news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүрт балалы Офицеровлар гаиләсе: «Ике инвалид бала үстерүне авырлыкка санамыйбвз»

Сабаның Керәнне авылында дүрт балалы Офицеровлар гаиләсе яши. Ике ул, ике кыз биргән аларга Ходай Тәгалә, тик малайлары авырту. «Ике инвалид бала үстерүне авырлыкка санамыйм, ирем дә шундый фикердә, башкаларга да авырлык кебек кабул итмәскә киңәш итәм», – ди балаларның әнисе Миләүшә Офицерова.

news_top
Дүрт балалы Офицеровлар гаиләсе: «Ике инвалид бала үстерүне авырлыкка санамыйбвз»
Фото: © Миләүшә Офицерованың шәхси архивыннан

Көчле рухлы, көр тавышлы ананың шушы сүзләрен язманың башына ук куясым килде – сәламәт бала мәшәкатьләреннән дә уфтанып йөрүчеләр укысын да, үзенә гыйбрәт алсын иде.

Тулы сәламәтлектән мәхрүм булса да, Арслан (документта – Лев) һәм Даян шундый тотнаклы әти-әнисе канаты астында үсүе белән бик бәхетле икән бит, дип нәтиҗә ясап куйдым үзем өчен. Авыр йөк тә, имгәк тә түгел алар – әнә 13 яшьлек Арслан хуҗалык, бакчачылык эшендә дә кул арасына керә башлаган, ә 8 яшьлек Даян бөтен гаиләсен тимераякта шуарга боз сараена да алып чыгып китә. Бик дөрес тә: ныклык, татулык өчен гаилә белән ялдан баш тарту кирәкмәс, эш качмас ла!

«Яратырга, ләкин кызганмаска! Килеп чыкмый икән, кат-кат эшләтергә!»

Мин ул балаларга карыйм да, авыр мәшәкать күрмим, алар да нәкъ башка балалар кебек. Әйе, берсе сөйләшми, икенчесе аз сөйләшә, ләкин мин моны холык сыйфаты итеп кенә кабул итәм. Аларны да башкаларны яраткан кебек үк яратырга, ул синеке, синнән башка беркемгә кирәкми, дип уйларга кирәк.

Үз әнием: «Артык яратасың балаларыңны», – дип тә әйтеп куя, ләкин, минемчә, кечкенә чакта яратырга кирәк, кечкенә чакта күңелгә кереп кала ул. Алдагы тормышы нинди буласын, кемнәрне очратасын белмибез бит, шуңа кечкенә чакта ярату йөрәгеңә учак булып кереп калса, бик әйбәт дип уйлыйм. Андый балаларны тагын да күбрәк яратырга кирәк дигән фикердә әле мин.

Ләкин бер әйбер – жәллисе түгел! Яратырга, ләкин кызганмаска! Жәлләп тормышы яхшырмый бит аның! Укытырга, эшләтергә кирәк! Килеп чыкмый икән, кат-кат эшләтергә! Аннары килеп чыга ул. Аның үзенә җиңел була аннары тормышта. Ирем дә шул позициядә: бертөсле уйлыйбыз, бертөсле эшлибез. Бер-беребезгә каршы чыгып торсак, мондый нәтиҗәләргә ирешмәс идек, – ди Миләүшә.

«Миңа табиблар, нәрсә көтәсең, җитлекми туган бит инде ул, диделәр»

Ничек шулай җиңел кабул итә, ничек шулай булдыра икән дип уйлаучылар булыр… Булган, әлбәттә, булган Миләүшәнең дә ут йотып йөргән көннәре. Тик ул күңелендәге авыр хисләрне куарга тырышып, шушы вазгыятькә күнеп, шуны кабул итеп яшәргә өйрәнгән.

Офицеровлар башта Казанда яшәгән. Беренче балалары алты айлык булып дөньяга килгән, аңа 4нче дәрәҗә саңгыраулык диагнозы куялар. Сөйләшми дә, ишетми дә, өстәвенә табиблар аутизм билгеләрен дә таба.

Арсланда аутизм булгач, Татарстанда ишетми торган инвалид балалар өчен Ласточкина исемендәге мәктәпкә алмадылар. Хәзер менә Кызыл-Мишә авылында коррекцион мәктәптә укый. Декабрьдә 14 яше тула.

Даянга гыйнварда 9 яшь тула. Анда да аутизм диагнозы – сөйләшә, укый, яза, ләкин диалоглар төзи алмый, кирәк әйберен ике-өч сүз белән генә аңлатырга мөмкин.

