Ефремовлар канында «халыклар дуслыгы»: чуваш бабай һәм татар онык
Без бу язмада талантлы актер Михаил Ефремовның нәсел тамырлары һәм гаиләсе белән бәйле фактларны барладык. Татарстанга һәм татар дөньясына бәйле өлешләрен тәкъдим итәбез.
Соңгы арада Россия матбугатында иң актуаль темаларның берсе — Михаил Ефремов аркасында килеп чыккан юл һәлакәте. 8 июнь көнне Мәскәүдә булган юл фаҗигасендә күренекле актер утырган Jeep Grand Cherokee автомобиле каршы як полосага чыгып фургонга бәрелә, нәтиҗәдә әлеге машина йөртүчесе хастаханә юлында үлә. Михаил Ефремовның рульгә исерек килеш утыруы турында хәбәр һәм видеоязмалар тарала. Хәзерге вакытта актерга карата җинаять эше кузгатылган.
Михаил Ефремов — Россиянең атказанган артисты, режиссер, актер.
Михаил Ефремовның чуваш халкына һәм Татарстан җирлегенә тоташкан тамырлары
Михаил Ефремовның әнисе ягыннан дәү бабасы — Иван Яковлевич Яковлев — мәгърифәтче, педагог, халык мәктәпләрен оештыручы, чуваш алфавитын төзүче, чуваш балалары өчен рус һәм чуваш дәреслекләре төзүче галим.
Иван Яковлевич Яковлев тумышы белән хәзер Татарстанның Тәтеш районына керүче Күшки-Яңа Тимбай чуваш авылыннан. (Бу авыл 1859 елда Сембер губернасының Буя өязенә кергән. 1920 елдан — ТАССРның Буа кантоны. 1930 елдан — Тәтеш районы).
Күшки-Яңа Тимбай авылыннан чуваш халкының шактый күренекле кешеләре чыккан. Авылда Иван Яковлевка һәйкәл дә куелган, музее да бар.
Сүз уңаеннан, Яковлевның һәйкәле Чабаксарда да бар.
Иван Яковлевның балачагы Буа районына кергән Иске Борындык авылына да бәйле — ул анда рус гаиләсендә торып укыган. Иске Борындык — рус-чуваш авылы. 1870 елда Иван Яковлевич Казан дәүләт университетына укырга керә. Ул В.И. Ленинның әтисе Илья Ульянов белән аралаша. Шул чорда чуваш алфавиты төзи, чуваш балалары өчен дәреслекләр әзерли. Иван Яковлевич Казан уку округында чуваш мәктәпләре ача. Библияне чуваш теленә тәрҗемә итә.
Мәгърифәтче Иван Яковлев халыклар дуслыгын пропагандалый, рус халкына якынаеп кына чуваш халкы үзен саклап кала дип саный.
Иван Яковлев Николай Ильминский белән аралашкан. Николай Иванович гаиләсендә коллегасы вафат булгач тәрбиягә алынган балалар — Николай белән Екатерина яшәгән. Иван Яковлев Екатеринага өйләнгән.
Михаил Ефремов интервьюларның берсендә үзенең чуваш һәм мордва каны булуын, әмма бу телләрдә бернәрсә дә белмәвен әйтә.
Михаил Ефремовның татар дөньясы белән бәйләнеше
Михаил Ефремовның икенче хатыны (язылышмаган) — беренче улы Никитаның әнисе — Ася Воробьева — Асия Бикмөхәммәтова.
Асия ханым — күренекле татар галиме, Мәскәү профессоры Роберт Бикмөхәммәтовның бердәнбер кызы.
Роберт Гата улы Бикмөхәммәтов (1929-1995) — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор.
Роберт Бикмөхәммәтов тумышы белән Илеш районының Илеш авылыннан. Ул истәлекләрендә әнисенең Коръәнне, Тукай шигырьләрен яттан белүен, Мәҗит Гафури белән таныш булганлыгын әйтә.
Роберт Бикмөхәммәтов Казан дәүләт университетында укыган. Кандидатлык диссертациясе Муса Җәлилнең иҗат юлына багышланган. 1956-59 елларда СССР Фәннәр Академиясенең М.Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты институтында эшли. 1960-61 елларда «Дружба народов» журналында баш мөхәррир урынбасары. 1962 елдан Мәскәү университетында фәнни-педагогик эштә. Фәнни хезмәтләре Россия халыклары милли әдәбиятларының үзара йогынтысына, әдәбият теориясенә, әдәбият белеме методологиясенә, поэтикага һәм стилистикага, Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә карый. Җәлил шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән.
Татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов: «Якыннан аралашмасам да, Роберт Бикмөхәммәтовны ишетеп белә идем. Күргәләгәнем дә булды. Заманында Казан университетында укыган ул. Күренекле профессорыбыз Резеда Кадыйровна Ганиева белән бергә укыганнар. Аннары ул Мәскәүгә аспирантурага киткән һәм шунда калган. Роберт Бикмөхәммәтовның аналитик рухтагы, аерым проблемаларга багышланган язмалары бездә генә түгел, үзәк матбугатта — „Литературная газета“да, төрле фәнни журналларда басыла иде. Ул татар әдәбияты буенча гына түгел, ә бәлки, СССР халыклары әдәбияты буенча да зур белгеч исәпләнә иде. Аның язганнарына колак салалар иде. Тик ул бездә ничектер тиешле бәясен ала алмады кебек. Иртәрәк тә китеп барды, гомеренең ахырларын белмим. Соңгы елларында авырып ятканын беләм. Минем хәтеремдә бик сөйкемле, чын ир-атларча матур кеше булып хәтердә калган. Җәлилне өйрәнгән кеше. Җәлил буенча төп белгечләребезнең берсе Гази Кашшаф та аны югары бәяли иде. Аның „Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре“ дигән китабы хәтердә. Роберт Бикмөхәммәтов, Рафаэль Мостафин кебек, татар әдәбиятында, рус әдәбиятында, СССР халыклары әдәбиятында сүз сәнгатен камил белгән, алар буенча җитди хезмәтләр язып калдырган күренекле шәхесебез. Безнең галимнәр Мәскәүдә хезмәтләрен бастырганда да аның уңай йогынтысы булгандыр. Мөгаен, Казанда яшәмәгәнгәдер, аңа тиешенчә игътибарыбыз булмаган. Ул игътибарга лаек. Бүгенге галимнәребез дә аның хезмәтләрен сирәгрәк кулланалар».
Интернеттан профессор Роберт Гатовичның хатыны икътисадчы булуы турында мәгълүматлар бар. Исеме Флора (Флорида) диелгән, кайбер чыганакларда «Лариса» дип йөрткәннәре әйтелгән. Асиянең әнисенә охшап матур, әтисенә охшап бик акыллы, башлы булуы язылган. Асия Воробьева фамилиясен әнисеннән алган булырга мөмкин.
Кызга 12 яшь булганда әнисе гаиләсен ташлап Алжирга киткән. Кызын әтисе ялгызы аякка бастырган.
Интернетта Асия Бикмөхәммәтова турында шактый мәгълүмат табарга була. Ул филолог, «Современник”та әдәби бүлектә эшләгән, озак еллар нәшриятларда хезмәт иткән. Соңгы елларда карт әнисен караган.
Асиянең шәхси тормышына килгәндә, аның Антон Табаковның хатыны булганлыгы билгеле. Әмма театрда эшли башлагач, ул Михаил Ефремовның игътибарына битараф кала алмаган. Нәтиҗәдә, гаилә бозылган, дөньяга Никита туган.
Ике йолдызлы баланың — Олег Табаков улы белән Олег Ефремов улының дуслар булуын да өстик.
Асиягә баласын үстерешергә профессор Роберт Бикмөхәммәтов булышкан. Ул вафат булгач, кызы янына әнисе кайткан.
Хәзерге вакытта Ася Воробьева-Асия Бикмөхәммәтованың әтисенең зур профессор фатирында яшәве язылган һәм аның интервьюлар бирмәве билгеләп үтелә.
Михаил Ефремов улы Никитага 12 яшендә фамилиясен биргән.
«Комсомольская правда”да 2007 елда басылган бер интервьюсында Никита төрле фамилияләр йөрткәнлеген әйтә. «Үз гомеремдә өч фамилиям булды: берсе әни ягыннан бабам фамилиясе, икенчесе — әни фамилиясе, хәзер мин Ефремов», — дигән ул.
Димәк, күренекле актер Олег Ефремов һәм профессор Роберт Бикмөхәммәтов, балалары законлы язылышмаган булсалар да, кодалар булганнар.
Данлыклы династия дәвамчысы, чибәр актер Никита Ефремовны, бала чагында татар фамилиясен йөртүен һәм үзен татар профессор бабасы үстерүен искә алып, татар егете дип әйтә алабыз. Хәзер ул «Современник» Мәскәү театрында эшли, кинода төшә.