Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җебегән (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

– Ташла инде моны чүплеккә, – дип, кулына эмаль кастрюль тотып чыккан кызын туктатырга теләде Ризәлә. Шәһәрдән кайтып чолан җыештыра башласа гел шул кастрюльгә бәйләнә Язиләсе. Кечкенә кызы шундый: тәртип ярата. Өйгә кайтуга кулыннан чүпрәк төшми. Олысы Ризәләнең үзенә охшаган. Идәнендә каз мамыклары очып йөрсә дә исе китми. Аның каравы, тәмле ризыклар пешерергә, матур күлмәкләр тегәргә ярата. Киемнәр теккәндә тегү машинасы кырыеннан идәнгә төшкән тукыма кисәкләрен җыярга да онытып, теккән киемнәрен киеп сокланырга көзгегә йөгерә. Аз сүзле, тыныч булуы белән дә әнисенә охшаган анысы.

Ризәлә дә акрын, бер әкәмәт тыныч холыклы кыз иде. Апалары гел ачуланды үзен. «Бу кадәр йомыкыйлыгың белән кияүгә дә чыга алмассың инде, кулыңнан кашыгың төшеп китә бит инде, аша тизрәк, баскан җирдән йоклап китәсең», – дип әрли иде ашаганда кече апасы. Якыннары гел шулай әйтә торгач, әллә ничек кыен була башлады Ризәләгә. Апалары өйдә чакта, алардан качып, абзарга әнисе янына, бәтиләр карарга чыгып китә башлады. Идән себерәсе, су ташыйсы булса аннан да эзләп таба үткен телле апасы Фирая.

Апасына ошарга тырышып карады кыз. Аныңча бизәнеп, тырнакларын кызылга буяп, кыска күлмәкләр дә киеп карады. Кайчакларда кеше югында шапыр-шопыр ашап та карады. Кулына тоткан чәнечкегә кадәр авыр тоелды кызга. Әмма холкындагы тыйнаклыкны үзгәртә алмады. Шуңа күрә кунакларга йөрүдән баш тартты. «Компания» кешесе була белүче, гел елмаеп, шаян сүзләр сөйләп торган иптәш кызларына кызыкты. Күпме генә тырышса да, алар кебек кыю, үткен булырга өйрәнә алмады. Шуңа күрә һөнәрнең дә тыйнагын – тегүче булуны сайлады. Тегү машинасы артында утырганда әллә ни артык кыюлык кирәкмәс, дип уйлады ул.

Ризәлә авыл егетенә кияүгә чыкты. Ул чакта авыл советында язылышалар иде. Ризәлә белән Шамилнең дә никахларын шуна теркәделәр. Фирая шунда котлау сүзе әйткәндә дә: «Йомыкый, өйдәге кебек җебек булма, нык бул!» – дип теләк теләде. Тантанага җыелган кунаклар кычкырышып көлде. Бәйрәм көнендә дә Ризәләгә ул сүзне ишетү күңелле булмады. Әллә шуннан ишетеп калды, әллә үзе үк күрде килененең йомшаклыгын: кайнанасы җае чыккан саен улын «йомыкый килен» алуда гаепләде. «Ничек яшәп бетәрсең моның белән, бигрәк җебегән», – дип Шамилгә әйткәнен үзе үк ишетте Ризәлә. Килен хезмәтен үзенә күрә җиренә җиткереп башкарган кебек тоелса да, киленнән гаеп эзләргә бик яратты кайнана. Авылдагы үткен, кыю кызларны үрнәк итеп күрсәтте. Шуларның берәрсенә өйләнгән булса, малаем балда-майда йөзәчәк иде, дип әйтүдән дә уңайсызланмады. Ул кызларның иң кыюы – сатучы Әлфия.

Үз туганнары, ир ягыннан якыннары «йомыкый» дисә дә, эшендә бер тапкыр да алай әйтүче булмады Ризәләгә. Шуңа да эшен йорты кебек яратты ул. Тегү машиналары арасында кунарга каласы килгән көннәре дә күп булды. Акрынлыгы булса да, бирелгән заказын вакытында, сыйфатлы итеп башкара алды. Мондагы тегүче кызларның барысы да диярлек шундый. Тегү эше тынычландыра, диләр бит. Бәлки шуңадыр да, тегүче кызларның холкында тыйнаклык бардыр.

