news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә дүрт бала һәм аларның анасы һәлак булган

news_top
Күрше төбәктә авариядә дүрт бала һәм аларның анасы һәлак булган
13.мвд.рф

Мордовиянең Чамзинский районында коточкыч авариядә хатын-кыз һәм аның дүрт баласы һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Узып баручы машина видеорегистраторы әлеге фаҗигане төшереп алган. Кадрлардан күренгәнчә, «Лада Ларгус» автомобиле идарәсен югалта һәм йөк машинасына барып бәрелә.

Фаҗига 19 февральдә 16.00 сәгать тирәсендә була. «Лада Ларгус» белән 36 яшьлек хатын идарә итә. Саранск-Сура-Ульяновс юлының 31 нче километрында ул алдагы машинаны узарга чыга. Ләкин берничә секунд узгач машина сул якка борыла һәм ул зур тизлектә барган килеш йөк машинасына бәрелә. Шуннан соң җиңел машина яна башлый.

Авариядә «Лада Ларгус» хуҗасы – 36 яшьлек хатын, аның 6, 10, 11 һәм 13 яшьлек балалары үлә. 
Йөк машинасының йөртүчесе имгәнә, аны хастаханәгә илтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар