Дүрт бала әнисе аяксыз калган: «Шундый каты авыртты, тирене сөяктән кубаралар диярсең»
«Өч көн алдан килгән булсаң... хәзер инде соңга калгансың» – Казанның 7нче хастаханәсендә табиблар әйткән бу сүзләр Ләйсән Мингалиева өчен аяз көнне яшен суккан күк яңгырагандыр, мөгаен. Әле күптән түгел генә төпчегеңнең 1 яшен билгеләп үтеп, аягүрә чабып йөргән җиреңнән аяксыз кал әле син!

Инде 12 еллап шикәр чиреннән интеккән Ләйсәннең 2024 елның 20 декабрендә, аяк артериясендә кискен тромбоз булу сәбәпле, бер аягын кисәләр. «Тормыш бер алдын, биш артын күрсәтә», – диләр. Менә шул «артын» күрсәткәндә, янәшәдә терәк булырдай кешеләр булу кирәк. Шөкер, Ләйсән ул яктан бәхетле. Әти-әнисе, ире, 4 улы – аңа бүген яңача яшәргә көч бирүчеләр. Бәләкәче – әле былтыр 22 ноябрьдә 1 яшен тутырган сабые Әмин – иң зур юанычы, кайгысын оныттыручы. Уллары – 26 яшьлек Булат, 25 яшьлек Азат, 16 яшьлек Айдар – олы таянычы, алар бүген өйдә әниләренә булыша.
«Я ампутация һәм аяксыз яшәү, я үлем», – диделәр
Ләйсәннең әнисе Гөлнур апаның кызы өчен үзәге өзелсә дә, бүген иң мөһиме – аның исән калуы. Ә бит ул сөйләгәннәрдән Ләйсәннең гомере кыл өстендә булган, дип әйтерлек.
Аяклары авырта, салкыная башлады. Шушы хәлләргә 2-3 ай кала терапевтка барып йөрде ул, табиб аңа анализлар бирергә кушты. Ичмасам, ашыгыч ярдәм кирәк, хәлең кискен, дип тә куркытмаган. Без бит инде табиб куркытса гына хастаханәгә барырга күнеккән. Ашыгыч, дисә, түләүлегә дә барган булыр идек. Анализларга юллама язган, анализлары да начар булмады аның.
Аннары, бик сызлангач, кабат табибка бардык. Авыртуны баса торган уколлар, дарулар язып бирде. Икенче катка күтәреп диярлек алып мендем мин аны. 3-4 көннән соң онык шалтырата: «Әби, әнигә әйтмә, аңа бик авыр, аяклары бик каты авырта», – ди. Без тизрәк аларга киттек, «ашыгыч ярдәм» чакырттык, аның инде аяклары атламас булган, үрмәләп йөри. «Кызым, ник әйтмәдең?» – дим. «Борчыйсым килмәде», – ди. «Ашыгыч ярдәм» алып китте, госпитализациядә: «Соңга калгансыз, ике аягыгызны да кисәбез», – ди табиб. «Без ышанмадык, ничек алай, шаярасызмы?» – дибез.
Шулай табиблар аякны саклап калу өчен көрәшергә тотындылар. Сул аягы азмы-күпме рәтләнде, ә уң аяк җылынмады, башта аскы өлеше салкынайды, аннары тубык, аннары тезгә менде. «Я ампутация белән яшәү, я үлем», – диделәр. Ампутациягә ризалыкка кул куйдырттылар. 5 операция ясап, тромбларын чүпләгәннәр. Беренче көнне 5 сантиметрлы тромб алдылар. Икенче көнне кызым: «Үзем санап яттым, 100 бәләкәй тромб алдылар», – ди. Наркоз урынлы гына булган. Төнгә тагын коточкыч сызлау башланган. Чираттагы операциягә ул инде гомуми наркоз сораган. Шулай 1 тәүлектә 2 операция. Инде чыгарабыз дигәндә, табиблар, УЗИга барып тикшертик әле, дигәннәр. Шунда кан тамырында 5 сантиметрлы тромб күргәннәр. Янә тиз генә операция өстәленә. Әгәр шунда кайтып киткән булсак, юлда ук киткән булыр иде кызым. Аллаһның рәхмәте булгандыр, дибез. Башка килмәгән, төшкә дә кермәгән нәрсәләр кичердек, балакаем, – дип өзгәләнеп уртаклашты Гөлнур апа, күз яшьләренә ирек биреп.