Кече кызына 1 яшь тулгач та, Шамилнең гел Әлфия турында сөйләгәненә игътибар итте Ризалә. Әлфия чәченә химия ясаткан, көдрәләткән, Әлфия тегеләй, болай. Әлфия чибәр, үзен карап кына йөртә, ә син йомыкый, пошмас, җитмәсә, симердең. Әлфиянең өчпочмак, пәрәмәчләре ашап туйгысыз, ә синең, ничә карасаң, камыры каты, бәлешең шулпасыз... Тазаруын тазарды Ризәлә – анысын дөрес әйтә ире. Ризыкка бәйләнү – бу инде вакчыллык. Тик менә чибәрлекне нишләтәсе? Аны сорап алып булмый бит. Һәркем үзенчә матур. Шул кыяфәтенә риза булып өйләнгән бит. Уйласа да, әйтә алмады Ризәлә. Һаман да шул йомыкыйлык. Кимсенеп, мендәрен кочаклап елады да йокларга ятты. Икенче көнне Шамиле, алма бакчасына чакырып, аяктан егарлык хәбәр җиткерде: «Әлфия миннән бала көтә, аерылышыйк», – диде.

Аерылыштылар. Ризәләгә тегү цехының бер почмагыннан бүлмә бирделәр. Яшь хатын ике кызы белән шунда күченде. Бер калак та алып китмәде ул ир йортыннан. Үз йортыннан алырга да кыенсынды. Чокыр-чынаяк алганчы, идәненә кечкенә генә палас алып җәяргә хыялланды. Балалар кечкенә бит, гел караватта гына утыртып булмый. Ә чәйгә чүплеккә ташланган консерв савытлары да ярар, дип уйлады ул. Цехтагы эшчеләр ташлаган консерв савытларын җыеп алды да кичке эңгер-меңгердә инешкә алып төшеп юды. Ком белән ышкып югач, балык исе дә бетте. Иртән шул савытларга чәй салып эчкәндә күңеле күтәрелеп китте хатынның. Тәрәзә аша кергән кояш нурларының консерв савытын елык-елык иттерүе дә көч өсти кебек тоелды.

Шул елны коллектив цехта эшләп киткән Мәймүнә әбине юбилее белән тәбрикләргә барды. Тыйнак кына күренгән Ризәлә турында сорашкандыр инде карчык. Тәбрикләп кайтканның икенче көнендә кичке якта Ризәләнең бүлмәсенә килеп керде. Кулында тәм-томнар салынган төенчек иде. Ризәлә нык уңайсызланды шунда. Үзенә ярар да, килгән кунакка консерв савытына чәй ясап бирергә әллә ничек. Йөгереп кереп, цехта калган чокырын алып чыкты. Мәймүнә апа белән чәй эчтеләр. Бәләкәй кызлар үз һөнәрләрен күрсәтте. Кунагы хөрмәтләп килсә дә, Ризәлә ачылып китеп үз тормышын сөйләмәде әбекәйгә. Юклыкка да зарланмады.

Шулай да, гомер иткән карчык сизенгән. Икенче көнне өр-яңа чокыр-чынаяклар, 3 литрлы эмаль кастрюль күтәреп килеп керде. Ризәлә уңайсызланса да, «Син – яшь кеше, матур чокырдан эч, сугыш вакыты түгел бит бу, оялма», – дип, аркасыннан сөеп кочаклады.

– Син – минем үз кызым кебек, минем кызларымның ирләре бар. Менә сиңа шундый язмыш язган, бернишләп тә булмый, тартынма, – дип, халат кесәсенә азрак акча да тыгып куйды.

Менә шуңа кадерле ул каз рәсемле эмаль кастрюль. Бик күп хезмәт итте ул Ризәләгә. Анда компот та кайнады, аш та пеште. Хәтта кызларының майкасын, ак алъяпкычларын да кайнатып юарга туры килде. Шундый көннәрнең берсендә Шамил белән Әлфия керде аларга. Олы кызның туган көне иде. Шуңа майка, трусик, колготки алып килгәннәр. Алып калыр, дип курыкканмы икән, Әлфиясе дә иярә кергән. Кыюлар йомыкыйларны басымчак итәргә генә тора бит. Әлфия дә, керде дә, электр плитәсе өстендәге кастрюльнең капкачын ачып җибәрде. «Туган көнгә нинди тәмле әйбер пешерәсең», – дип ачуы булды, кайнар кастрюль капкачы бармагын пешереп, шалт, аягына төшеп тә китте. Ә кастрюльдә укучы кызларының ак алъяпкычы кайный. Элек ак керләрне кайнатып юышлы иде бит.

Ризәләне ул елларда бер әкәмәт итеп сөйләде танышлары. Булмаган хатын, керен дә аш пешерә торган кастрюльдә кайната, имеш. Хәтта Шамил дә, ашарларына да юк, дип хурлап сөйләүдән кыенсынмады. Балаларының атасы буларак, сабыйларына ризыклар алып килеп тә алай әйтсә – килешер идең. Ә болай – «просто» мәгънәсезлек. Ризәлә бар булган акчасын җыеп барды, кызлары үсә-үсә, цех почмагында яшәп булмасын аңлады.

