Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егерме яшемдә таксист көчләде, шуннан соң үз-үземә кул салырлык дәрәҗәгә җиттем»

Эльза Җиһантдинова Яр Чаллы шәһәрендә туа. 20 яшьлек кыз чагында Эльзаны язмыш сыный. Такси йөртүче егет рульне юлдан читкә бора, кыз баланы көчли һәм юл читендә ташлап китә. Шушы көннән кызның тормышында бәхетсезлекләр чоры башлана. Тугыз ел элек кичергәннәре турында Эльза "Интертат" хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
«Егерме яшемдә таксист көчләде, шуннан соң үз-үземә кул салырлык дәрәҗәгә җиттем»
Геройның социаль челтәреннән

«Көчләнгәннән соң тормышымда кара полоса башланды»

2012 елның июль ае иде. Миңа 20 яшь. Садә, хыялый, яшь чагым. Сөйгән егетем бар. Гомерлек ярымны таптым, озын-озак еллар бергә булачакбыз, матур-матур сабыйлар табачакбыз, дип хыялланып йөрим. Туган шәһәрем Яр Чаллыда яшим әле ул вакытта. Әти-әнием никтер гел бу егеткә каршы булды, әмма мин аңа ал күзлекләр аша карыйм, ул минем өчен идеаль, мин аны өзелеп яратам һәм гомерлек ярым булачак, дим.

Беркөн безне дусларыбыз туйларына парлап чакырдылар. Бу көнне егетемнең ниндидер бер мәсьәлә буенча икенче шәһәргә барып кайтасы бар иде, шуңа күрә мин үзем генә барырга булдым. Башка дус егет һәм кызларыбызга ияреп киттем. Туй шәһәр читендә иде. Көнозын күңел ачтык. Кичен егетем Чаллыга кайтып төште дә: «Такси ал да шәһәргә кайт, күрешик», — дип смс язды.

Легаль булмаган таксистлар ресторан ише биналар янында тезелешеп тора иде ул заманнарда, утыр да кит. «Бомбилалар» дип йөртә идек. Шундыйларның берсенә чыгып утырдым да шәһәргә кайтып киттем. Менә шушы җәйге җылы кичтә минем тормышымның асты өскә килде — такси йөртүче ир-егет рульне юлдан читкә борды, юл читенә алып кереп китеп мине көчләде. Яшьлегем белән эшләгән хатамдырмы, ике дә уйламыйча чыгып утырдым бит шул машинага. Ул вакытта гел шулай йөреш иде, шикләнмәдем, курыкмадым. Егетем белән очрашуга чыгып киткән юлым мине аның янына илтеп җиткермәде. Июльнең ямьле кичендә мине, егерме яшьлек кыз баланы мәсхәрәләп юл читенә ташладылар.

Бу көннән минем тормышымда кара полоса башланды. Кочагына сыенырмын, юатыр, тынычландырыр, ярдәм итәр, дип көткән сөйгән кешем бу хәл турында ишетү белән мине ташлап китте. Репутациясе бозылудан, кеше сүзеннән, тәнкыйтьтән курыкты ул. Дусларым, якын кешеләрем миннән баш тартты, якын аралашкан кешеләрем югалды, хәбәргә чыкмый башладылар. Мине мәсхәрәләгән кешене җавапка тарту өчен әти-әнием көрәште. Җинаять эшен яптылар. Дәлилләр аз, диделәр. Еладым. Бар дөньясына рәнҗеп еладым. Алга таба яшисем килмәде. Минем өчен бу мизгелдә тормышым тәмам иде. Әмма бу мизгелдә минем тормышым әле башланган гына булган икән…

«Күңелнең шулай авырта алганын белми идем»

Ике айга бүлмәмдә бикләндем. Ашый-эчә алмадым. Көнем төнгә ялганды. Ике ай гомерем ике ел кебек сузылды. Сәгать теленең келт-келт килгәнен тыңлап ята идем бүлмәмдә, әле дә хәтердә. Беркем белән сөйләшмәдем, беркем белән күрешмәдем. Әниләр һаман җинаятьчене җавапка тартырга тырышып йөрделәр, җинаять эшен янәдән ачып, янәдән яптылар. Һаман шул бер үк сәбәп — дәлилләр аз.

