Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бензин ташый торган машина белән авариядә дүрт кеше һәлак булган

news_top_970_100
Бензин ташый торган машина белән авариядә дүрт кеше һәлак булган
Фото: https://vk.com/police163, Самара өлкәсе ЮХИДИ

Самара өлкәсенең Волжский районында җиңел автомобиль бензин ташый торган машинага бәрелгән. Биредә 4 кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе белешмәсе буенча, фаҗига Журавли авылы янында була.

Фаҗига урынында кадрлардан күренгәнчә, бензин ташый торган машина ВАЗ-2114 автомобиленә яннан бәрелә. Бензовоз җиңел машинаны берничә метр сөйрәп бара.

Җиңел машина салонында ике ир-ат һәм ике хатын-кыз була, алар авария урынында ук үлә, диелә хәбәрдә.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, фаҗига 16.50 сәгатьтә була. ВАЗ-2114 машинасы белән 2004 елда туган ир-ат идарә итә. Ул сулга таба борылганда йөк машинасына юл бирми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100