Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дүрт елда дүрт туганымны югалттым»: Актанышның Меңнәр авылында ике ир-ат ис тиеп үлгән

24 март көнне Актаныш районы Меңнәр авылында мунчада ике кеше ис тиеп үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте фаҗигадә 56 һәм 53 яшьлек ике ир-ат үлемен раслаган.

news_top_970_100

Нәҗип Калиханов һәм Рәшит Фәтхетдиновны җомга көнне җирләгәннәр. Аянычлы үлем белән киткән туганнар турында Нәҗип Калихановның бертуган апасы Сания апа сөйләде.

– Көтелмәгән фаҗига булды бу, туганнан туган ике энекәш соңгы елда күрше булып яшәделәр. Икесе дә ялгыз. Бергәләп мунча керергә уйлаганнар. Рәис энем (Нәҗипнең бертуган энесе) каравылга эшкә киткән, ә Нәҗип энем туганнан туган энекәше Рәшитне мунчага дәшкән. Рәшит якса, Рәшит чакырган, болар якса, Рәшитне чакыра торган булганнар.

Белмим инде, ул мунчаны ничек итеп томалаганнардыр, томалагач, исен бетермичә кергәннәр, күрәсең. Рәис энем фермадан кайткач, юынып чыгыйм дип мунчага керсә, шундый хәл - үле гәүдәләренә тап була. Мунчада юынып чыкканнар, Рәшите баш астына кулларын куеп диванга, ә Нәҗип аркылы идәнгә яткан. Верандада ял итәргә ятканнардыр инде алар, шулай җан биргәннәр. Рәис башта каршыдагы күршеләргә кереп әйткән, аннары мине алырга килде.

Полиция килгәч, карадылар - мөшкәне япкан булганнар. Мунча исенә исергәннәр дип нәтиҗә ясадылар, - дип сөйләде Сания апа. 

Шушы ук авылда яшәүче Илшат Газдалиев та ир-атларның мөшкә дип аталган төтен чыгара торган җайланманы эткәннәрен әйтте. «Мөшкә этелгәч, исе верандага чыккан», - диде.

Сания апа сүзләренчә, мәрхүмнәр икесе дә Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, өйләнеп, гаиләләре белән яшәгәннәр, тик тормышлары барып чыкмаган. 

-  Нәҗип энекәшем гаиләсе белән башта Чаллыда, Әгерҗедә яшәделәр. Бер кыз үстерделәр, тик хатыныннан уңмады. Әти үлгәч, авылга кайтып, «Чишмә» колхозына эшкә урнашты, бозау караучы булып эшләде. Хәзер инде ул агрофирмага әйләнде. 

Рәшит әтисе үлгәч, шулай ук төп йортка кайтты. 

Без гаиләдә тугыз бала, Нәҗип арабызда иң акыллысы иде. Мин дә ялгыз яшәгәч, миңа ярдәмче булды. Кешегә бер начар сүз белән бәрелгәне юк, ярдәмчел, эшчән, акыллы, тыңлаучан, сабыр холыклы, йомшак табигатьле кеше булды. 10 майда 57 яшь туласы иде... - дип көрсенеп куйды әңгәмәдәшем.

Сания апа соңгы елларда үзенә тау-тау хәсрәт өелгәнен әйтте. 

 - Дүрт ел эчендә дүртенче туганымны җирләдем. Башта сеңлем Фәния онкологиядән китеп барды, тагын бер сеңлем ике ел элек аянычлы үлем белән өзелде. 2021 елның ноябрендә бер энем яман шештән үлеп китте, хәзер менә Нәҗип. Себердә ике энем, бер сеңлем бар. Авылда иң кече энем һәм мин калдык.

Әле былтыр 2 нче майда Нәҗип белән Рәис янганнар иде. Җитмәсә, үземнең ашказаныма яман шеш булып, операция ясаткан идем ул көнне. Өйгә кайтуыма - шушы янгын хәбәре. Мин боларга кредит алып, булган малларын сатып, Рәшитләр янында өй алып бирдем, мунчасы да әйбәт иде.

Хатыннары булмагач, ашатып, акчаларын да эчүгә тотып бетермәсеннәр дип, күзәтчелек итеп тордым. Нәҗип картасын да минем кулга бирде, икебезгә азык-төлек алып, газ-утларына түләп, барлап яшәдем инде. Себердә яшәп, 11 ел элек авылга, энекәшләремә күз-колак булырмын дип кайткан идем - аларны саклап кала алмадым инде.

Фаҗигане искәртеп, төш кермәдеме соң миңа дип, искә төшереп карыйм - андый-мондый начар төшләр кермәде. Нәҗип кенә соңгы вакытта сәеррәк тоелган иде, үзгәргәнен сиздем. Фаҗигагә кадәр алдагы көнне пәрәмәчләр пешереп, алып барган идем - кара-каршы утырып, елашып та алдык, - дип искә алды Сания апа.

- Ничә еллар кара полоса, бүтән кайгы килмәсен иде инде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100