Мин күңелнең шулкадәр авырта алганын белми идем. Ул физик авыртуга караганда читенрәк икән. Күкрәк читлегендә шулкадәр янулар, сызлауларга түзгәнче, мин барлык сөякләремнең берьюлы сынуына чыдар идем, дигәнем хәтердә үземә. Бүген искә алып сөйләү кыен, әмма мин чын-чынлап үз-үземә кул салу турында уйландым. Бүген булмаса — иртәгә, иртәгә булмаса — бүтән берәр көнне бу адымга барачакмын, дигән уй утырды башымда.

Ике ай шулай бүлмәмдә ята-ята үземне үзем күрә алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Мескенлегемне тоеп арыдым, моңа чыдар чамам калмады. Шулай итеп, бер көнне шушы проблемалардан качып котылу юлын таптым. Мин эчемә сыймыйча күземнән яшь булып түгелгән кайгыма бирелеп, бөгәрләнеп бетеп яткан җиремнән сикереп тордым, тузгып, чуалып беткән, инде ничә көннәр буе таралмаган чәчләремне тарап җыйдым. Аннары бүлмә буйлап кирәк-ярагымны җыеп чыктым. Бер кечкенә генә букчага тутырдым. Көн саен киеп йөргән киемнәремне, кулланган әйберләремне алмадым. Күрәсем, тотынасым килмәде ул әйберләргә.

Чын-чынлап үз-үземә кул салу турында уйландым. Бүген булмаса — иртәгә, иртәгә булмаса — бүтән берәр көнне бу адымга барачакмын, дидем.

Мин бу көнгә кадәр яшәгән тормышымны шушы шәһәрдә калдырып, икенче җиргә — Казанга чыгып китәргә булдым. Имеш, проблемалар бу шәһәрдә калыр, мин яңа тормыш башлармын, барысын да онытырмын. Әти-әнием хуплады, минем төшенкелектән чыгуыма бу адым ярдәм итә алса, алардан да шат кеше буласы юк иде чөнки. Ничек тә ярдәм итәрбез, бар, кызым, дип куәтләделәр.

Мин икенче көнне үк Казанга чыгып киттем. Шушы адымым белән үземә бәхеткә юл ачтым. Минем тормышымда бер-бер артлы хәлиткеч вакыйгалар башланды. Әйтерсең, мин чыннан да яңадан тудым, яңадан яши башладым. Әмма бәхетле булганчы бәхетсезлек белән сынады әле мине язмыш. Казанда мине яңа сынаулар көткән икән.

«Сыртымда бер капчык үпкә күтәреп йөрдем»

Яңа шәһәрдә яңа тормыш башладым. Яңа киемнәр алып кидем. Яңа танышларым, дусларым белән аралаштым. Яңа урамнардан атладым. Яңа урыннарга йөрдем. Яңа күренешләр күзәттем. Яңа эшкә урнаштым. Мин үткәнемне калдырып, алга атларга бик тырыштым. Әмма үткәнем мине җибәрергә ашыкмады. Ул, әйтерсең, Чаллыдан Казанга минем балагыма, җиңемә ябышып ияреп килгән. Машиналарга утырырга куркам. Такси чакырып, каядыр бару хәзер минем өчен мөмкин түгел. Машина руле артында утырган теләсә кайсы ир-аттан миңа куркыныч яный төсле иде. Берүзем каядыр барырга, урамда йөрергә куркам. Хатын-кызлар компаниясендә тынычлык тоям, ир-атлар арасында шомланам.

Япь-яшь чагым. Егерме яшь. Кызларның гөл кебек матур, сылу, ут кебек дәртле чагы. Егетләр белән аралашалар, очрашып йөриләр. Мин егетләрне үземә якын китерә алмадым. Рәнҗегәнмен. Егетемнең мине шулай ямьсез ташлап китүе һәм, гомумән, бу хәлләр миндә ир-атларга карата нәфрәт уятты. Бу хәл кабатланыр төсле тоелды миңа. Мин көн саен өйдән чыгып, кире өемә урап кайтып кергәнче куркып, шикләнеп йөри торган булдым.

Сыртымда ир-атларга карата бер капчык үпкә күтәреп йөрде. Сөйгән кешемә кияүгә чыгасым, сабыйлар үстерәсем бик килде. Әмма егетләргә янәдән ышану авыр булды. Вакыт уза торды. Мин әкрен генә егетләр белән аралаша, күрешә башладым. Әмма гашыйк булырмын да, кабат «пешәрмен», дип куркудан туктамадым. Минем белән булган күңелсез хәл турында сөйләргә туры киләчәген дә аңлый идем.

