Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым үлгәч, тәрәзә төбендәге яраннар да корып беткән»: җырчы Лилия Вахитованың улы вафат

Рамазан аеның беренче көнендә – 2 апрельдә дөнья куйган һәм Ураза гаете көнне – 2 майда, туган көне уңаеннан якыннары аны искә алырга җыелачак. Бу сүзләр җырчы, композитор, Уфа шәһәрендә иҗат итүче автор-башкаручы Лилия Вахитованың улы Вадим Хәтмуллин турында.

news_top_970_100
«Улым үлгәч, тәрәзә төбендәге яраннар да корып беткән»: җырчы Лилия Вахитованың улы вафат
Лилия Вахитованың шәхси архивыннан

Быел 39 яшен тутырырга тиешле Вадим дустының туган көненә киткән җирдән кайтмаган. Лилия Вахитова сүзләренчә, нәселдә дә йөрәк чиреннән интегүчеләр булган, үлеменең якынча сәбәбе йөрәк өянәге булуы ихтимал – Вадимның кан басымы күтәрелә торган булган. Әлегә тикшерү төгәлләнмәгән, апрель азагына кадәр барачак. Вадимны 4 апрель көнне Лилия ханымның әти-әнисенең туган ягы Чакмагыш районы Бәрдәсле авылына алып кайтып җирләгәннәр. «Балачагы шунда узды бит, атка атланып, көтү көтте, авылны ярата иде. Туганнар күп бит, бер авылдан бер авылга шулай кунак булып үтте балачагы», - диде Лилия.

Вадим операторлыкка БСТ телеканалында өйрәнгән. Мешков исемле атаклы операторда стажировка узган. Аннары РЕН-ТВ, Туган тел, MTV-mix, Вся Уфа, РБК каналларында эшләгән.

– «Туган тел телеканалында бергә клиплар төшереп йөрдек. Минем анда «Тургай» һәм «Сәләт» дигән ике проектым бар бит. Хәзер инде менә үземә оператор эзләргә кирәк. Ә ул миңа шулкадәр ярдәм итә иде, уң кулым булды. Пандемия вакытында телеканалга ярдәме тигәндер дип уйлыйм, чөнки концертлар булмады бит, ә клипларда төшү түләүле бит инде, - диде.

Лилия ханым узган ел 2 июльдә коронавирус нәтиҗәсендә әтисен югалткан булган.

– Вадим әтиемне җирләде, зиратта үзе җир куенына салды. Нәнәсенә дә көн саен диярлек барып йөрде – лампочка борырга дисеңме, ватылган кранын, замогын төзәтүме – хуҗалык эшендә гел үзенчә ярдәм итәргә тырышты. Алтын куллы иде, бөтен эшне булдыра, бик күп белә иде, аның белән сөйләшүе дә шулкадәр кызык иде. Уң кулым иде, өйдә телефон, компьютер, башкасы ватылса да, хәзер төзәтеп бирә.

Әле бер атна гына элек РБК каналына эшкә керде. Шулкадәр сөенгән идем, ләкин әле рәсми рәвештә урнашып бетмәгән иде. Аннары бер атна ял бирделәр аңа. Рәхмәт төшкерләре, мине чакырып, ике атнага акчасын да түләделәр. Түләмәсәгез дә, берни әйтерлек түгел бит дигәч, «юк, алай ярамый, без инде оператор тапканга сөенгән идек, хәзер тагын кеше эзләргә кирәк инде» диде канал җитәкчесе, - дип сөйләде ул.

Лилия Вахитова үзе дә улының Рамазанның беренче көнендә үк гомере өзелгәнен искәртте. «Дингә ышанучан иде. Аның стенасында да алтынсу хәрефләр белән йөгертелгән «Аятелкөрси» тора», - диде.

Вадим Хәтмуллин гаиләдә уртанчы бала. Лилия ханымның олы кызына – 41, кече кызына 22 яшь.

– Бик туган җанлы булдык. Бер бәйрәмне үткәрми калганыбыз юк, һәркайсыбызның туган көненә зур табын булып җыелышабыз. Кияүләрем дә шушы гадәткә ияләнеп киләләр хәзер. 19 мартта минем туган көнемдә дә шулай җыелыштык, - диде.

Лилия Вахитова Вадимның белдекле булуын, нәрсәдер уйлап чыгарырга яратканын да әйтте.

– Күп белә иде. Кыш азагында коттеджлар карап йөргән идек, бер бүлмә булдырып, берәр эш белән шөгыльләнү теләге бар иде. Ул эшне җәйгелеккә калдырып торган идек, хәзер инде андый теләк тә юк...

Вадим Хәтмуллин шәхси тормышта бәхет күрмәгән, тормышы барып чыкмаган. Унике ел элек өйләнеп, хатыны белән өч ай гына торып калганнар.

– Татар кызы түгел иде, холыклары белән туры килмәделәр, хатын рәхәте күрмәде инде. Бүген 12 яшьлек кызы бар. Кызы бигрәк үзенә ошаган. Ангелина дип үзе исем кушкан иде ул аңарга. Бәхилләшергә әнисе белән кызы да килгән иде. Улым кызы белән соңгы елда гына аралашмадылар, әнисе рөхсәт итмәде. Шунысы хак: улым кызын бик ярата иде. Кызы спорт белән шөгыльләнә икән.