Безнең әле ике кызыбыз да бар: Оливиягә – 12, Айзага 6 яшь. Кызлар сау-сәламәт. Аллаһка шөкер. Ә малайлар ни өчен алай булганын ачыклау өчен генетикка йөрибез, бәлки, Х хромосомаларда мутациядер дип, тестлар тапшырдык. Генетиклар төгәл әйтә алмый, тулы скрининг кирәк, диделәр. Ул кыйммәт, бәлки, хәйрия фонды аша исемлеккә кереп булыр, әлегә нәтиҗәләрен көтәбез.

Олысы белән гел хастаханә юлында йөрдем. Миңа табиблар, нәрсә көтәсең, җитлекми туган бит инде ул, диделәр. Алдагы балаларыңда да тайпылышлар килеп чыгар дип әйтүче дә булмады. Оливия сау-сәламәт туды. Аннары Даян әйбәт кенә үскән җиреннән 4 яшендә кисәк кенә аутизм куйдылар. Аңарчы ул да 9 айлык булып, җитлегеп, бөтен УЗИларны, скринингларны узып, сау-сәламәт булып туган иде.

Ни өчен шулай килеп чыгуы үземә дә кызык. Дөрес, аның ике яшендә үсешендә бераз гына тоткарлык сизелә башлаган иде, йөри башлагач, кан тамырлары кысылган, диделәр. Баш миенә кислород җитмәү шушы халәткә китергән, дип аңлатты невролог. Шуның нәтиҗәсендә прививкалар ясату да кирәк булмаган диючеләр дә булды, – дип сөйләде Миләүшә.

«Кул эшләренә өйрәтәләр – Кызыл Мишә мәктәбен шул яктан яратам»

Хәзер Арслан белән Даян Кызыл Мишә авылында урнашкан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп-интернатында белем ала. Миләүшә анда укытуга гына түгел, тормыш күнекмәләренә өйрәтүгә өстенлек бирелүен әйтте.

Арсланның укуы авырдан бара иде, теләге булмады. Әле менә быел тырышыбрак укый башлаганын сизәм, математиканы ярата, рәсем ясый. Даян укырга өйрәнеп керде. Аның белән алай читен булмады.

Кул эшләренә өйрәтәләр аларны. Кызыл Мишә мәктәбен шул яктан яратам. Коррекцион мәктәптә укыгач, андагы балалар югары уку йортларына кереп укый алырлык булмый бит инде, шуның өчен кул эшенә өйрәтүне бик әйбәт дип уйлыйм үземчә. 8 класстан шпатлевкага өйрәтәләр, анда махсус станоклар бар, агач уеп бизәк төшерү, судомоделирование, сыерчык оялары ясау кебек дәресләр, рәсем дәресе керә. Шулай ук, ашарга пешерергә һәм көнкүрештә кирәкле башка шөгыльләргә өйрәтеп чыгаралар.

Иҗади түгәрәкләр дә бар. Концертлары бик ошый. Анда бит төрле балалар бар. Бик авыр булганнарын да яшермиләр, моннан булмый инде дип, читкә төртмиләр, җитәкләп булса да алып чыгалар. Укытучылары, янында торып, микрофоннарын бергә тотып булса да, шигырь-җырларын җырлыйлар, бик матур спектакльләр куялар, – ди Миләүшә.

Миләүшәнең барлык балаларын тигез күрүе, кызларын да абыйлары һәм энекәшләренә карата ихтирамлы мөгамәләдә тәрбияләве зур хөрмәткә лаек. Малайлар укыган коррекцион мәктәпкә дә ияртеп бара ул аларны, саф һава суларга да бергә чыгалар.

Кызларымны кечкенәдән реабилитация үзәкләренә алып бардым, күрсеннәр, белсеннәр төрле балалар барын. Кызыл Мишәгә баргач та: «Кызларың ничек? Сәлам әйт», – дип торалар. Этеп-төртеп йөрткәннәре юк, малайларга яхшы карашта алар. Олы кызым энеләрен урамга да алып чыга, бернинди оялу, читенсенү юк. Балалар арасында туганлык бездә. Энекәшнең биш баласы бар, алар да кайтып йөри, Арсланны да, Даянны да кимсеткәннәре юк. Кул биреп күрешәләр. Арслан килеп, үзенчә бармакларда нидер аңлатырга тырыша. Алар аңламаса да «әйе» дип баш селти.

Арслан белән ишарә аша аңлашабыз. Хәзер төрле кушымталар да бар инде, Интернеттан карап өйрәндек. Арсланга китаплар алып бирдем, үзенә кирәкне китаптан да күрсәтә. Әтиләре кухняда такта элеп куйды, нәрсә кирәген шунда язып күрсәтәләр. Әйтик, шоколад сорый икән, башта язып күрсәтә.