Әмма ничек сөйлим?! Мин бу хакта сүз кузгатырга курыктым. Моның белән бүлешә алмаячагымны аңладым. Үзем сөйләмәсәм, башка җирдән беленер, кешедән булса да ишетер, дип курыктым. Шуңа күрә егетләр белән ачылып сөйләшмәү, якынаймау, мөнәсәбәтләргә бирелмәү хәерлерәк тоелды. Үткәнем салган яраларны ямарга тырышам, ә үткәнем һаман мине җибәрми. Җитмәсә, язмыш, миннән көлгән кебек, беркөн мине көтмәгән җирдә «сыртыма пычак кадаган» кеше белән очраштырды…

Берничә мәртәбә эш урынымны алыштырганнан соң мин, ниһаять, күңелемә хуш килгән урынны таптым. Зәркән кибетенә җитәкче итеп билгеләндем. Кибетнең яңа ноктасы ачылуы көтелә иде. Бу чарага журналистларны, танылган кешеләрне, алып баручыны чакырдык. Дусларым да килде. Менә кунакларны каршы алып басып торам.

Ишектән узучылар арасында — ул! Күземә күренәдер, дип өметләнсәм дә, бу ул иде — мине тормышымдагы иң авыр чорымда ташлап киткән егет. Оялмыйча минем каршыма килеп басты. Йөзек, алкаларга ташламалар, йөзекләрнең кашларының кайсылары яхшырак, кайсылары матуррак кебек темаларга сөйләшә башлады минем белән. Шулкадәр оятсызлык булсын әле кешедә.

Бу очрактан соң бер-ике көн социаль челтәрләрдә язып та маташты әле. Сөйләшмәдем. Ныгып кына килгән чагымда тормышымда пәйда булып, кабат аяктан екты мине. Ир-егетләр барысы бертөрле, геройлар әкиятләрдә генә була шул, дип кабат уйлап куйдым. Әмма геройлар тормышта була икән ул…

«Күптән онытылган рәхәтлек тойдым»

Көннәрдән бер көнне мин очраклы рәвештә бер егет белән таныштым. «Мин Ирек», — дип кулын сузды да елмайды ул. Эреп төштем. Шунда ук гашыйк булып куя яздым. Без аралаша башладык. Күрешәбез, кинога йөрибез. Берәр атналап аралашканнан соң инде гашыйк булып өлгердем. Ул да мине ошата кебек. Мин инде хыялларымда Иреккә кияүгә чыктым, өч түп-түгәрәк сабый алып кайттым… Кызлар шундый бит инде ул. 

«Мәдәният министрлыгында эшлим», — диде үзе турында Ирек. Аның белән ничектер җиңел, рәхәт. Ирек белән бергә чакта барлык авырлыкларым онытыла. Мин еш елмая, көлә башладым. Күптән онытылган рәхәтлек, җиңеллек хисен, бәхет тойдым. Әмма беркөнне уртак танышыбыз миңа килеп ирештергән хәбәр минем Иреккә кияүгә чыгуым, аның белән бергә балалар үстерүебез турындагы хыялларымны чәлперәмә китерде…

Танышым Ирекнең Мәдәният министрлыгында эшләмәве, хәрби кеше булуы хакында сөйләде. Минем бу хәбәрдән күз алларым караңгыланды. Мин Иреккә үзем белән булган куркыныч хәл турында сөйләмәдем һәм сөйләргә планлаштырмадым. Курыктым. Әмма ул, хәрби кеше буларак, бу хәл турында минем досьены укып белә ала бит…

Үзем бу хакта Иреккә сөйли алмыйм. Кайдандыр читтән үзе белсә, тагын да начаррак. Мин яшергән бит. Сер кайчан да булса бер чишелер, мин кыен хәлдә калырмын, үткәнем турында белгәч тә Ирек миннән баш тартыр, ташлап китәр, дигән уйлардан буыла, тыным кысыла башлады. Тагын аерылышу газапларын үтәсе була, күңелем сызлаячак, йөрәгем яначак, дигән куркуым кабат купты. Соң булганчы дип, Ирек белән араларны өзәргә булдым. Үзенә телефоннан бу хакта тыныч кына әйттем дә, трубканы куйдым.

