Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Сәфәрова белән дус егете хушлаша: «Тыныч йокла, йолдызчыгыбыз...»

news_top_970_100
Диана Сәфәрова белән дус егете хушлаша: «Тыныч йокла, йолдызчыгыбыз...»
социаль челтәрләр

Башкортстанда юл фаҗигасендә һәлак булган блогер Диана Сәфәрова белән дусты Рәсүл Шәрипов үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә: «Тыныч йокла, йолдызчыгыбыз...» – дип саубуллашкан. Лентасыннан күренгәнчә, Диана белән Рәсүл бик якын дуслар булган. Аларны һөнәри кызыксынулар да бәйләгән булса кирәк.  Рәсүл – танылган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевның контент-мейкеры.

Хушлашу постындагы видеоларда аларның җылы кочаклашуын, Рәсүлнең Дианага чәчәк бәйләме бүләк итүен, балалары белән төшкән фотоларын күреп, Рәсүлне, хәтта, Диананың ире, дип уйлаучылар да булган.

Дуслары Рәсүлнең кайгысын уртаклаша. Диананы шәхсән белмәгән килеш тә, аның үзләре өчен бик якын кешегә әверелүе, аның үлемен чиксез авыр кабул итүләре хакында күпләгән смслар калдыралар. 

Пост янында Рөстәм Нәбиев тә комментарий калдырган. «Авыр туфраклары җиңел булсын! Диана бу тормышта үзенең барлык карма бурычларын да үтәп бетергәндер, мөгаен. Аңа хәзер алга барырга кирәк. Бик сагынырбыз һәм Диананы балалары күзләрендә күрербез…» – дигән ул.

«Ничек авыр. Әле бит соңгы көнне авылга туганнары янына кайтты. Көнен балалары белән үткәрде, шашлыклар пешерде. Шунда гына каласы иде дә бит… Юк, аңа китәргә кирәк булган. Чыннан да, бәлки, ул бу тормыштагы эшләрен төгәлләгәндер инде», – дип килешкән Рөстәм белән икенче берәү.

Диананың бу тормышта бөтен нәрсәгә җитешергә тырышуын, артык дөнья кууын да искә алучылар бар. Мәсәлән, Рәсүлнең бер подписчигы: «Диана, иртә китәсен белгән кебек, балаларын мөстәкыйль итеп тәрбияләде. Аларны ул көчле булырга өйрәтте. Шәхсән таныш булмасам да, сторисларына караганда, Диана һәрвакыт каядыр ашыга иде. Үзенә йокы аз эләгүе хакында да әйткәне булды», – дип язып калдырган. 

Диана Сәфәрова 9 май көнне Башкортстанның  Чишмә районында, юл һәлакәтендә вафат булды. Аның 3 кечкенә баласы ятим калды. 

 

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100