«Дуслыкны җимерергә ирек бирербезме?!» - төньяк-көнбатыш диалектын кертү кемгә кирәк?
«Яңа Гасыр» телеканалының «Семь дней» тапшыруында «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын» кертүгә омтылышларга багышланган сюжет эфирга чыкты. 25 апрельдә шул «диалект» телендә онлайн диктант та яздылар. Татарлар бу «диалектны» саф татар теле итеп кабул итә.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктант язучыларны тәнкыйтьләде. Пандемия аркасында башкорт теленнән халыкара диктант беренче тапкыр онлайн форматта узды. Диктант өч дәрәҗәдә узган: башкорт телен башлап өйрәнүчеләр, башкорт телендә иркен аралашучылар һәм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр өчен.
«Татарстан үрнәгенә ияреп, милли республикаларда халыкның туган телен ни дәрәҗәдә белүен ачыклау изге традициягә әверелде. Без, әлбәттә, күршеләребезнең туган телләрен өйрәнү һәм популярлаштыруга, милли мәгарифне үстерүгә күңел бирүләренә ихластан шат. Ләкин…» — дип дәвам итә Әминов.
«Мондый хәлнең әле булганы юк иде. Акцияне оештыручылар сүзләренчә, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктантны 50 меңнән артык кеше язган. Оештыручылар диалектның башкортлар арасында зур ихтыяҗга ия булуын әйтә», — ди Илшат Әминов.
Тапшыруда төньяк-көнбатыш диалектында диктантның бер өлеше яңгырады. Аны Башкортстанда танылган язучы, сатирик Марсель Сәлимов укыды. «Экраннар алдында утырган һәр татар „нинди башкорт теле булсын бу, бу әдәби татар теле бит“ диячәк һәм хаклы да булачак», — ди Илшат Әминов.
Тапшыруда Башкорт дәүләт университетының тарих кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталовның Уфа форумында чыгышыннан өзек китерелә. Ул анда Башкортстанның татарлар яшәгән районнарында төньяк-көнбатыш диалектын танырга тәкъдим итә: «Моның өчен җәмәгатьчелек ихтыяры гына түгел, сәяси ихтыяр да кирәк. Бу сорауны хәл итәргә кирәк. Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә туган тел буларак нинди тел укытыла? Анда туган тел буларак татар теле күбрәк әйләнешкә керә бара, ә башкортлар өчен бу татар мохитенә керү дигән сүз», — ди Сәетбатталов.
«Татар телен сайларга телиләр икән, без комачауларга тиеш түгел»
Сюжетка Уфа форумында яңгыраган тагын берничә фикер кертелгән.
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Розалия Сафиуллина Искәндәр Сәетбатталовка мөрәҗәгать итеп: «Сез моны (ягъни диалектны- ТИ) туган тел буларак кертмәкче буласызмы?! Ләкин әдәби башкорт теле бар бит, без аннан беркая китә алмыйбыз!»
Башкортстан ФА социомәдәни анализ үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Азат Бердин: «Эш диалектта түгел, ә ике милли проект — татар һәм башкорт проектларының конкуренциясендә. Шул диалект аша алар милли үзенчәлек (идентичность) өчен көрәш кырына әйләнә, ләкин ни өчендер ул кыр безнең республикада, Татарстанда түгел».
Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры урынбасары Тимур Мохтәров мәктәпләрдә татар телен туган тел буларак сайлаучы башкортлар булуын да әйтте. «Минемчә, бу - аларның хокукы, моны беркем кире кага алмый һәм алар өчен тагын булмаган әдәби башкорт телен уйлап чыгарыргамы… Моны беркем эшләмәячәк. Төньяк-көнбатыш татарлары, башкортлары өйрәнү теле буларак күптән рус телен сайлады, ләкин алар татар телен сайларга тели икән, без комачауларга тиеш түгел. Кем белә, бәлкем, кайсыдыр киләчәктә татар һәм башкортларны берләштерүче булыр», — ди ул.
Этнограф, академик, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында, мәктәпләрдә укытылган татар әдәби телен нишләтергә алайса, дигән сорау туарга мөмкин. «Моның белән шунда үзен чын татар дип санаучы татарлар килешмәскә мөмкин. Әгәр тел базасында шундый милләтара каршылыклар туа икән, бу Башкортстан эчендә җитди этник конфликтка китерергә мөмкин», — ди ул.
Сәясәт белгече Руслан Айсин: «Башкортстанны татар мәдәнияте чыганагы дип юкка гына әйтмиләр, күп кенә мәдәният әһелләре, җырчылар, язучылар, журналистлар шуннан. Әгәр аларның генетик яктан татарлыгы булмаса, алар татар мәдәнияте тригерлары булмас иде».
Тарих фәннәре кандидаты, политолог Илнар Гарифуллин: «Татар милләтеннән булуны аңлату күптән фәнни яссылыктан сәяси һәм шәхесара яссылыкка күчте. Этномиссионерлык, ягъни татарларны башкортлар итеп ясау сәяси максатны кына күзаллый. Шушы максатны эзәрлекләүчеләр үзләре үк: «Безгә көнбатыш Башкортстанда яшәүче татарларны Татарстаннан аерырга, аларны башкорт итәргә кирәк. Бу республика статусын көчәйтү өчен кирәк», — диләр.