Үзем елыйм. Үземә үзем үпкәләп елыйм. Минем авыртудан таштай каткан йөрәгемне эреткән кеше белән арабызны өзәргә мәҗбүрмен. Мине бәхетле итә алган кешедән баш тартырга тиешмен. Гаделсезлектән елыйм. Башка чарам юк, аерылышырга кирәк. Шушы уйлар белән йокыга талдым.

Иртә белән телефоным шалтырады. Ирек. Берни аңламаганлыктан, ярсып беткән тавышы белән күрешүебезне үтенде. Кич күрештек. Ирекнең күзләренә карадым да… Берни әйтә алмадым. Телемне төенләп куйган төсле, бер генә сүз дә чыгара алмадым авызымнан. Чын эш урыны турында белүемне дә, ни сәбәпле аерылышырга теләвемне дә әйтә-аңлата алмадым. Кочаклаштык. Шуның белән бу очрашу тәмамланды. Узган кичне телефон аша булган сөйләшү онытылды. Алга таба аралаша башладык.

Тәкъдим ясаганын көтә-көтә…

Берәр атна вакыт узганнан соң, дусларым белән Яңа елны каршы алырга Мисырга очарга булдык. Моның өчен бер кич алдан Тольяттига барырга кирәк иде. Ирек безне Тольяттига илтеп куйды, күңелле яллар теләп кире кайтып китте. Отпуск буе телефон аша Ирек белән аралашып чыктым. Сәгатьләр буе сөйләштек. Беркөн Ирекнең: «Мин синең белән киләчәктә гаилә корырга теләр идем, бәлки бергә яши башларбыз?» — дигән соравыннан имәнеп киттем. «Никах укытсак кына», — дидем дә елый башладым. Тәнем кабат чемердәп куйды. Ничек кенә сөйлим соң?

— Ирек, мин синең чын эш урының турында беләм. Минем сиңа бер үтенечем бар, эшләрсеңме?

— Каян белдең? Әйе, сора, эшләрмен.

— Минем досьены ачып укы әле, зинһар. Мисырдан кайтуымны көтмәсәң, аңлармын.

— Ни сөйлисең син, Эльза? Мин берни дә укырга җыенмыйм!

— Үтенәм, Ирек. Бу бик мөһим. Аерылышсак, хәзер үк аерылышыйк, зинһар, соңыннан авыррак була бит.

— Кеше үтермәгәнсеңдер бит?! Үтергән очракта да, мин нишләп синнән баш тартырга тиеш? Сөйлисең килгәнеңне үзең сөйләрсең, калганын ачмыйм да, укымыйм да, бетте!

Ирекнең бу сүзләре күңелемә май булып ятты. Тынычлап куйдым. Отпуск тәмамланганчы, әлбәттә, мин әле бу хакта азмы-күпме борчылып йөрдем. 2015 елның 6 гыйнварында Ирек мине Мисырдан каршы алды. Шушы көннән башлап, без аның белән бер генә көнгә дә аерылмадык. Серемне чишә алмадым, Ирек тә сөйләвемне сорамады. Инде эш өйләнешүебезгә таба бара төсле. Мин Ирекнең тәкъдим ясавын көтә башладым. Әмма тәкъдим юк та юк…

Бер көнне Ирекнең «мин сине яратам» дигәненә: «Мин дә сине яратам, әмма беләсең килсә, мин болай гына очрашып йөрергә әзер түгел!» — дип җавап бирдем. «Ир-ат өч ай очрашып йөрү дәвамында кызга тәкъдим ясамый икән, димәк, аерылышырга кирәк дип саныйм», — дидем. «Мин дә җитди мөнәсәбәтләр яклы, мин дә гаилә кору турында уйлыйм, әмма бер-береңне бераз белергә кирәк бит инде башта», — дип җавап кайтарды Ирек.

Бер ай вакыт узды. Гашыйклар көне килеп җитте. Иманым камил, бүген Ирек миңа тәкъдим ясаячак дип, мин бу көнне чәчкәләр бәйләме, йөзек һәм «син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» дигән сүзләр көттем. Тик мин бу сүзләрне ишетмәдем. Җитмәсә, бик каты ачуланышып, Гашыйклар көнендә аздан гына аерылышмый калдык. Ә мин һаман тәкъдим көтәм…

