Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт бала һәм кәләше авариядә үлгән ир: «Биш мәетне ике пакетка үзем җыйдым»

news_top_970_100
Дүрт бала һәм кәләше авариядә үлгән ир: «Биш мәетне ике пакетка үзем җыйдым»
13.мвд.рф

19 февральдә Мордовиядә Ульяновск – Саранск юлында авариядә хатын-кыз һәм 4 бала һәлак булган. Надежда исемле бу хатынның булачак ире Степан «Комсомольская правда» хәбәрчесе белән аралашкан.

Степан кәләше Надежданы, аның 3 баласын, алар белән бергә һәлак булган үзенең улын җирләгән инде. Степанның улына 8 февральдә генә 10 яшь тулган булган.

Ир-ат, авариядә гаепне Надеждага сылтап калдырырлар, дип борчыла, юлларда чокырлар булуын әйтә.

19 февральдә Надежда үзенең 3 баласы белән машинада барып, Степанның улын әбиләреннән алып кайта. Башта алар Степан эшли торган Комсомольский бистәсенә керә. «Миңа килделәр. Балалар миңа «әти» дип дәшә иде. Бездә өйдә утырып алдык, торт ашадык, мин эшкә киттем», – ди Степан.

Надежда балалар белән Саранск шәһәрен карарга бара. Бераздан алар элемтәгә чыкмый башлый. Степан нидер сизенә, хезмәт машинасына утырып чыгып китә. Ул авария булган урынга бара, ахыргача үзенекеләр белән нидер булуына ышанмый. Аннары металл өеменә ташлана.

«Мине беркем туктата алмады. Мәетләрне үзем җыйдым. 5 мәетне 2 пакетка. Надяның чылбырын тапканга кадәр ышанмадым. Аннары да ышанмадым», – ди Степан.

Авариядән соң икенче көнне юл хезмәтләре бу урында асфальтны төзәтә башлаган, дигән хәбәрләр дә бар. «Анда 2 юл хезмәте булды, юлда чокыр бар иде. Алар аны тиз-тиз ямап куйды. Авариядән соң ук. Анда техника күп булды. Начар истә калган, томан кебек, ләкин монысын тәгаен хәтерлим», – ди Степан.

Ул балаларын да, Надяны да үзе таныган. Берсен – янган зәңгәр кроссовкиена карап, икенчесен – киеме буенча. Аннары Степанга тынычландыра торган дару биргәннәр, полиция хезмәткәрләре сораштырган. Надежданың алкоголь яки наркотик кулланмадымы икәнен белешкәннәр.

«Миңа беркем дә булмавымны әйттеләр. Ничек инде беркем дә түгел? Анда минем улым бар, мин – Надяның кияве, безнең ЗАГСта гаризабыз бар», – ди Степан.

Губернатор Алексей Русских Надежданың туганнарына ярдәм итәргә кушкан.

«Нинди ярдәм? Мин моргка килдем – бөтен мәетләр идәндә ята иде. Ярдәм булмады. Психологик та, башкача да. Минем белән элемтәгә чыгучы булмады, бәлки, Надяның абыйсы белән сөйләшкәннәрдер», – ди Степан.

Ул, авария юлдагы сикертмә аркасында килеп чыккан, дип саный. «Минемчә, трамплин гаепле. Бу урында бөтен машиналар сикерә, ремонттан соң да. Минем версия – Надя узарга чыккан машина маневрны ясап бетерергә ирек бирмәгәндер. Бу – видеода күренә», – ди Степан.

Надя белән Степан 1 ел чамасы элек танышкан. Аннары бергә яши башлаганнар. Августта никахлашырга тиеш булганнар. Тик аннары матур датага – 23 мартка күчергәннәр. Балдаклар да әзер булган. Балалар Степанга «яраткан әтиебез» дип дәшә башлаган булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100