Дустым үз-үзенә кул салды, моның өчен һаман үз-үземне битәрлим...
«Гафу итегез, ышанычыгызны аклый алмадым». Наилнең әти-әнисенә калдырган соңгы хаты иде бу. Баксаң, яшәргә урыны, үзе теләп укырга кергән җире, киләчәккә олы якты планнары бар иде. Аның бу адымга ни өчен барганы турында беркем дә белми.
Мин дә белмәс идем. Әгәр ул үләр алдыннан өч көн кала, миннән ярдәм сорап - дипломга акча кирәк дип мөрәҗәгать итмәгән булса. Бу хакта язмыйча булдыра алмыйм. Үз-үземне гаепләп ардым. Үзем дә студент булганга күрә, аңа 10 мең сум акча бирә алмавымны белдердем. Ул озак ялынып тормады, әмма миңа ничек уңайсыз булганын үзем генә беләм. Әти-әнисе мәктәптә укытучы булып эшли, авылда аларны «интеллигентлар» дип йөртәләр. Ни өчен акчага мохтаҗ икәнен дә аңлый алмадым. Бәлки, егет кешегә әтиләреннән акча сорау килешми, дигән принцип белән яшәгәндер.
Аның үлүе — зур кайгы булды. Мин танышлар белән сөйләшеп чыкканнан соң төрле фикерләргә тап булдым. Дуслары сүзләре буенча, Наил зур күләмдә бурычка баткан. Тиз генә уңышка юл эзләп, «уенчы» булып китеп, барлык акчаларын югалткан. Хәтта ашарына да авырлык белән җиткергән. Диплом сатып алырга кирәк булгач, ул дистәләгән танышына язган, тик берсе дә акча бирергә ризалашмаган. Кемнең тик торганнан кесәсеннән акча чыгарып бирәсе килсен?
Авылда тиз арада төрле гайбәтләр таралды. Янәсе, аңа мафиозниклар «акча тап» дип янаган. Бу версиягә кеше прокуратура сүзләреннән соң тагын да ышана төште. Аның кесәсеннән лезвие тапканнар. Дөрес булса, җинаятьчеләр аны үтереп, лезвиесен шунда салып куйганнар, диләр. Ә иң гаҗәбе - фатирның ишеге ачык булган. Сораулар чиксез күп, а җаваплар юк.
Соңгы тапкыр ул олы апасына шалтыраткан була. Дөресрәге, үзенең веналарын кискәч, аңа шалтыраткан. Минутларына кадәр туры килә.
Апасы: «Аның тавышы шактый калтырый иде. «Апа, мин куркыныч эш эшләдем. Зинһар, кил монда», — дип әйтте.
Ул бөтен эшен ташлап, аның янына ашыгып барса да, энесен коткарырга өлгермәгән. Аның тәнен ул ванна бүлмәсендә тапкан. Наил кан белән буталган су эчендә яткан. Ике кулының да венасы тирәнтен киселгән.
Дөреслек кайда? Бу адымга ул үзе барганмы яки аңа янаганнармы? Бер Ходай гына белә.
Табиблар әти-әнисенә коточкыч хәбәр җиткерә: «Улыгызның бер генә кулының венасы киселгән булса да, аны коткарып калып булыр иде. Ә ике кулындагысы да киселгәнгә күрә, аңа бернинди дә операция булышмаячак».
Әти-әниләре ут йоткандай булдылар. Төшенкелеккә бирелеп, ябыгып беттеләр. Әнисе Люция: «Өебездә бер күбәләк очып йөри, ул тәрәзәгә бәргәләнеп-бәргәләнеп ала. Чыгам, әни, китәм, ди. Наил шул күбәләккә әверелеп, яннарыбызга кайткан!» — дип сөйләнеп, халыкның үзәкләрен өздергән.
Ире Гомәр: «Җитәр, акылдан язарга ярамый», — дип аны тынычландырган. Икесе дә намазга бастылар. Моңарчы мәчеткә йөрмиләр иде. Хәзер уразалар тотып, догалар укып, күңел тынычлыгы эзлиләр. Әмма бала югалту кайгысы елдан-ел тирәнәя генә. Мәктәпкә эшкә килгәч тә: «Сагынам, Наилне сагынам», - дип үксеп-үксеп елый ана кеше. И, Ходаем!
Бу вакыйгага кадәр
Аларга документ эшләре буенча кергәләгәнем булды. Наил белән без аралашып утыра идек, ул принтер аша кәгазьләр чыгарып бирә иде. Кич белән, спортзалга җыенганда, мин аның әти-әнисе белән ничек сөйләшкәнен ишеттем. Андагы үзара мөнәсәбәтләр мине тәмам таң калдырды. Хатыны иренә, ире хатынына, баласы әти-әнисенә акырды. Әйтерсең лә, тыныч кына сөйләшсәң, бер-береңне ишетмәссең!
— Әллә кайчан салып куйган ашны аша, йөрмә аннары ашыйсы килә дип, — дип Люция апаның әче тавыш белән өйне яңгыратканы мәңге исемдә.
— Ашармын! — дип, характер күрәтеп, ишекне дөбердәтеп ябып, Наил чыгып киткән иде.
Ни сәбәпле алай булганын Наилдән сорарга батырчылык итмәгән идем. Янәсе, бу минем эш түгел. Бәлки сораштыру, хәленә керү дөресрәк булгандыр. Шундый идеаль гаилә булып күренгән кешеләрнең өендә, бомба төшкән сыман, ызгыш-талаш икәнен кем белгән бит?! Урамга кич утырырга чыкканда да үз проблемалары турында сөйләми иде ул. Һәрвакыт утыз ике тешен күрсәтеп елмая, юморга бай, позитив кеше буларак истә калды. Шушы битлек астында ниләр булганын белмәдек. Моннан соң без чын дуслар булып саналабызмы соң? Юк, ахрысы…
Наилнең үлемендә кем гаепле? Ни өчен яшьләр шулай иртә бу дөньядан китә? Акча җитмәү, шикле уеннарда катнашу, байлык туплыйсы килү, гаиләдә дуслык һәм тынычлык булмау — барысы да ялгыш юлга этәрә. Бер-беребезгә ихтирамлы булыйк әле.