Тагын бер ай вакыт узды. 8 март бәйрәме. Мин инде бүген, һичшиксез, Ирек тәкъдим ясый дип көтәм. Хәтта ничек җавап бирәчәгемне үк уйлап куйдым. «Уйлап карармын», — дип җавап бирәчәкмен, дип карар кылдым. Ә үзем инде ничәнче ай көтәм «Миңа кияүгә чыгарга ризамы?» дигән сорауны. Ә тәкъдим һаман юк! Өйгә кайттым да сузылып ятып еладым. Нишләп чакырмый кияүгә? Кай җирем ошамый икән? Нишләп гаилә корырга ашыкмый? Бу мөнәсәбәтләр ЗАГСка илтмәс микәнни? Мин бит инде барлык дус кызларыма тиздән кияүгә чыгам, дип сөйләп бетердем… Ашыгырга чыннан да урын юк та бит, әмма минем шулкадәр «Миңа кияүгә чыгарга ризасыңмы?» дигән сорауны ишетәсем килә.

«Тормыш сынаса да, сынмагыз!»

Апрельнең 16сы. Ирек шалтырата. «Минем әти-әниемнең синекеләр белән танышасылары килә, әти-әниең килә алырмы безгә?» — ди. Мин трубканы әниемә тапшырам. Алар танышу өчен очрашу турында үзара хәл итәләр. Танышу көнен 18 апрельгә билгелиләр. Моннан тыш, 18 апрель — минем туган көнем. 17 апрельдә Ирек мине «Татарская усадьба”да кичке аш ашарга чакыра. Кичен килеп алды. Матур итеп киенгән, кулында чәчәк бәйләме. Ресторанга уздык. Өстәл артына озатып куйдылар. Меню алып килеп бирделәр. Без сайлаган арада, өстәлгә эчемлекләр алып килделәр. Ирек белән минем каршыма тулы бокаллар куйдылар.

Ирек торып басты. Миңа карата хисләре, тормышындагы минем урыным, киләчәктә минем белән булырга теләве турында сөйли башлады. Тирләп чыктым, учларым калтырый, башларым әйләнә башлады. «Без, офицерларда, бокалны төбенә кадәр эчәргә күнегелгән», — ди Ирек каршымда торган тулы бокалга ишарәләп. Мин калтыраган кулларым белән бокалны күтәреп эчәргә батырчылык иттем. Бер-ике йотым ясау белән, бокал төбендә нидер ялтыраганын күреп алдым.

Карашымны Иреккә күтәрәм. «Мин сине яратам, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» — дигән сүзләр, ниһаять, яңгырый. Минем күз алларым караңгыланды. Югалып калдым. Әмма тиз генә җыелып, күптән әзерләп, ятлап куйган җавабымны яңгыраттым: «Мин уйлап карармын». Мин ул җавапны әйтәсе мизгелне ничә ай көттем! Һәм уйлап карарга вәгъдә бирдем. Ирекнең «Күпме вакыт кирәк була?» — дигән соравы мине, әйтерсең, ушыма китерде. Мин шунда ук: «Әйе! Әйе! Мин риза!» — дип җавап бирдем. Икенче көнне безнең әти-әниләр очрашып танышканнар. Ирек белән миңа да әйтеп-нитеп тормыйча, никахны 26 апрельгә билгеләгәннәр. «Әти-әниләр безне өйләнештергән инде анда, бер атнадан никах, син әзерме?» — дип сорады Ирек. «Мин әзер!» — дидем.

Ир белән хатын булуыбызга бер көн кала Иреккә сорау бирдем:

— Теге вакытта минем досьены ачып укыдыңмы, Ирек?

— Укымадым, Эльза.

— Мин сиңа сөйлим. Әмма куркам. Сиңа эшеңдә миңа өйләнергә рөхсәт итмәсәләр?

— Андый шарт алдына куйсалар, мин эш белән синең арада сине сайлаячакмын, Эльза. Син минем өчен барыннан да мөһим. Иртәгәдән без ир белән хатын булабыз, язмышларыбызны ялгыйбыз. Мин сине сайладым.

Күзләремнән яшьләр атылды. Янәшәсенә утырып, үткәнем турында сөйләп бирдем. Барлык серләремне чишеп салдым. Ирек берсүзсез тыңлады. Кочагына алды. «Мин сине башка кыерсытырга бирмәм!» — дип назлады.

