Дуван авылында җиләк-җимеш, алма үстерүче Хәйруллиннар: «Бергә эшләгәч, кыенлык күрмибез»
Чүпрәле районында авылда үз эшен булдырган, соклангыч гаилә Фәридә апа һәм Альфред абый Хәйруллиннарда кунакта булдык. Алар Дуван авылында алма бакчалары үстерә. Андагы көзге алма исе! Дуван бакчаларында Юлай Низаев һәм Милена Новикова булды.

Ходай бирсә дә бирә икән табигатьнең матурлыгын, уңышның муллыгын, дип сокландым Дуван авылына килгәч. Ялкауланып, нәрсәнеңдер каяндыр килгәнен көтеп утыра торган түгел мондагы халык.
Алар «алма, пеш, авызыма өзелеп төш» дип ята торганнардан түгел. Язучы һәм галим Гайсә Хөсәеновның бәхет турында шундый сүзләре бар:
«Бәхет – байлык та, коры рәхәтлек тә, бар булганына канәгатьлек тә түгел!
Шулардан югары рух байлыгы, җан рәхәте һәм яшәү яме ул».
Фәридә апа һәм Альфред абый Хәйруллиннар белән очрашкач та, шул сүзләр хәтергә килде.
Альфред абый Хәйруллин үзе Чүпрәле районының Татар Саплыгы авылында туып үсә.1989 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының зоология факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, үз авылына кайта. Аңа туган колхозында эшләргә туры килми, чөнки Советлар Союзы инде таралган, ә аның белән бергә югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру-җибәрү системасы да юкка чыккан була. Егет моңсуланырга өлгерми: аны район кулланучылар җәмгыятенә техник мәсьәләләр буенча рәис урынбасары итеп чакыралар. Бу вазифада 2 ел эшләгәннән соң, Альфред Казанга китә, анда «Татпотребсоюз» системасы кибете директоры вазифасын били. Аннары үзенең төзелеш компаниясен ача һәм 17 ел дәвамында торак һәм офис биналары төзи. 2016 елда «Дуван бакчалары» авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату кооперативын оештыра һәм җитәкли башлый.
Фәридә апа Хәйруллина – Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының (хәзерге Казан дәүләт аграр университеты) икътисад факультетын тәмамлагач, берничә ел Мулланур Вахитов исемендәге Казан химия комбинатында (хәзерге «Нәфис Косметикс» АҖ) хисапчы булып эшли. Кызлары тугач, Фәридә «Эдельвейс Групп» компаниясендә өенә якынрак эш таба. 2020 елда исә ул ире башлап җибәргән «Дуван бакчалары» кооперативы эшенә тулысынча чума. Үзе турында, шаярып, «декабрист хатыны» ди. Бергә эшләгәч җиңел булуын да ассызыклады Фәридә апа. Кыскасы, татар хатын-кызларының барлык асыл сыйфатларын үзенә җыйган хатын-кыз инде ул.
«Ходай Тәгалә ярдәмен бирә»
Альфред абый һәм Фәридә апа белән җиләк-җимеш саклау склады янында күрешеп, беренче чиратта кура җиләге плантацияләренә кузгалдык.
Иң башта 6 гектар җирдән башлап җибәргән идек. Хәзерге көндә ул җир кишәрлеге мәйданы 600 гектарга әйләнде. Безнең хәзер 5 гектар мәйданда кура җиләге үсә менә, 9 гектар җир җиләге иде, аны даими яңартып торабыз. Аннары карлыганны 56 гектарга арттыру уебыз бар, 193 гектар алмагач, – дип сөйләп алды Альфред абый, плантацияләргә килгәч.
Кура җиләгенә килгәндә алар – «Полька» сортын үстерә. Бу сорт 1993 елда Польшада чыгарылган.
Сәнәгатьчелек масштабларында агачлар, куаклар һәм җиләк-җимеш үстерүне Чүпрәле районында беренче булып без башлап җибәрдек. Әлбәттә, катлаулы эш бу. Иген үстерүчеләрне сынаган кебек, безне дә һава торышы сынап ала. Яңгыр явып тора икән, уңышны җыя алмыйбыз. Елына карата инде уңыш була, гадәттә. Былтыр җиләк-җимеш өшеде-туңды, быел коеп яуган яңгырлар хафага салды, – диде әңгәмәдәшем.
Шулай да алар башлаган эшне ташламаган.
