Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аккошлар да хыянәт итә»: тугрылык символы булган кошлар турында ниләр билгеле?

Аккош - гаять нәзәкәтле кош. Мәхәббәт һәм тугрылык символы саналган әлеге горур кошлар үзләренә иң матур, иң җимле, иң яхшы урыннарны гына сайлыйлар, диләр. Быел Татарстанның күп сулыкларына аккошлар төшкән.

news_top_970_100
«Аккошлар да хыянәт итә»: тугрылык символы булган кошлар турында ниләр билгеле?
Автор

Заманында Германиядәге Нойшванштайн замогы каршындагы күлдә йөзеп йөргән аккошлар рус композиторы Петр Чайковскийны илһамландыра. Композитор үзен бөтен дөньяга таныткан «Аккош күле»н («Лебединое озеро») шуннан соң иҗат итә. Элек патшалар аккошлар күзне иркәләп торсыннар, сулыкларны бизәсеннәр дип, аларны махсус рәвештә күлләргә җибәрткән.

КФУ галиме, кошларны өйрәнүче — орнитолог Илгизәр Рәхимов фикеренчә, соңгы елларда аккошлар безнең якларда да арта башлаган. 

— Моннан 30 еллар элек бездә аккошлар күп иде. Бер мәлне алар кимеде. Ун еллап инде без аларның бөтенләй азайганын күзәттек. Шөкер, менә соңгы елларда арталар, — ди ул. 

Аккошлар быел безгә мартта кайта башладылар, күчеп кайту чорлары шул вакытта булган. Баксаң, алар үзләре бала чыгарган җиргә кайта икән. Беркайчан да очраган беренче сулыкта калмыйлар. Алар анда бары тик хәл алырга туктый, ди. 

— Үзизоляция режимы күп әйберләрне күрергә өйрәтте. Шул исәптән кошларны да. Үзем бер көнне кухня тәрәзәсеннән карап тордым, махсус чакырган төсле, тәрәзә алдыннан бер аккош очып китте. Элек тә очкандыр инде ул. Тик без аларны хәзер күбрәк күрә башладык. Табигатькә караш үзгәрде, — ди орнитолог.

«Күрше авыллардан да буага җим тотып килделәр»

Азнакай районы Буралы авылындагы буада, мәсәлән, былтыр тәүге мәртәбә күренгән аккошлар быел да кайтып төшкән. Кошкайларны күрергә дип, җим тотып олысы-кечесе, хәтта күрше-тирә авыллардан халык җыелган. Әмма алар барыбер әле кешеләргә ияләшмәгәннәр, сый-нигъмәтне барысы да китеп беткәч кенә яр буена килеп ашыйлар, ә болай буаның уртасындарак торуны хуш күрәләр икән.

— Аккошларның безнең якларда күптәннән күренгәне юк иде, хәтта очып үткәннәрен дә хәтерләмим. Былтыр беренче тапкыр төшеп, бәби чыгарып, буабызны бизәп йөзделәр. Тиюче, кыерсытучы булмагангадыр инде, быел да кайтканнар, — ди Буралы авылының танылган аш-су остасы Фәридә Шәйдуллина. — Безнең ул төштә Миңнегали бабай чишмәсе бар иде. Яшь чакта көянтә-чиләк белән шунда суга төшә идек. Менә шул чишмә буен башта кыр үрдәкләре үз итте. Былтыр ундүрт бала, быел унны чыгардылар. 

— Аккошлар башта икәү төштеләр. Аннан алтау булдылар. Су буена каз бәбкәләремне көн дә сакларга төшәм, шуңа иң беренче булып мин күрдем үзләрен. Аккошларны якыннан күргән юк иде, сокланып туймаслык матур кошлар икән, — ди Мөхәммәтхатип абый Хәнипов. 

Бу кошларны шулай ук Чалпы авылы буасында да күргәннәр.  

 — Башта тугыз иде, аннары алтау калдылар, фотога да төшердем, — ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, Чалпы авылы кызы Зөлфия Исламова. 

Мөгаен, Буралы аккошларының ике арада очып, җим эзләп йөрүләре булгандыр, Чалпы Буралыдан ерак түгел икән. Былтыр Тымытык авылында Ык елгасында да асыл кошлар йөзеп йөрде дип сөйләгәннәр иде. 

«Быел авылыбызга 50ләп аккош кайтты»

Балтач районы Чуртанлыкүл авылы сулыгында былтыр 40тан артык аккош санаган булсалар, быел исә аларның саны 50гә тула язган.  

— Безнең якның табигатен аккошлар бик ярата. Шулай булмаса, ел да күпме юллар үтеп кайтырлар иде микән? Әмма былтыр аеруча матур күренешкә тап булдык. Узган елларны күлгә 12-15 аккош төшкән булса, былтыр Чуртанлыкүл суларында 48 аккош йөзеп йөрде. Быел 50ләп аккошны янәдән каршы алдык, — дип сөйләде Югары Карыш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Мифтахова. 

Яз көне ир-егетләр авыл зиратында өмә ясыйлар. Хатын- кызлар һәм бала-чагалар күл тирәсендәге чүп-чарны җыеп, тәртипкә китерәләр. Халыкның бердәмлегенә, уңганлыгына сокланган кебек, аккошлар да күл уртасыннан аларны күзәтеп торалар, курыкмыйлар, очып китмиләр.

Аккошларның матурлыгын күрергә авыл кешеләре генә түгел, читтән килүчеләр дә күп булды. Кошларны фото, видеога төшерделәр, мин дә фотосурәтләр ясап кайттым, — ди Гөлнара ханым. 

«Аккош кешеләргә бәхет китерә»

Сарман районы Куҗак авылы буасын да аккошлар бизәгән быел. 

— Безнең Куҗак авылыннан ерак түгел каенлык бар. Анда барып кайту үзе бер рәхәт. Бу каенлыкның матурлыгына сокланып туя алмаслык. Башлангыч сыйныфта укыганда беренче укытучыбыз Нәсимә апа Гәрәева безне гел шушы каенлыкка ял итәргә алып бара иде. Без анда туп тибеп, рәхәтләнеп йөгереп, үзебез белән алып барган йомырка, консерваларны ашап, ял итеп кайта идек.

Шушы каенлыктан ерак түгел тагын бер матур җиребез — буа бар. Анда җәен авыл халкы, бала-чагалар, хәтта күрше авыллардан да килеп су коеналар. Чит җирләргә барып та йөрисе юк.

Соңгы елларда буага искиткеч гүзәл аккошлар да килә башлады. Безнең авыл буасын үз иттеләр, димәк. Биредә аларга рәхәт, авыл халкы да аларга мәрхәмәтле. Аккошлар үзләре ошатмаган җиргә төшмиләр бит алар. Бу кошлар кешеләргә бәхет, муллык та алып киләләр, диләр, — диде Куҗак авылыннан Диләрәм Ишанова.

13 майда Казанда бик күңелсез хәл килеп чыккан иде. Очып барганда электр чыбыкларына бәрелеп, ике аккош егылып төште. Казанның Яңа Савин районындагы Гаврилов урманында яшьләр аккошларның очып баруына сокланып торган. Шул вакытта ике кош җиргә егылып төшкән. Башта кошларны атканнар дип уйлаганнар, ләкин соңрак аларның югары вольтлы үткәргечкә эләгүе ачыкланган. Бер аккош ток бәрүдән шундук үлгән, икенчесен шаһитлар кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәгенә алып барып тапшырган. Белгечләр кошны коткарып кала алганнар. 

«Аккош тугрылыгы әкиятләрдә генә була»

Без аккошларны фәкать парлы, тугры җан ияләре итеп күзалларга өйрәнгән. Аккошлар парларын югалтса, моны күтәрә алмыйча кыялардан ташлана, йә булмаса ялгызлыктан боегып, сагыштан саргаеп үлә, дигән имеш-мимешләр йөри. Чыннан да, шулаймы ул? Әллә җырларда җырлана торган аккош мәхәббәте — мифмы? Гомумән, бу кошларны мәхәббәт символы дип атау кайдан килеп чыккан ул? Бу мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен, орнитолог Илгизәр Рәхимовның фикерен белештек.

— Аккошлар мәхәббәте җырларда гына. Бер генә кош та, яры үлсә, парсыз тормый. Хыянәт тә итә ала. Ерак араларга кайтканда, ерткыч хайваннарга очрап, аккошларның күбесе яраланып үлә. Парсыз калганы озак ялгыз тормый, үзенә яр таба. Кешеләр арасында яшь аермасы булса, кошлар биология законнары белән яши. Әгәр кошның үрчү мөмкинлеге бар икән, ярны башта үз тиңе арасыннан эзли. Табылмаса, яшьрәкне пар итә.

Ни өчен аларны мәхәббәт символы дип атарга күнегелгән соң? Беренчедән, алар гел парлап, янәшә йөзә, балаларын да парлап үстерә. Мәсәлән, казлар бала чыгарганда, йомырканы ана каз гына басып утыра. Ә аккошларга килгәндә, ата аккош та баса. Шул рәвешле ана аккошны ял иттерә. Әкиятләрдә дә аккош уңай персонаж буларак бирелә. Тик эш шунда: аккошның табигате шундый аның, ул ялгыз тора алмый, ул парлап яшәргә тиеш. Шуңа күрә парсыз калган аккош икенче бер ялгыз кошны табып парлаша. Сөйгәнен югалткан очракта тизрәк үлү ягын карый торган аккошлар әкиятләрдә, матур легендаларда гына. Теләсә кайсы җан иясе кебек үк, аккош та үзен саклау инстинктына ия. Ул ничек тә алга таба яшәү, үрчү ягын карый.  

Интернетта бер мәлне Кабан күлен томшыгы белән чистартучы аккош турындагы видео чыккан иде. Ул тиз арада популярлык казанды. Күпләрне шаккатырган әлеге видеодагы аккошны чынлап та Экология елының символы дип атый алабызмы икән? 

— Бу аның фәкать оя кору инстинкты. Казлар да бит басып утырганда әйләнә-тирәсендә томшыгына нәрсә эләгә, шуны янына урнаштырып бара. Аккош та шулай итә. Күлне чистартса, ул аны бөтенләй читкә чыгарып барыр иде бит инде.

Аккошлар «Кызыл китап»ка кертелгән. Аларны атарга ярамый. Әгәр бу кошларны атсаң, моның өчен нинди җәза каралган?

— Аккошларны аулау Россиядә бөтенләй тыелган. Ауга йөрүче бер таныш браконьер белән сөйләшкәнем бар. «Барлык хайванны, кошны атам. Ә менә аккош белән ләкләккә кулым күтәрелми», — дигән иде ул. Аткан очракта, 200 мең сум күләмендә штраф түләттерергә һәм 2 елга төзәтү эшләренә хөкем итәргә яки 4 айдан 6 айга кадәр кулга алырга мөмкиннәр, — диде Илгизәр Рәхимов.

Аккошларны аулау Россиядә бөтенләй тыелган. Аткан очракта, 200 мең сум күләмендә штраф түләттерергә һәм 2 елга төзәтү эшләренә хөкем итәргә яки 4 айдан 6 айга кадәр кулга алырга мөмкиннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100