Фото: © Миләүшә Офицерованың шәхси архивыннан

«Уку гына түгел, эш тә булышадыр дип уйлыйм»

Реабилитациягә соңгы өч елда Арчага йөрибез. Миңа ошый, елына ике-өч барабыз, гомуми һәм индивидуаль дәресләр дә бар. Бөтен педагоглар балалар дип яши. Гөлнара Фирдинатовна төрле күңелле чаралар оештыра. Мастер-класска барбершопка алып барды берсендә, егетләрне чәч кисәргә өйрәттеләр. Җәй көне махсус операциядән кайткан хәрбиләр белән очраштык. Балаларга кыр кухнясын күрсәтеп, бронежилетлар кидереп, уеннар да үткәрделәр.

Арслан рәсем ярый, конструкторлар җыя. Әтисе белән иске сотовый телефоннарны сүтеп-җыеп, шулар белән мәш килеп утыралар. Ул телефон эшләп китсә, бөтенләй сөенә инде. Ә Даян бассейнга йөри, тимераякта шуарга ярата. Атнасына бер Теләчегә боз сараена алып китә инде безне. Невролог Даянда алга китеш күрә. 13-15 яшьләргә яшьтәшләрен куып җитәр дигән өмет тә бар.

Мин үзем уку гына түгел, эш тә булышадыр дип уйлыйм. Гел эш кушам, ул барыбер баш миен эшләтә, дисциплинага өйрәтә. Арслан быел бакчада да хәйран эшләде. Аңа бик сөендем. Даян холкы белән акрынрак булып, үз дөньясында йөрергә яратса да, аз-маз ул да маташтыра, Аллаһка шөкер, – дип Миләүшә балаларын эш белән тәрбияләү серләрен әйтте.

«Ирем: «Борчылма, Ходай Тәгалә күтәрә торганнарга гына бирә», – диде»

Әгәр 26 яшьлек яшь ана табиблар сүзенә колак салып, алты айлык авыру баласыннан баш тарткан булса, намусы борчып, тыныч күңел белән яши дә алмас иде, мөгаен. Газизен калдырып чыгамы соң?! Юк, юк, ире белән икесе дә сабыйны җитлектереп өйгә алып кайтырга карар кылалар.

Арслан алты айлык булып тугач, миңа роддомда, баланы калдырып китегез, 100 процент инвалид, ник интегәсең, диделәр. Юк, калдырмыйм, дидем. Иремә шалтыраттым, аңа рәхмәт. «Нинди сүз ул, безнеке бит ул, алып чыгып китәбез», – диде. 770 грамм булып туган иде, чыкканда, 2100 грамм булды. Бик кечкенә, кагылырга да куркыныч иде.

Йөклелек чоры да авыррак булды инде. Миңа дөрес дәвалау билгеләмәделәр дип саныйм. Саклануга кереп яткан идем, уколлар кададылар да чыгардылар. Чыккач УЗИга барсам, ун көн эчендә аналык муентыгы кыскарып беткән, теләсә кайсы көнне табачаксың, дип чыгарды. Шуңа аптырыйм: нигә я УЗИ ясаучы, я гинеколог, тиз генә ашыгыч ярдәм чакырт та, роддомга кереп ят, дип киңәш бирмәгәндер. Мин инде үземчә өйдә яткан булдым, барыбер бер атнадан туды.

Аннары өч айдан артык Казанда 1нче балалар хастаханәсендә яттык. Табиблар да, шәфкать туташлары да бик әйбәт иде. Алар ягыннан терәк зур булды. Алар көн дә килеп, «нәрсәгә инде ул» дип торсалар, барыбер күңелгә кереп кала бит инде. Алай дип әйтүче булмады, киресенчә, «булыр әле, кызлар, борчылмагыз, менә дигән бит» дип тордылар. Аларга рәхмәт.

Иремнән зур терәк тойдым. «Борчылма, Ходай Тәгалә күтәрә торганнарга гына бирә», – диде. Әти-әни, абыем белән энем дә бик булыштылар. Кышын ирем көннәр буе эштә. Поликлиникага коляска белән бара алмыйм, дип зарланган идем, энем шул ук көнне яңа чана алып килде.

Фото: © Миләүшә Офицерованың шәхси архивыннан

«Оливия тугач кына үземә Арслан белән никадәр авыр булганын аңладым»

Оливия тугач кына мин сәламәт һәм авыру бала арасы җир белән күк арасы кебек булуына төшендем. Сәламәт бала тыныч, көн дә табиб юлында йөрергә кирәкми, аена бер барасың да, бетте. Шунда гына үземә Арслан белән никадәр авыр булганын аңладым.