«Ул өйгә кайтты – өйдә кояш кабынды...»
Операциядән чыккач, әле дә ярый янәшәсендә психолог булганына сөенгәнен әйтте.
Наркоздан айныган чагында психолог белән бергә кердек. «Аяк белән кереп китте – аяксыз чыкты. Коточкыч бит!» Психолог тынычланырга зур этәргеч бирде аңа. Хәзер коляскада йөри, тик тора торган кеше түгел инде ул Ләйсән. Коляскада да чүпрәк тотып, көзге, тузан сөртеп йөри. Нәни баласы да булгач, гел чисталык сакларга тырыша.
Хастаханәдән чыгып, азмы-күпме хәл кергәч, күптән түгел кызын коляскада Айгөл Нәбиуллина концертына алып барганын әйтте Гөлнур апа.
Башта елады, «ник алып килдең, минем кебек беркем юк монда» ди. Аннары сәхнә артына кереп, җырлап та, елашып та алдык, күңелләрне күтәрергә тырыштык. Шулай беренче тапкыр халык арасына алып чыктым мин аны.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан
Бүген алар барысы да бәләкәч Әмингә карап юаныч таба. «Психотерапевт инде ул безнең. Һөнәрләре белән безнең юата, шуңа сөенеп яшибез», – ди Гөлнур апа.
Тормышта үкенерлек хәлләр булгалый, кызганыч. Ләйсәнне дә урап узмаган үкенеч. Баласына 2 ай чагында эндокринолог хастаханәгә ятарга киңәш тә иткән булган, югыйсә. 2 айлык нарасыен калдырып, хастаханәгә ятарга кыймаган Ләйсән.
1 яшьлек баланы карадык, 2 айлык баланы караган булыр идек әле, – дидем инде. Ул мөстәкыйль булырга омтылды шул, һәрвакыт «үзем хәл итәм» дия иде.
Хәзер үткәннәрне искә төшермибез, булган-узган инде – ул ишекне ябабыз. Хәзер алга карарга кирәк, икенче аякка күчмәсен өчен, исәнлекне сакларга, шикәрне киметергә, балалар өчен яшәргә кирәк! «Коляскада утырсаң да, караватта ятсаң да, син – әни! Синең өйдә утыруың да зур нәрсә, исән генә бул!» – дим. Ул өйгә кайтты – өйдә кояш кабынды...
Ул шулкадәр ярдәмчел үзе. Риэлтор булып эшләде, бөтен законнарны белә, бөтен туганнар өчен ул чын консультант булды, аңа бөтенесе мөрәҗәгать иттеләр. Балалары өчен дә җанын биреп яши. Ипотекага фатирлар алып бирде, ипотека да түлисе бар әле, уллары игелекле, әниләрен карыйлар, – дип сөенә Гөлнур апа.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан
Аның сүзләренчә, социаль яклау фондыннан Ләйсәнгә агач таяк рәвешендә модульле протезга 340 мең сумга сертификат бирелә, тик ул тормыш алып бару өчен уңайлы түгел икән. Заманча протез үзәгендә башка төрле уңайлы протез киңәш иткәннәр, тик алар бик кыйммәт.
Без хәзер ничек тә 4,5 млн сумлык протезга акча җыярга тырышабыз. 6 айдан куярга мөмкин икән, 20 февральдә 2 ай була. Киләсе пәнҗешәмбегә үлчәмнәр алырга чакырганнар. Беркемнең дә артык акчасы булмый, ләкин тамчыдан күл җыела, – дип өмет баглый Гөлнур апа.
