Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эчүен ташлаган композитор Ленар Яшен: «Йөгерәм, йөзәм, чәч коела»

news_top_970_100
Эчүен ташлаган композитор Ленар Яшен: «Йөгерәм, йөзәм, чәч коела»
Фирдүс Тямаев аккаунтыннан скриншот

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев яшь җырчы, аранжировщик Ленар Яшен янына кунакка – җыр яздырырга барган. Бүгенге көндә Ленар Балтачта яши, үзенең студиясе бар. Ул 5 елга якын сәнгать өлкәсеннән югалып торды. Хәзер исә ул үзен җырларны эшкәртүче, көйләр һәм җыр текстлары язучы буларак тәкъдим итә. Ленар Яшен кая югалган? Бу турыда ул социаль челтәрдәге аккаунтында язган.

– 4 сәгать эчендә Ленар Яшенгә килеп җиттем. Брат, сине күптәннән күргән юк, – ди Фирдүс Тямаев һәм Ленар белән кулын биреп күрешә. – Өйләнгәннән соң чәче коелган… Әйттем мин сиңа, 27 яшеңдә өйләнмә, минем кебек, 30дан соң гына өйлән, дип.

Ленар Яшен миңа җыр язды. Бик талантлы егет. Балтачта яшәп иҗат итә, үзенең студиясе бар, афәрин!» – дигән Фирдүс Тямаев. Фирдүс Тямаев яңа җырны яздыру процессын да төшергән. Ленар Яшен Тямаевка яңа җырны яздырганда «үп» итәргә һәм «ах» дип әйтергә кушкан. Фирдүснең беренче тапкырдан килеп чыкмаган, шуңа да: «Бу җырлау студиясе түгел бугай. Бу егет әллә нинди җыр яздыра. Габделфәт абзый Сафин, Сез кирәк монда «ахх» дип әйтергә», – дип, көлеп язган.

– Барыгызга да сәлам! Онытмадыгызмы әле мине? Социаль челтәрләргә кайтыйммы соң, дип уйлап куйдым. Мин 5 ел элек, сәхнәдән киткәч, социаль челтәрләрдән юкка чыктым.

Барысы да, мөгаен, мине «эчеп юкка чыккан» дип уйлагандыр. Мин исә, киресенчә, эчүне ташладым, инде 3 ел диярлек сәламәт яшәү рәвеше алып барам, спорт белән актив шөгыльләнәм, йөгерәм, йөзәм. Һәм мин сәхнәдән нәкъ менә балачак хыялымны тормышка ашыру өчен киттем. Иҗатка чумдым. Студиямне булдырып, композитор, аранжировщик, 1нче номерлы саунд продюсер булырга хыялландым. Чөнки мин артист кына түгел, ә матур җырлар да яза белә идем, һәм җырларымны башка кешеләр башкаруын да теләдем.

12 яшемнән зур сәхнәгә чыгарга хыялландым – артист булдым.

Аннары Балтачта үземнең профессиональ тавыш яздыру студиясен булдырдым.

Һәм менә өченче хыялымның чынга ашасы калды: композитор, саундпродюсер, 1нче номерлы (2нче йә 3нче булса да ярый) аранжировщик булу. Бу өлкәдә уңышка ирешәсе килә.

Мин нәкъ менә шуның белән шөгыльләндем. Хәзер ике куян койрыгын берьюлы тотып булмый, йә берсен, йә икенчесен сайлыйсың

Бәлки, сез миңа ярдәм итәрсез?

Яңалыклар әллә ни юк, чәч кенә коела. Менә шундый хәлләр», – дип язган Ленар Яшен социаль челтәрдә.

«Аллаһ бирсә, синең барысы да булып чыгачак. Нык ышанам синең уңышка», «хәерлегә булсын. Онытмагыз безне», «легенда, синең кебекләр юк», «кайсы өлкәдә генә үсеп китсәң дә, син безнең Яшен булып каласың, син булган җирдә күңелсез була алмый», «исәнмени әле син?», «бүтән булмыйм гашыйк, дип йөргән Яшен элемтәгә чыккан», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100