Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дүрт баласы ятим калды». Яңа егете баскычка бәрә-бәрә кыйнаган хатын хастаханәдә үлде

news_top_970_100

24 майда иртән Екатеринбургта күп балалы Яна К. вафат була. Аның 1, 2, 8 һәм 17 яшьлек дүрт баласы ятим калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Янаны Асбест шәһәрендә йорт подъездында вәхшиләрчә кыйныйлар. Элек бергә яшәгән ире сүзләренчә, аны башы белән баскычка бәрә-бәрә кыйнаганнар. 2 яшьлек кызына да зыян килгән. Әлеге җинаятьне 24 яшьлек Никита К. кылган дип шикләнәләр. Яна Никита белән очрашып йөргән. Никита моңа кадәр дә хөкем ителгән.

Янаны Асбесттан алып килеп Екатеринбург хастаханәсенә салалар. 12 көн дәвамында табиблар аның гомере өчен көрәшә, Яна комада була. Аңа башына трепанация ясыйлар. Яна иртәнге якта 24 майда үлә. Никита сак астына алынган, ул гаебен танымый. Тикшерү бара.

Янаның моңа кадәр бергә яшәгән ире Даниил сүзләренчә, соңгы айларда хатын шау-шулы кичәләр оештыра, салгалый. Алар Даниил белән язылышмаган, 2 яшьлек кызлары бар. Нәкъ менә шушы балага мәрхүмә хатынның яңа ире кул күтәргән.

«Янаның өендә шалман булган диләр, гел исерекләр. Балаларны гаиләнең танышлары ашаткан. Аның сабыйда эше булмаган», – ди Даниил.

Никита кул күтәргән кыз балага 17 майда 2 яшь тулган. Янаның үзенә 32 яшь. Даниил сүзләренчә, Янаның 4 баласы 4 ирдән туган. Алар Яна белән 2023 елда аерылышкан. Даниил сүзләренчә, Яна Никита белән 1 ел чамасы очрашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100