Ходай Тәгалә ярдәмен бирә инде. Башта эшчеләребез аз булды. Бүгенгесе көндә 70шәр кеше килә. Тирә-як авыллардан, Чүпрәледән килүче сезонлы эшчеләребез бар. Җирле һөнәри техник училищедан студентлар җәйләрен эшкә, аннары практикага да киләләр. Практикаларын да түләүле итәбез, хезмәтләре бәяләнә, – диде җитәкче.
Кура җиләге һәм башка куак-агачларны ашламалар белән эшкәртеп тору да кирәк. Бу җәһәттән кооперативта Мичурин институтыннан яхшы белгеч булып танылган агроном хезмәт итә.
Иң башта «Дуван бакчалары»нда җир җиләге, алга таба карлыган, шуннан кура җиләге һәм параллель рәвештә алмалар өлгерә.
Шуңа игътибар иттем: кура җиләге куаклары пөхтә генә итеп рәт-рәт булып утыра. Рәтләр арасында техника узарлык ара калган. Уңышны җыйгач, чапкыч белән ботакларын көздән кисеп тә калдыралар.
Һәвәскәр бакчачылар секатор кайчысы белән 60-70 сантиметр калдырып кисә бит инде, шуңа уңышны иртәрәк алалар, ә монда алай түгел. Халыкта кура җиләге сезоны бетүгә генә кура җиләге пешеп уңышы белән куандыра. Аларның кура җиләкләре 5 градус салкында да уңыш бирә әле.
Хәйруллиннар, табигать кырыслыкларына карамастан, мул уңыш алуларын да билгеләп үттеләр. Җир җиләген генә дә гектарыннан 10 тонна чамасы алуга ирешкәннәр. Шулай да, яңгырлар булу сәбәпле, җир җиләге уңышының 40-50 процентын җыеп бетерә алмаганнар.
Кура җиләге – натураль аспирин да әле ул. Альфред абый сүзләренчә, кура җиләген чамасыз ашасаң, кан басымы төшәргә мөмкин. Дөресен әйткәндә, бу кадәр кура җиләге яныннан көч-хәл белән киттем. Эчтән генә «оҗмахның үзедер» дип уйлап, машинага кереп утырдым.
«Карлыган чия кадәр зур була»
Без карлыган басуына киттек. «Дуван бакчалары»ның бөтен басулары да янәшә. Кара карлыган үстерәләр икән. Аны махсус җыю комбайны белән дә, кул белән дә җыялар. Без барганда ара-тирә генә калган иде. Механик ысул белән җыйганда карлыган җимешләре сытылмый, ләкин болай җыйган очракта аның 70-80 процентка өлгергән, пешкән булуы хуп. Алай булмаса, әле пешеп бетмәгән яшелләре дә җыела. Десерт, сәнәгать сортларын, «Гулливер», «Селлечинская», «Титания» һәм башка төрләрен үстерәләр. Десерт сортын күбрәк кул белән җыю яхшы, диделәр.
«Дөресен әйткәндә, бу сортлар белән Россиядә күпчелек халык эшли. Алар чия кадәр зур, аннары бик баллы була», – диде Альфред абый.
Барырсыңмы бакчага, минем белән алма ашарга?
Алмагачларның ниндиләрен генә үстермиләр, шаккатмалы! Алмалары да эре, кызарып пешкән. Бер корты да юк. Өзеп ашыйсы килеп кенә тора. Ягъни без алмагачлар янына килдек. Алмагачларның «Лобо», «Рождественское», «Свежесть», «Антоновка» һәм «Беркутовское» ише сортлары белән таныштык.
Алмагачларның уңышы елына карап була. Былтыр, мәсәлән, алмагачлар шау-гөр чәчәктә булганда, салкыннар булды. Әле алма җыю эпопеясы шул августның урталарында башланып китте. Гектарыннан иң күп уңыш – 30 тонна алма алырбыз, дип уйлап торабыз. 30 ук булмаса, 20 тонна да җитәр безгә, – дип сөйләп кушылды Альфред абый.
Алмагач плантацияләренең берсендә алма җыючы апаларның һәм трактор йөртүче абыйларның төшке ашы башланырга тора иде. Игенчеләрне басуда ашаткандай, Хәйруллиннар да хезмәтчәннәрен кайнар ризык белән тәэмин итеп тора.
Үзем Дуван авылыннан булам. Монда икенче ел эшлим. Эшем бик ошый, хезмәт хакы да вакытында түләнеп бара. Гомумән алганда, «Белорус»та күптәннән йөрим. Уңыш быел бик яхшы күренә, Ходай бирде. Иң тәмле җирдә эшлим мин, – дип көлеп алды трактор йөртүче Валерий абый Аббазов.