Вадим үзе дә яшь чагында кара-каршы көрәшнең бер төре белән шөгыльләнеп алды, йөзүгә дә йөрде, йөрттек инде, тырыштык, музыка мәктәбенә башта скрипкага өйрәнде, аннары баян классында укыды. Мәктәптә тынлы оркестрда тубада уйнады, - дип Лилия Вахитова улының балачагы белән бәйле хатирәләрне барлап алды.

Лилия ханым, шушы кайгыны ишетеп, бик күпләрнең аның хәсрәтен уртаклашуын, хәлен белешүләрен искәртеп, рәхмәтен җиткерде.

– Соңгы юлга озатырга да әллә ничә машина дуслары кайтты. Төрле җирләрдә эшләгән иптәшләре дә «шундый яхшы, мәрхәмәтле, фәрештә кебек изге җанлы иде бит ул» диләр. Аның дуслары арасында кушаматы да «фәрештә» иде бит. Аны бик күпләр шул шат күңеллелеге, мәрхәмәтлелеге, елмаюы белән исендә калдырыр, мөгаен.

Вадимның 2 майда туган көне, шул көнне дусларын, классташларын җыярга уйлыйм, бергәләп зиратка да барырбыз.

Бу көннәрдә әниемдә кундым, өйгә кайтып, песине генә ашатам, гөлләргә су сибәм дә, кабат әнигә китәм. Фатирда Вадимның үз бүлмәсе иде. Кичә шунда кереп, елап, бушанып чыктым. Анда бик авыр. Вадим гөлләр ярата иде, яран гөлләре бар иде тәрәз төбендә. Корып беткәннәр бичаралар... – дип уртаклашты Лилия Вахитова.

Ул төрле телеканаллардан смс хатлар да килгәнен әйтте.

«Вадим минем операторым, кояштай якты кеше иде. Кызларым аны «фәрештә күк ул» дип әйтәләр иде. Вадим аларның «Дети-шпионы» проектын һәм аларның сценарийлары буенча роликлар төшергән булган. Гаҗәеп шат күңелле, мәрхәмәтле кеше иде».

«Ул минем өчен программа һәм роликлар төшергән иде. Ул операторларым арасында иң яхшысы иде. Күңелгә ул җитмәячәк. Без кызлар белән аның белән кино төшермәкче идек» дип язганнар.

«Оператор эше төшерү генә кебек, ләкин клипларында җылылык тоясың»

«Нур» театры актрисасы Резида Зарипованың кызын Вадим Хәтмуллин берничә тапкыр «Тургай» бәйгесе өчен төшергән.

– Вадим белән 2019 елда Лилия Вахитова белдерүе аша таныштым. Студиядә клип төшерергә булдым, шунда «көләч йөзле, киң күңелле, бала җанлы кеше икән бу» дип сокланып кайткан идем. Аның кешелеклелеге йөзенә чыккан. Кеше белән матур итеп сөйләшә белә. Үз эшен белеп эшли торган оператор. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә, «ярар, карарбыз, тырышырбыз, кулдан килгәнен эшләрбез» дия иде. Барысын да җиренә җиткереп эшли торган кеше иде. Ышана алмаслык хәбәр булды бу. Кызыма ничек әйтергә дә белмәдем. Ул бала ишеткәч, өч-дүрт көн һушына килә алмый йөрде.

Без Вадим белән дүрт клип төшердек. «Җыйдым җиләк», «Уфа кызлары», «Яратыгыз» җырларына, соңгы клибыбыз мәктәптә бөтен класс белән «Юкка түгел» җырына булды. Шултиклем итагатьле, олы йөрәкле, олпат гәүдәле, йөзеннән елмаю китми. Карап торып, үзенә гашыйк итәрдәй егет иде. Кызыма да инде мин «кызым, клиплар төшерүне хәзер күз алдына да китерә алмыйм» дим.

Әнисе белән беркайчан бер-берсенә карышып, сүзгә килмәделәр, алар икесе дә үз эшен белеп, төгәл итеп башкаралар. Шуңа күрә эшенең нәтиҗәсе дә бик яхшы килеп чыга иде. Бер караганда, оператор эше төшерү генә кебек, ләкин клипларында җылылык тоясың. Шултиклем үзәккә үтә торган югалту булды бу.

Аның әнисе, сеңлесенә булган мөнәсәбәтләрен күреп тордым. Дәү әнисе өчен өтәләнгәннәре әле дә күз алдымда. Клип төшергәндә, дәү әнисе авырып китте, бер кулы белән клип төшерә, икенче кулында телефоннан ашыгыч ярдәм чакыра. Өтәләнеп, дәү әнисенең тазалыгын кайгыртты. Минем үземә дә туганым кебек булып беткән иде, шулкадәр якын, кадерле кешегә әйләнде.

Авыр туфраклары җиңел булсын! Әле аны юксыну еллар узган саен тагы да тирәнәер төсле...Җитмәячәк ул безгә якты дөньяларда. Ходай яратканымны беренче алырмын дигән – Ходай да яраткандыр инде, без дә. Әнисенә, кыз туганнарына түземлек, күңел тынычлыгы телим.

Вадим истәлегенә тапшырулар, язмалар булсын иде. Халык онытмас дип уйлыйм, чөнки ул оныта торган егет түгел, искә төшкән саен, күздән яшь түгелергә генә тора. Тыныч йокласын, сагынабыз, юксынабыз. Аның якты истәлеге булып, кызымның клиплары әле үскәч тә карарлык булыр, - дип сөйләде Башкортстанның атказанган артисткасы Резида Зарипова.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2022
    Исемсез
    Бик авыр кайгылар, кайгыгызны уртаклашабыз, 12 ел элек без дэ кызыбыны жирлэдек
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100