Аннары Даянга да диагноз куйгач, куллар төште инде. Берәү генә булса, ярар, ничек тә күтәрербез, дисең, Даян да шулай булгач, мораль яктан бик авыр булды. Алты айлык булып тугач, проблемалар буласын алдан аңладым, аңа әзер идем. Ә сәламәт булып туган балага да шундый диагноз куйгач, миңа бик авыр булды.

Арсланнан кала башка балаларны җиңел күтәрдем мин, йөклелек җиңел узды. Оливияга узгач, аптырашта йөрдем инде. Көзге каршына басып: «Балам, үзең нык булсаң гына туа аласың, мин саклануларга кереп ята алмыйм, абыеңны карыйсы бар», – дип сөйләшеп торганымны һаман хәтерлим, – дип хатирәләрен яңартты Миләүшә.

«Кызларга да «абый-энеләрегез сезгә кала, ташламассыз» дигәч, әле аңлап бетермәсәләр дә, «юк, ташламыйбыз» диләр»

Бүген Денис Офицеров ике эш урынында эшләп, гаиләнең төп туендыручысы булып тора. Миләүшә эшләми, балалар карау, хуҗалык аның өстендә.

Иремә бик рәхмәтлемен. Мин төшенкелеккә бирелгәндә, ул рухландырып тора. Кызганыч, табибка яки реабилитация үзәгенә килгәч тә: «Ирең бармы?» – дип сорыйлар. «Ник алай сорыйсыз?» – дигәч, «Күп очракта андый балалы гаиләләрдән ирләре чыгып китә», – диләр. Бездә киресенчә, балалар авырту булганга, тавыш-гауга чыкканы юк. Ул да шулай тиеш дип кабул итә, мин дә. Бер-беребездән гаеп эзләгән юк безнең.

Даян үз гаиләсен корып җибәрә алыр, үз юлын табар дип, аңа бик өметләнәм. Ирем: «Арсланга ник өметләнмисең, әле менә дигән гаиләсе булыр», – дигәч, сөенеп куям инде мин. Өйне дә карап тотабыз, бездән соң кеше төсле яшәсеннәр дип тырышабыз. Кызларга да: «Абый-энеләрегез сезгә кала, ташламассыз», – дигәч, әле аңлап бетермәсәләр дә, «Юк, ташламыйбыз», – диләр, – ди Миләүшә.

Чыннан да, кыз туганың булу зур бәхет инде ул, Арслан белән Даянның икесенә ике бертуган кыз бала булуына сөенеп туймаслык. Авылда тору да ошый икән үзләренә. Миләүшәнең әтисе вафат булгач, әниләренә таяныч булырга берәр елга гына кайтканнар да, күңелләренә рәхәтлек иңеп, бар эшләре дә уңай гына барып, җай килеп торганга, Казанга китү фикереннән кире кайтканнар. «2015 елда кайткан идек. 11 ел авылда торабыз. Хәзер иремә дә ошый. «Казан пробкаларына барып керәсе килми», – ди, барып, күңел ачып кайтырга гына әйбәт инде», – ди Миләүшә.

Хәзерге вакытта Арслан үзе кебек ишетмәүчеләр янына барып үзен иркен хис итә алмый. Ишарәләр белән аралашуда кыенлыклар бар икән.

Башкалар Арсланга караганда тизрәк аралаша, ул аларны аңламый. Ишарә теленең бер ягы бар – бертөрле сүз берничә хәрәкәт белән аңлатыла. Ул белгәнне теге бала белмәскә мөмкин. Шул проблема бар әле. Мин бит инде профессиональ педагог түгел, бәлки, мин дөрес өйрәтмәгәнмендер. Анысын да уйлап куям. Безгә атнасына бер булса да түләүле педагог булсын иде дигән идем. Мәктәп, андый мөмкинлек юк, диде. Казанда бардыр инде алар, сертификатлы педагог таба алмыйбыз әле. Бәлки, берәрсе киңәш бирер иде, ничек дөрес шөгыльләнергә икәнен өйрәтер иде, – дип теләген җиткерде Миләүшә.

Редакциядән без дә мөрәҗәгать итәбез: әгәр дә Арслан белән шөгыльләнерлек тәҗрибәле, квалификацияле белгеч булса, Миләүшә Офицерованың телефон номеры безнең редакциядә бар. Элемтәгә чыксагыз иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар