Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дусларын үзенең туган көненә алып кайта иде» – дүрт студент авариядә һәлак булган

news_top_970_100
«Дусларын үзенең туган көненә алып кайта иде» – дүрт студент авариядә һәлак булган
Фото: https://vk.com/police163, Самара өлкәсе ЮХИДИ

27 октябрьдә Самара өлкәсендә трассада бензин ташый торган машина белән авариядә 4 студент егет һәлак булган. Рульдәге егет дусларын үзенең туган көнен бәйрәм итәргә алып кайта. Егетләр һәм кызлар Самарадан Хворостянкага таба барган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

  • Бензин ташый торган машина белән авариядә 4 кеше һәлак булган, дип язган идек.

Волжский районында «ВАЗ-2114» машинасы бензин ташый торган «Скания»гә бәрелә. Җиңел машинада 2 кыз һәм 2 егет була. Егетләрнең берсенә 17 яшь, калганнарга 18 яшь.

«Барысы да Хворостянкада яши иде. Самарада укыдылар. Ул көнне, бергәләп, Диманың туган көнен уздырырга кайтып киләләр иде. Дима рульдә була, 27 октябрьдә аңа 19 яшь тула», – ди сыйныфташлары.

Машинада Диманың сөйгән кызы да була. Алар бергә Хворостянка мәктәбендә укый, аннары очраша башлыйлар. Машинадагы тагын бер кыз да аларның сыйныфыннан. Кызлар Самара педагогика университетында укый.

«Мәрхүмнәрнең ата-аналарын яхшы беләм, бик яхшы гаиләләр, барысы да дәүләт структураларында эшли. Аларга бик авыр инде», – ди биредә яшәүче кеше.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, җиңел машина «Скания»нең ярымприцептагы цистернасына бәрелә. Аның белән 52 яшьлек ир-ат идарә итә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100