«Дуван бакчалары» нигъмәтләре Мәскәү аша урындагы кибетләргә кайта икән. «Безнең кура җиләге Мәскәү аша җирле кибетләрнең киштәләренә кайтарыла, – дип елмая Альфред абый. Халык «Дуван бакчалары» нигъмәтләрен зур кибетләрдә дә, Казан ярминкәләрендә дә таба ала.
Складка таба барганда, Альфред абыйларның ашлык басуларын да күрдек. Җиләк-җимеш агач-куаклары утыртылган мәйданнарны киләчәктә тагын да арттыру планнары белән янып-көеп эшләгәч, җир буш тормасын дип чәчкәннәр.
Киләсе елга беренче тапкыр алма агачы үсентеләрен сатуны да ниятләп тора Хәйруллиннар.
«Бу эшкә алынуыбызга үкенү булмады»
Без алмаларның ничек саклануын да күрдек: зур, заманча, берничә секциядән тора. Һәрбер бокс 300 тонна алмага исәпләнгән. Салкын, суыткычны хәтерләткән секцияләрдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләргә әзерләнгән алмалар саклана. Монда, сортына карап, декабрь, март һәм хәтта ки киләсе елның июнь аена кадәр саклана торган алмалар җыела, дип сөйләделәр.
Бер бокстагы термометрга игътибар иттек. 2-4 градус җылы, 94 процент чамасы дымлылыкта алмалар әйбәт саклануын аңлаттылар. Заказга дигән алмалар да монда саклана икән.
Үз вакытында Хәйруллиннар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын откан. Саллы гына ярдәм алуга ирешкәннәр. Әле дә министрлыкка таянып эшлиләр. Министрлык ярдәме белән, «Дуван бакчалары» плантацияләре буйлап 25 чакрым су трассасы сузылган. Бүгенге көндә алмагач төбенә су, агып ятмыйча, әкрен генә тамып тора.
Хәзерге вакытта, мәсәлән, тагын бер бина сафка бастырыла. Анда исә җиләк-җимешне сортировкалау, төрү оештырылачак. Шулай ук без булган складтагы сыман «салкын» секциясе булачак.
Без Татарстаныбызның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмен тоеп эшлибез. Алардан мондый күптөрле ярдәм чаралары булмаса, эшләп булмас иде. Без – гап-гади кешеләр, үзебезнең гаилә өчен генә, дип тотынган идек. Бу эшкә алынуыбызга үкенү булмады, – ди Альфред абый.
Фәридә апа Альфред абыйның сүзен дәвам итте.
Бергәләшеп эшләгәч, бер-беребезнең фикерен тыңлый белгәч, бер кадакка суккач – эшнең кыенлыгын әллә ни күрмибез. Гаилә корып яшәвебезгә дә 27 ел булды, ике балабыз бар. Зурысы тормышта, онык үстерешәбез. Алар: «Әле яшь булганда үзегез эшләгез дә, аннары без дә килеп кушылырбыз», – диләр, – диде ул.
Аңлаталар, булышалар, – дип дәвам итте Альфред абый. – Эшлим дигән тырыш кешегә мөмкинлекләр җитәрлек. Үзеңнең хуҗалык, кооперативны ача башласаң да, үз капиталың булырга тиеш. Ул субсидия нигезендә бирелгән 3 миллион акча керә дә китә, «ә» дигәнче! Аннары техника да алу кирәк бит: безнең 4 «Белорус» бар, шуннан соң, алар гына җитмәгәч, читтән дә чакыртырга туры килә.
Төзелештән ял итү өчен башлаган идем бу эшне, әмма төзелеш артымнан куып тотты. Кооперативта да төзелешләр тукталганы юк, менә күреп торасыз! Элек Казанның үзәк урамнарында халык өчен биналар төзи идем. Ә хәзер – үзем өчен, туган як файдасына, – дип йомгаклады сүзен Альфред абый.
Хәйруллиннарның исә алга таба да планнары зурдан – «Дуван бакчалары» кооперативын алга җибәрү, киңәйтү. Эшне тагын да киңрәк җәелдерү. Хуҗаларның тырыш һәм максатчан булуларын игътибарга алганда, һичшиксез, «Дуван бакчалары» үз исемен бар республикага гына түгел, илгә дә танытачагына зур өмет бар.