Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дунне писпу», «шувто ине», «тукымвож» – бөтенесе дә бер мәгънәдә һәм Казанда әйтелә

Милләтләрнең үзара дус һәм тату яшәве – үрнәк билге. Казанда үткән «Древо жизни» – «Тормыш агачы» яки «Байтирәк» проекты Татарстанда халыкларның бердәмлеген тагын бер кат күрсәтте. Республикада яшәүче төп милләтләр белән «Интертат» хәбәрчесе таныштыра.

news_top_970_100
«Дунне писпу», «шувто ине», «тукымвож» – бөтенесе дә бер мәгънәдә һәм Казанда әйтелә
Салават Камалетдинов

Узган ел башланып киткән «Древо жизни» проекты Казан халкын һәм шәһәр кунакларын Татарстанда яшәүче төп милләтләрнең мәдәнияте белән таныштырды. Татар, рус, башкорт, чуваш, мордва, мари һәм удмурт милләтләренә аерым көннәр билгеләнде. Алар үз мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләрен Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында тәкъдим иттеләр. Милләтләр йолдызлыгына керәшеннәр дә кушылды.

Һәм милләтләрне берләштергән «Древо жизни» – «Тормыш агачы» проектына йомгак ясалды. «Нокта кую – оешканлыкның, бердәмлекнең бер билгесе», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Быел мәдәни традицияләр елы буларак, без узган ел комиссия белән башлаган эшне дәвам иттек. «Байтирәк»тә аерым халыкларга багышланган көннәр булды. Һәр халыкның үз традицияләре, үз мәдәнияте. Бу – эстрада түгел, ул нәкъ менә халыкчанлык, фольклор ничек сакланган, алар нәрсә белән аерылуы турында. Бүген быелга йомгак ясап, 7 халыкны бергә җыйдык. Бу – әлегә нокта. Хәзер киләчәктә дәвам итәргәме, юкмы икәнлеген уйлыйбыз. Бәлки инде шушында нокта куярга кирәктер, – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Татарлар

Татарстанда яшәүче халыкның яртысыннан күбрәген татарлар алып тора. Татарстан һәм Казан – бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татар милләтенең үзәге. Татарстанда татарлар яшәмәгән бер шәһәр, район юк.

Татарларга багышланган чара быел 2 августта үткәрелде. Йомгаклау чарасында татарларны Саба районы Шекше авылыннан килгән «Зиләйлүк» фольклор ансамбле тәкъдим итте. Чигелгән алъяпкыч, яулыклар бәйләгән апалар «Тормыш агачы» проектына багышлап махсус такмаклар да әзерләгәннәр иде.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бер күрешү – бер гомер бит,
Һәрберсе истә калсын.
«Гомер агачы» бәйрәмен
Сагынып сөйләргә калсын», – дип җырлады Шекше кызлары.

​Керәшеннәрдән Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамбле чыгыш ясады. Ансамбльнең җитәкчесе – Ләйсән Абакаева. Шунысы кызык, Ләйсән апа үзе татар булса да, керәшен егетенә кияүгә чыгып, керәшен тормышын кабул иткән. Ул аларның мәдәниятен таныту, күрсәтү өчен күп көч куя. Мәктәп балаларын керәшен фольклорына өйрәтә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Руслар

Төп милләтләр арасында икенче урында руслар тора. Соңгы җанисәп буенча руслар гомуми халыкның 39 процентын тәшкил итәләр. «Тормыш агачы» проектында рус милләтен «Красная горка» фольклор ансамбле тәкъдим итте. Ансамбль артистлары казанлыларга һәм шәһәр кунакларына рус халык җырларын җырлады.

Фото: © Салават Камалетдинов

Чувашлар: «Бездә син чуваш, син – татар, син – рус, дип аермыйлар»

Чуваш милләте Татарстанда – өченче, Россиядә бишенче урында. Чуашларның күпчелеге Чүпрәле, Буа, Аксубай, Тәтеш, Әлки, Чирмешән, Апас районнарында яши.

Хәзерге чуваш теле төрки телләр гаиләсенә карый. Чуваш теле – дөньяда юкка чыккан Болгар төркеменең бердәнбер кулланыштагы теле. 2010 елгы җанисәп буенча, чуваш телендә 1 миллионнан артык Россия гражданы сөйләшә.

Чуваш милләтен «Тормыш агачы» бәйрәмендә Чүпрәле районыннан килгән «Хельхем» халык фольклор ансамбле тәкъдим итте. Ансамбльгә районның 7 авылыннан чувашлар җыелган.