Җыйган акча, аз булса да, ярап куйды. Олы кызы 1нче классны бетергәндә, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча цехта кеше яшәргә тиеш түгел, дип, Ризәләне почмагыннан чыгардылар. Иске булса да, җыйган акчасына кредит өстәп, барактан бүлмә сатып алды хатын. Киңәшер кешесе дә юк, җылы кояш тәрәзәдән кергәч матур тоелгандыр инде, бер күрүдә алды ул 9 квадрат метрлы бүлмәне. Әмма, җәйгә керсәң – зур-зур бакалар, кышка керсәң, тәрәзәдән өргән ачы җилләр белән көрәшәсе булды. Язын-көзен яуган яңгырлар бүлмәнең түбәсеннән караватка, идәнгә агып җәфалады. Иң чиркандырганы бакалар иде. Йокларга ятыр хәл юк, идән астыннан бакалар чыга. Төнге тынлыкта идәндә бакаларның лап-лап сикерүеннән куркып күп елады яшь хатын. Бака тешләми, үгез түгел, дисәләр дә – куркыта шул.

Бакалар белән 1 ел җәфалангач, җаен тапты: бака керә торган тишекләргә тоз сипте. Җәйгә чыгуга, идәнен алмаштырды. Бергә эшләүче хатынның ире идәнгә такталар китереп китте. «Бер җаем белән килеп үзем эшләрмен», – дисә дә, вакыты булмады, ахрысы. Җәй уртасында, җиң сызганып, үзе идән әтмәлләде Ризәлә. Тормыш өйрәтә икән шул. Ир-ат эшен дә үзе эшләргә өйрәнде. Барак кына дисәң дә, ул да җимерелә, кыйшая, нигезе какшый.

Ипи алырга акчага тилмергән чаклары күп булды. Салкын көннәрдә иске тунга төреп йоклата иде кызларын. «Әни, без нишләп пәлтә киеп йоклыйбыз», – дип уяна иде кызлар иртән. Күңеле әрнегән көннәре бик тә күп иде хатынның. Йомыкыйлыгы, сабырлыгы белән беркемгә дә сиздермәде. Горурлыгы да көчле булгандыр, иреннән алимент алуны да кирәк санамады. Һәм аны беркем дә белмәде. Шулай үстерде ул ике кызын.

Кызларына 16-18 яшь тулгач, аны Алмазга димләделәр. Алмаз – Ризәләнең үзе кебек кыюсыз гына тыйнак егет. Бер дә өйләнмәгән. Үзен дә, балаларын да яраттылар Ризәләнең. Монда аңа «йомыкый» дип тә әйтмәделәр. Пешергән ризыгын мактап ашадылар. Алмазы да аш-су пешерергә ярата булып чыкты. Берсе суган тураса, икенчесе бәрәңге әрчеде. Икең бергә эшләгәндә тагын да тәмлерәк тоелды ризык. Малайлар гына үскән гаиләдә хатын-кыз эшен бүлешү булмаган.

Ә Шамил Әлфияне үзеннән авырлы дисә дә, никтер, балалары булмады. Бергә дә яшәп бетә алмадылар. Чая хатын Әлфия, Шамилне калдырып, күрше авыл фермерына кияүгә чыкты. Аннан да бала алып кайтмады. Ул ирдән дә китте.

Ризәлә, кызы кастрюль тотып чыккач та, үткән яшьлеген исенә төшерде шулай.

– Балачакларыңнан истәлек бит ул, кызым, торсын әле, күп урын алмый ул чоланда, ярмалар салып булса да куярмын, – дип, кастрюльне кире алып кереп китте.

Ул арада кибеткә чыгып киткән Язиләсе шау итеп кайтып керде. Машина ачкычын ишек төбендәге тумбочкага ыргытты да:

– Әни, Әлфия исемле хатын сәлам әйтте сиңа. Җебегән Ризәлә кызымы әллә син, тач әниең, ди. Нинди Әлфия ул, кайсы авылдан? – диде, әсәренеп.

– Белми-и-им, Әлфияләр күп бит инде ул, – диде Ризәлә, йомыкыйланып.

Үткәннәрен искә алып, кызларының күңелен җәрәхәтлисе килмәде.

Кыюлык – ярты бәхет, дисәләр дә, язмышыңа язылган булса, тыйнаклык, йомшаклык та – зур бәхет. Иманның бер билгесе. Аннары бәхетне кем ничек аңлый икән. Әлфия кебек үтә дә кыюларга байлык бәхет тоелса, Ризәлә кебекләргә тыныч гаиләң, сәламәтлегең булу – зур байлык. Консерв савытыннан чәй эчереп балалар үстергән хатынның бүгенге көне бик рәхәт. Гади генә йортта, гаиләсе белән яши ул хәзерге вакытта. Ә Шамил ялгыз, Әлфия дә парсыз. Тик икесе ике якта гомер итәләр...

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 26 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бик зур рахмат,,тормышта булган халларне язгансыз
  • 12 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бик пример китерә торган булган бу
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100