Шушы көннән башлап, Ирекне «герой» дип атадым. Геройларның әкиятләрдә генә түгел, тормышта да була икәненә ышандырган кешем ул минем. Минем героем. Бүген мин хыялымдагы матур тормыш белән яшим. Ирек белән фәрештә кебек өч матур сабыебызны үстерәбез. Куркыныч үткәнем артта калды. Янәшәмдә тугры, чын дусларым. Мине кыерсыткан кешене ахыр чиктә 3,7 елга иреген чикләделәр. Аллаһ барысын да үз урынына утыртты.

Миңа тугыз ел элек кичерергә туры килгәннәрне Җир йөзендәге бер хатын-кызга да теләмим. Кызлар үзләрен берүк сакласыннар иде. Язмыш сынамый тормас, бәхетсезлекләр кичерергә туры килми калмас, тормышта агы да, карасы да булып тора. Көчле булыгыз, кызлар, сынмагыз.

Елагыз, үкереп, кычкырып елагыз, идәннәргә сыгылып төшеп, сыннарыгыз катып елагыз, әмма соңыннан бар көчегезне җыеп торып басыгыз, яшьләрегезне сөртегез, бүлмәгез ишегендәге бикне ачыгыз, чыгыгыз, яшәгез, яшьнәгез, беркем һәм бернәрсәдән курыкмагыз, кыю булыгыз, бәхетегез өчен көрәшегез. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар!

Беркөн күгегездәге кара болытлар таралыр, кабат кояш чыгар. Бу авырлыклар үтелгән этап, үзләштерелгән сабак, истәлек булып үткәндә калыр. Хатын-кызларны көчсез, нәзберек диләр, әмма тормышта безгә еш кына көрәшергә туры килә. Кызлар, әгәр язмыш көрәшергә мәҗбүр итсә, берүк бирешмәгез, ничек тә җиңүче булып чыгыгыз!

Көчләүне булдырмас өчен нишләргә?

Психолог Рузилә Әхмәтшина-Казанцева:

«Көчләү аркылы узган кешеләрнең һәм аларны көчләүчеләрнең портретын карасак, алар бик охшаш. Димәк, бу — сценарий. Шунлыктан, мин иң элек, көчләүдән соң ни эшләргә түгел, ә көчләү очрагын булдырмас өчен нишләргә дигән сорауга җавап бирер идем.

Психологиядә өчпочмак теориясе бар — корбан, тиран һәм коткаручы. Еш кына тиран тыштан караганда коткаручы, башын югалтып яратучы булып күренә. Андый очракларда әни назы, әти яклавы эзләгән хатын-кыз үзе бу элмәккә эләгә, тиран белән очраша башлый, гаилә кора. Андый хатын-кыз үзенең затлылыгын, бәясен белми. Үз тәне, җаны, сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үзенә алмый, кол ролендә мөнәсәбәтләр кора. Шул ук вакытта ул үзенең кыерсытучысын аклый, жәлли, аны коткара башлый. Үзенә ярдәм кирәклеген аңлап, үзен коткару юлын эзләми.

Андыйлар хәтта ярдәмнән баш тарта. Ул бу сценарийга бөтенләе белән чума, башка төрле яшәүне күз алдына да китерми. Кызганыч, мондый өчпочмакка эләгүчеләр еш очрый. Хатын-кызлар белеме, матурлыгы, байлыгы, сәламәтлеге була торып та, бик еш тиран кулына эләгәләр. Шунлыктан мин психолог буларак барча хатын-кызларыбызга иң башта үзләрен табарга, үзләрен белергә тәкъдим итәм. Моның өчен үз өстеңдә эшләү, балачак яраларыннан җанны һәм тәнне чистарту мөһим. Моның белән без шөгыльләнәбез.

Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Минем сеансларда дәваланган, көчләнгән хатын-кызларның беренче көчләүчеләре үз бабалары, туганнары, үги әтиләре, хаттә үз әтиләре дә булып чыга. Ә аннан очраган көчләүче ир-ат — ул кабатлану очрагы. Тормышта кабатланулар еш була бит. Хәтта биш яшьтә үк көчләнгәннәре, күп еллар буе көчләүдә түзеп яшәгәннәре дә бар. Кызганыч, хатын-кыз бу халәтне яшерә.

Минем янга алар башка проблема белән килә, аннан теге капчык-яра ачыла, без аны чистартабыз. Бу бик тирән эш. Көчләнгән кеше белән эшләү өчен тирән терапия, курс кирәк. Көчләнгән хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә очрый минем терапиядә. Әлбәттә, алар да башта бу хәлне яшерә, онытырга тырыша. Әмма травмадан яшереп котылып булмый. Ул авыруга әйләнә. Хирургия ярасы кебек, аны ачып, чистартып, яңа тире үстерү мөһим. Профессиональ ярдәм эзләргә кирәк.

