңа караганда да үзен озаграп карап көзге каршында утыра икән, андый егеткә хөрмәт бөтенләй дә юк. Ул гаиләгә акча алып кайтып, мине, балаларны карарга тиеш. Ничек инде оялмыйча, ул үзенә генә шулкадәр акча тота алсын ди?" 

Камилла, 18 яшь. "Үзләре артыннан нык караган егетләр бар. Мин моның бернинди дә начарлыгын күрмим. Әгәр дә ул матур итеп киенә, чәчләрен кистереп, тырнакларын карап йөри икән - бу начар түгел. Ул матур булырга тиеш. Үзләре артыннан караган егетләргә сокланам. Алар гел матур, алардан тәмле ис килә. Гел карап кына торасы килә".

Ләйсән, 22 яшь. "Егет кеше үзен карарга тиеш дип саныйм. Тик ул дөрес дәрәҗәдә булырга тиеш. Чәчен кисеп, тырнак рәтләтсә әле ярый. Ләкин хатын-кызга ошый башласа, бу начар. Андый егетләрне җенем сөйми". 

Егетләр фикере

Азат, 28 яшь. "Мин авылда үскән егет. Бездә андый әйбернең гомердә дә булганы юк. Егет кеше егет булып кала белергә тиеш. Сугышырга туры килсә, тырнак ясаттым дип, тик елап торсынмы? Егет эше. -якыннарыңны кайгырту, саклау. Әгәр дә егет кеше күбрәк үзе турында уйлый икән, димәк ул чын ир-егет түгел". 

Вадим, 23 яшь. "Егет кеше һәрчак үзен карап йөрергә тиеш. Кызлар да хәзер модадан калышмаган егетләргә генә карый. Элекке вакыттагы кебек кыркылган чәчлеләрне бер дә яратмыйлар. Тырнаклар да пычрак, каралып беткән булырга тиеш түгел. Егет үзен караса, бик әйбәт. Моның бер начарлыгы да юк". 

Белгеч фикере

Җырчы Мөнир Рахмаев бу темага үз фикерен белдерде. Ул "Интертат"ка үзен карауга аена 35-40 мең сум тотуын сөйләгән иде. "Педикюр, маникюр ясатам, чәчтарашханәгә барам, сакалны кырдырам", - дигән иде. Шуңа күрә аны бу өлкәдә эксперт фикере белдерергә мөмкин дип саныйбыз.

"Хәзер заманасы шундый. Үзеңне ярату ул - эстетика. Егет кеше үзен карарга тиеш дип саныйм. Вакытында чәчен кистерергә, вакытында тырнакларын каратырга кирәк. Моның бер начарлыгы да юк. Егет үзен караса, ул гей дигәнне аңлатмый. Егет кеше һәрвакытта яхшы күренергә тиеш. Хатын-кыз да үзләрен караган егетләрне ярата. Әгәр егет кешедән тир исе килеп торса, бу яхшы күренеш түгел. 80-90 елларда да ир-атлар үз артларыннан карап йөргәннәр. Миңа калса, егет кеше үзенең артыннан карарга тиеш", - дип сөйли Мөнир Рахмаев.

Төрле очраклар була.  Егет кеше үзен караса, бу начар түгел. Ләкин ул карау нормадан артмаса. Чиста кием, яхшы парфюм, матур итеп киселгән чәч һәм тырнак - яхшы. Ләкин егет артыгын эшли башласа, хатын-кызлар сыман бизәнсә - ахырзаман. Бу сүзләрем белән кемнедер үпкәләтәсем, яисә рәнҗетәсем килми. Ләкин... Аңламыйм! Аңламыйм мин ир-ат үзен хатын-кыз кебек тотуын. Ничек инде Син Ир-ат Ватанны саклаучы, әниең, хатының, балаларың, туганнарың, якыннарыңның сакчысы булу урынына үзеңә хатын-кыз ролен аласың. Ничек син оялмыйча хатыныңның эшләгән акчасына ашап, бизәнү әйберләре алып ятасың? Белмим. Бу хәлләргә карыйм да уйланам. Алга таба ни булачак? Күз алдына да китерергә куркыныч? Һәркем үзенең кем икәнен белсен иде дигән теләктә генә калам. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100