Милләтне ниндидер әкиятләр, башка әйберләр буенча да билгеләп булмый. Милләтне туган тел, үзаң, тарихи хәтер нигезендә генә билгеләп була. Без Башкортстан татарлары, без инде анда 200-500 ел гына яшәмибез. Идел буе Болгарыннан, Казан ханлыгы чорыннан ук яшибез. Моңа тарихи дәлилләр күп».
Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов: «Кайбер активистларда Казан да башкортларның җирләре дигән аңлау бар. Татарлар да катнашкан Башкортстан восстаниеләре турында сөйләгәндә, ә алар Алабуга, Минзәләгә кадәр барып җиткән, бу да, янәсе, башкорт җирләре, анда яшәүчеләрнең күпчелеге башкортлар, диючеләр бар».
Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев: «Бу ясалма тудырыла торган сәяси проблемалар, алар халык мәнфәгатьләрендә хәл ителми, шуңа күрә моңа провокацион проект дип карарга кирәк дип уйлыйм. Ул кайчак безнең халыкларга зыянга да була».
«Бергә — без көч, аерым булсак, киләчәгебез юктыр»
Илшат Әминов Искәндәр Сәетбатталовның Уфа форумында гына түгел, «Башинформ» агентлыгында да бу темага сүз куертканын әйтте. «Бу листовкаларда, аноним телеграм-каналда, берәр коймада да түгел, ә Башкортстанның дәүләт агентлыгы сайтында!» — ди ул һәм Сәетбатталовның «Башинформ»да чыккан язмасындагы цитаталарын китерә.
«Татарстан Республикасында башка этнос вәкилләрен (ногайлар, себер татарлары, кырым татарлары, керәшен, нагәйбәкләрне), аларның үз теләгенә дә карамыйча, үзләренә кушу хисабына, татар халкы чикләрен киңәйтергә омтылучы һәм шул рәвешле үзләрен илдә дәүләтне булдыручы икенче милләт урынына куярга омтылган җәмәгать эшлеклеләре һәм оешмалар бар…»
«Бу әле чәчәкләре генә», — ди Илшат Әминов һәм цитаталарның дәвамын китерә:
«Бу эшлеклеләр Башкортстанны үз территорияләре һәм кеше санын арттыру чыганагы итеп карый. Шул сәбәпле алар һаман республика чикләрен яңадан карау яки аның дәүләт телләрен алмаштыру буенча провокацион белдерүләр ясый. Башкортстанның ипле сәясәте бөтен илдә милләтара мөнәсәбәтләрне тотрыксызландырырга омтылган вәкилләрне ярсыта».
Илшат Әминов җавабы:
«Туктагыз әле, Татарстанның һәм аның җитәкчелегенең рәсми позициясе һәркемгә билгеле. Минтимер Шәймиев вакытында да, хәзер Рөстәм Миңнеханов идарә иткәндә дә, тугандаш башкортлар халкына карата позиция бик дөрес. Татарстанда Башкортстанның территориясенә кем һөҗүм ясый, дәүләт телләрен алмаштыру өчен кем чыгыш ясый? Бу булмаган хәл, ахмаклык!
Башкортстанның дәүләт грантларын алган яшь галим шкафтан скелетларны өстерәп чыгарып, ник коткы кузгата, наданлыгын күрсәтә?! Без инде тагын бер башкорт галиме Юлдаш Йосыповның дәүләт телеканалында татар теле укытучыларын хәтта агент-демиурглар диярлек дәрәҗәдә атап, аларның көчләп татарлаштыру белән шөгыльләнгәне турында сөйләгәнен тапшыруыбызда күрсәткән идек. Бездә ул тапшыру чыккач, алардагы ул тапшыру гомуми архивтан юкка чыгарылды. Димәк, еш кына Башкортстан Республикасының дәүләт басмаларында, дәүләт телеканалларындагы кайбер галимнәрнең публикацияләрендә татарларның, татар зыялыларының негатив образы чагылыш таба булып чыга? Белә торып, провокацион белдерүләр чыга. Яхшы күршедән дошман образы формалаштыру тәгаен аңлашыла. Кемгә кирәк бу? Ни өчен кирәк?»
Илшат Әминов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте. «Мөхтәрәм, Радий Фәритович! Бүген Татарстан һәм Башкортстанны җылы, тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли, икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә багланышлар киңәя. Уфада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тиздән Казанда, сезнең катнашыгыз беләндер дип ышанасы килә, башкорт халкының бөек улы Мостай Кәримгә һәйкәл ачылачак.
Безне күп гасырлык тарих бәйли һәм шундый бөек киләчәк берләштерер дип ышанам. Без шул киләчәкне күрә белмәүче галимнәргә, политтехнологларга, экстремистларга безнең дуслыкны җимерергә ирек бирербезме икәнни?! Без, киресенчә, туган телне, мәдәниятне саклап калу өчен көчләрне берләштерергә тиеш. Бергә без — көч, аерым булсак, киләчәгебез юктыр дип куркам!»