Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Coca-Cola Россияне пластик шешәләрдән чистартуны Казаннан башлаган

Пластик шешәләрне аерым чүп савытларына җыеп, экологиягә файда китереп буламы? Халыкны ничек калдыклардан дөрес файдаланырга өйрәтергә? Әлеге мәсьәләләр буенча «Татар-информ» агентлыгында табигатьне саклауга битараф булмаган оешмалар катнашында дискуссия оештырылды. Чарада яңгыраган кызыклы фикерләрне тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Coca-Cola Россияне пластик шешәләрдән чистартуны Казаннан башлаган
Владимир Васильев

Coca-Cola компаниясе 2030 елга Россия базарына чыгарыла торган продукция күләмендә калдык шешәләрне җыеп эшкәртүне планлаштыра. Шулай итеп оешма, калдыкларны нольгә чыгарып, экологиягә зыянны минимальләштерергә җыена. Амбициоз проектны тормышка ашыруда Казан Россиядә беренче һәм Европада икенче шәһәр итеп сайланган.

— Безнең өчен бу тест рәвешендә башланган проект иде. Без Казанны махсус сайладык. Башка регионнарга төрле кызыклы идеяләр белән мөрәҗәгать иткәнебез булды, ләкин күп очракта чиновниклар дәрәҗәсендә проектлар туктап калды. Казанда эш уңышлы башланды. 2019 елда WorldSkills Kazan чемпионатын уздырганда Coca-Cola компаниясе белән Татарстан Хөкүмәте арасында экология тармагында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Килешү нигезендә Казанда «Калдыкларсыз шәһәр» проектын тормышка ашырабыз. Пластик савытларны җыю өчен шәһәр паркларында, уку йортлары территорияләрендә 500 махсус контейнер куярга сүз бирдек һәм шуларның 350се куелды инде, — ди «Coca-Cola HBC Россия» компаниясенең тышкы элемтә һәм коммуникацияләр буенча директоры Ирина Архипова.

Казанда «Калдыкларсыз шәһәр» проекты уңышлы эшләп китү сәбәпле, «Coca-Cola HBC Россия” Сочи шәһәрендә һәм Байкал күле янында да шушындый проектны тормышка ашыру өчен корпоратив фондларыннан берничә грант сораган.

«Россиядә чүплекләр 4 млн гектарны били. Бу – кайбер Европа илләре территориясе кадәр мәйдан»

Coca-Cola компаниясе калдыкларны җыю буенча тикшеренүләр үткәрүгә дә акча кызганмый икән.

— Калдыкларны бүлеп җыю буенча дөньяда тулысынча камил модель юк. Без хәзер логистика һәм климатны исәпкә алып, Россия өчен кулай вариант эзлибез. 2018 елда әлеге мәсьәләне өйрәнергә тотынгач, Россиядә чүп җыю буенча статистика мәгълүматлары булмау проблемасы килеп туды.

Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россиядә чүплекләр 4 млн гектарны били. Бу – кайбер Европа илләре территориясе кадәр мәйдан. Ел саен чүплекләр 300 мең гектарга, ягъни Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре территорияләре белән чагыштырырлык мәйданга арта бара. Сәбәбе — Россиядә калдыкларның 80 проценты күмеп куелуда һәм бары тик 5-10 проценты эшкәртүгә китүдә. Европада барысы да киресенчә эшләнә. Без калдыкларның эшкәртелүен арттырырга тырышабыз, — ди Ирина Архипова.

«Пластик шешәне җыю да, эшкәртү дә, яңадан файдалануга кертү дә чагыштырмача җиңел эш»

Россиядә калдыкларның исәпкә алынуының җитәрлек булмавы белән «Экотехнологии» компанияләре группасы президенты Константин Рзаев та килешә.

— Калдыкларны исәпләү бездә чыннан да авыр, чөнки ул озак вакыт күләгәдә булган өлкә иде. Хәзер Россиядә дә калдыкларны файдалы чималга әверелдереп булуын аңладылар.

Без 15 ел Coca-Cola куллана торган шешәләрне эшкәртү белән шөгыльләнәбез. Пластик савытларны кулланып ул дөрес эшли, чөнки пластик шешәне җыю да, эшкәртү дә, яңадан файдалануга кертү дә чагыштырмача җиңел эш.

Татарстан чүп-чарны аерым җыю юнәлешендә бик актив алга бара. Республика хөкүмәте дә, Coca-Cola компаниясе дә бу өлкәдә күп эш башкара. Бер ел — ел ярым вакыт эчендә Казанда калдыкларны аерым җыю инфраструктурасы тулысынча булдырылачак дип фаразлыйм.

Хәзер инвесторлар иртәгәсе көнне кайгыртучы предприятиеләргә акча кертергә тырыша. Яшел инвестицияләр, экологияне саклау хәзерге дөньяның тренды, — ди Константин Рзаев.

Казан паркларыннан өч тонна файдалы чүп алынган

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров башкала паркларын матурлау, чисталыкны саклау шәһәр халкының да әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртте дип саный. Соңгы елларда паркларда вандализм очраклары да сизелерлек кимегән.

— Coca-Cola ярдәмендә Казанда Урицкий паркы һәм Горки-Әмәт урманы калдыкларны аерым җыю савытлары белән тәэмин ителде. Горки-Әмәт урманында 210 һәм Урицкий паркында 66 контейнер урнаштырылды. Моннан тыш, әлеге ял итү урыннарында эшкәртелгән калдыклардан ясалган яңа төр кече архитектура конструкцияләре куелды. Бу безгә агачларны саклап, калдыкларны төзелештә ничек кулланырга була икәнен күрсәтә, — ди Марат Закиров.

Калдыкларны аерым җыю савытлары куелганнан соң, Казан паркларыннан өч тонна файдалы чүп алынган. Шуларның бер тоннага якыны — полиэтилен шешәләр, ике тоннадан артыгы — пыяла калдыклар, алтмыш килограммы аллюминий банкалар икән.

Чыннан да, эшкәртелергә яраклы калдыкларны җыю өчен аерым савытларның Казанда көннән-көн артуын сизәбез. Һәр гаилә чүпне аерып җыюда кулыннан килгәнчә өлеш кертсә, чүплек мәйданнары котычкыч тизлек белән артмас дигән өмет бар.

 

Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100