«Йоклый алмый башлаган идем, әйтерсең тирене сөякләрдән кубаралар»
Ләйсән Мингалиева бүген яңача тормышка өйрәнә. Көчле рухлы булса да, күңеле тулып киткән чаклары булганын да яшермәде.
Бәләкәй балага карап юанам. Бала көн саен минем янда бит. Олылары да янәшәмдә, бик ярдәм итәләр. Алар янында гел елап булмый, үземне көчле итеп күрсәтәсе килә.
Хәзер тормышның кадерен ныграк аңлый башладым.
Беренче вакытта хастаханәдә ятканда, үзгәрермен, үземне күбрәк карап, яратып яшәрмен, дип уйлаган идем. Юк, шундый ук Ләйсән булып калганмын. Ашарга да пешерәм, өйне дә чисталыкта тотарга тырышам. 4 бала белән үзеңне генә карап булмый инде, билгеле.
Бала табу да этәргеч булгандыр, диләр, мин бит инде аны 45 яшемдә таптым, шикәр дә – бөтенесе бергә шушы хәлгә китергән. Мин бит йөкле вакытта да, бала тапкач та, инсулин гына кадый идем, кан сыекландыргыч даруларны оныттым да. Хәзер менә дарулар эчәм инде.
Авырсаң, сузмаска кирәк, табибка барырга кирәк. Алай дисәң, мин бардым бит, терапевт юлламалар, дарулар язып, 1 айдан артык йөртте. Шунда ук «ашыгыч ярдәм» чакырт та хастаханәгә ят» дисә, аяклы булган булыр идем. Кан тамырлары хирургы әйтте бит, «3 көн алдан килгән булсаң...» диде. Ә мин табибларга йөреп, бик күп вакытны югалттым. Аяк авырта дигәч, башта – травматологка, аннары – неврологка, хирургка, диде табиб. Хәзер үзенә дә әйтәм инде: «65 яшьлек табиб бит сез, тәҗрибәгез булырга тиеш, ничә ел шикәр югары булгач, аяк бик авырта, дигәч, ампутация ихтималлыгы бер дә исегездә булмадымени», – дим. Ул бит миңа соңгы тапкыр әни белән икенче катка баскычтан көчкә менеп килгәч тә, авыртуны баса торган бер уч дарулар язды. «Шикәрең югары, тизрәк «ашыгыч ярдәм» чакырт», – дип тә әйтмәде. Ә без бит инде табибка ышанабыз.
Аяклар йөрмәс булгач, йоклый алмый башлаган идем, әйтерсең тирене сөякләрдән кубаралар. Шундый каты авырту иде ул. Монда килгәндә, табиблар «инде ампутациясез булмый» диделәр. Башта ышанмадык, 4 көн кан сыекландыргычларны салдылар. Ике аяк та сизми башлаган иде, уң аяк ничек селкетсәң дә, бер бармак та селкенмәде. Дүрт операциядән соң, бишенчесенә ампутация булды. Аннары киселгән аякның өстендә тагын тромб табып, алтынчы операцияне ясадылар. Сул аякта да «көчле тромбоз» дип язылган. Анысын сакларга кирәк хәзер. Инсулин кадыйм – шикәр барыбер югары әле. Протез булса, ичмасам, аксап булса да йөрергә өмет бар. Бар нәрсә Аллаһ кулында.
Диспансеризацияне елга бер узарга дип, тиккә генә әйтмиләр икән. Балаларыңның үскәнен, гаилә корганнарын күрергә теләсәң, башта үзеңне карарга кирәк икән. Ә без бит чабабыз, авырлы килеш тә малайларның фатирларына ремонт ясап йөрдем, ул төзелеш кибетләреннән чыкмадым да инде. Тулы канлы тормыш белән яшәргә теләсәң, беренче чиратта үзең турында онытмаска кирәк, – дип киңәшләрен бирә Ләйсән.