Әгәр инде танышыгыз, якын кешегез сезгә ачылып, көчләнүе хакында сөйләгән икән, сезгә үз халәтләрегезне күрсәтмичә, хисләрегезне кулга алып, кешене тыңлау зарур. Шул ук вакытта сөйләм вакытында кешедән төрле хисләр, сыкрау, авырту төрле көч белән чыга башлый. Тәҗрибәсе булмаган тыңлаучы үзе югалып, куркып калып, ярдәм күрсәтә алмый. Шунлыктан катгый итеп әйтәм: көчләүгә дучар булган кеше белән гади кеше түгел, белгеч эшләргә тиеш.

Андый вакытта үзеңне ничек тотарга?

«Көчләү куркынычы янаган кеше үзен ничек тотарга тиеш? — дип дәвам итә психолог. — Элек-электән әби-бабайларыбыздан килгән гореф-гадәтләр бар. «Бисмилла» әйтеп йөрегез, дигән борынгылар. Мин бу сүзләр белән килешәм. Догаларыбызда ярату энергиясе, көче бар. Кот алынып курку — үзе үк начар. Куркуның күзе зур, диләр. Хатын-кызга куркуга бирелмәүчәнлеге, ышанычлы, нигезле, зирәк фикерле булуы ярдәм итә. Инде көчли дигән минутта хатын-кызның әйтелгән бер сүзеннән ташланган кешенең көчләүдән баш тарткан очраклар да бар.

Көчләнгәннәрнең эчләрендә еш кына курку, оялу, шикләнү ята. Бу нәкъ «корбан» позициясе. Шунлыктан, корбан (мескен) позициясеннән, гел куркып, шикләнеп йөрү сценариеннан чыгу мөһим. Йөрәгеңне ачу, ярату, Аллаһы Тәгаләгә ышаныч белән яшәү. Шулай да, әгәр инде мондый хәлгә юлыккан икән, хатын-кыз иң элек үзе эчендәге куркып калган кечкенә кызчыкны тынычландырып, паникага бирелмичә, мескен позициясенә урнашмыйча, аек акыл белән эш итәргә тиеш. Монда бер төрле җавап була алмый. Бу үзеңнең тәнеңне, җаныңны саклау, яклау, биологик инстинктардан чыгып адымнар ясау.

Минем клиентлар арасында җиде буын көчләү аша узган хатын-кызлар бар.

Яшүсмер кызларның көчләүгә дучар булуы бик аяныч. Мин моны көчләүчеләрнең артуы белән генә бәйләмәс идем. Ә, киресенчә, кызларыбызга авторитетлы апалар, укытучылар, остазлар җитми. Әниләр үзләре белмәгәч, кызлары белән бу темаларга ачыктан-ачык сөйләшмиләр. Әлеге темаларга сөйләшүләр алдан ук кирәк. Менә бер әйберне генә әйтеп китәм. Яшүсмер кызлар иреннәрен кабартып, алга чыгарып фотолар куя. Ирен — ул аналыкның пропорциясе. Ирләрнең дәрте андыйларны тән белән сизеп ала, тартыла башлый. Бик кызганыч, белемнәребез җитми.

Кызлар үз-үзләрен тотышлары, киенүләре, аралашулары белән дә үзләренә игътибар җәлеп итәргә мөмкиннәр. Яшүсмер кызларның, егетләрнең әти-әнисенә мөрәҗагать итәсем килә. Яшүсмер дә башка яшьтәге бала кебек назга да, яклауга да мохтаҗ. Ләкин бу яшьтә алар үзгәрә, әни-әти авторитет булмаса, алар ул авторитетны читтән эзли башлый.

Көчләүләр эзсез узмый. Гомерлек яра гына булып калмыйча, ул язмышка, психик һәм физик сәламәтлеккә, хәтта әллә ничә буын буенча кабатланып бара торган хәлләргә китерергә мөмкин. Минем клиентлар арасында җиде буын көчләү аша узган хатын-кызлар бар. Аллаһка шөкер, инде кечкенә кызлары аркылы сизеп, бу сценарийдан чыктылар.

Кешеләргә гаиләдә җылы атмосфера, якынлык булдыру, үсеш өстендә эшләргә кирәк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100