Фото: © Салават Камалетдинов

Хәзер киләчәк буын өчен җырларга тырышабыз, милли мәдәниятебезне кайтару өчен эшлибез. Без шундый әйбәт республикада яшибез. Бездә беркем беркемне аермый. Син – чуваш, син – татар, син – рус, дип аермыйлар. Без дуслыкта, татулыкта, мәхәббәттә яшибез. Чуваш кызлары татарларга чыга, татарлар чувашларга, русларга өйләнә, – ди ансамбль җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган укытучысы Людмила Сердцева.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Удмуртлар: «Безне кимсетәләр, кыерсаталар, дип әйтмәс идем»

«Милләтләр йолдызлыгы»ндагы чираттагы милләт – удмуртлар. Фин-угор төркеменә караучы халык Татарстанның Кукмара, Балтач, Әгерҗе, Баулы, Менделеевск районнарында яши. Иң күбе – Кукмара районында.

Кукмара районы Яңа Каенсар авылыннан килгән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Әхмәтов авылда «Инвожо» удмурт халык фольклор ансамблен оештырган. Ансамбль артистлары 5 авылдан җыелган. Каенсарда туып-үскән Геннадий абый «где родился, там пригодился» дигән шигарь белән яши.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бик дус яшибез. Безне кимсетәләр, кыерсаталар, дип әйтмәс идем. Мәсәлән, бездә районның мәдәният бүлеге җитәкчесе дә татар, мәдәният йорты директоры да татар, тик алар безне аермый. Киресенчә, гел ярдәм итәләр. Бәйрәмнәргә, фестивальләргә барырга кирәк булса, транспортын да бирәләр. Ә без үзебезнең милли бәйрәмнәрне, йолаларны, гореф-гадәтләрне күрсәтергә тырышабыз. Балалар онытмасын иде. «Инвожо»га хатыным белән улым да йөри, хәзер инде оныклар да үсеп килә, – ди Геннадий Әхмәтов.

Кукмара районында удмуртлар яшәүче 7 авыл җирлеге бар. Һәм һәммәсендә дә җирле удмурт коллективлары эшли.

Фото: © Салават Камалетдинов

Мордвалар: «Бөтенебез бик тату, барлык Татарстандагы кебек»

Татарстанда мордва милләтеннән булган 30 меңләп кеше яши. Аларның күбесе – Лениногорск, Бөгелмә, Тәтеш, Әгерҗе районнарының җирле халкы. Шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә дә мордва халкы гомер итә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Лениногорск районында 4 милли автономия бар – татар, рус, чуваш һәм мордва халкы районның җирле халкы булып санала. «Районда 4 автономия, 4 диаспора бар. Бөтен бәйрәмнәр бергә үтә. Нәүрүздә дә бөтен кеше катнаша, Рождествога да бөтен кеше килә. Бөтенебез бик тату, барлык Татарстандагы кебек», – ди Лениногорск шәһәре Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Наилә Чубатова.

Лениногорскта берничә мордва авылы бар. Аермалы буларак, бу районда мордваларның «эрзя» дип аталган төркеме яши. Мордва милләте шулай ук «мокша» дигәнгә дә аерыла.

Лениногорскта 35 елдан артык эшләүче «Эрзянка» мордва халык фольклор ансамбле бар. «Эрзянка» коллективы җитәкчесе Мария Шалина милли этник костюм элементлары белән таныштырды. Башка милләтләрдән аерып торган элемент – ул пулай.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Пулай – билдән түбән өлешне каплый. Ул явыз рухлардан саклый. Пулайны төрлечә бизиләр, ул кыңгыраулар белән дә була. Хатын-кыз атлап барганда, кыңгырау тавышына явыз рухлар качып бетә. Пулайның бизәлеше күбрәк, зуррак булган саен, кыз да матуррак, баерак дигәнне аңлаткан. Элек кызларны да шушы пулай буенча сайлаганнар, – дип аңлатты мордва халкы.

Фото: © Салават Камалетдинов

Марилар: «Кукмара» сүзе дә үзе дә «кук мари» – «ике мари» дигән сүздән килеп чыккан»

Марий Эл республикасының төп милләте булган марилар Татарстанда да күпләп яши. Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә, шулай ук Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга районнарында да мари халкы җирле халык булып санала.

Кукмара районында исә 800ләп мари яши. «Белмим, ничек килеп эләккәнбездер. Элек Кукмара районында гел марилар яшәгән, дип әйтәләр. «Кукмара» сүзе дә үзе дә «кук мари» – «ике мари» дигән сүздән килеп чыккан», – «Кна вел» мари халык фолькор ансамбле җитәкчесе Леонид Исхаков.

Фото: © Салават Камалетдинов

Без үз гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне онытмыйбыз. 12 июльдә Изге аланда зур табынулар үткәрдек. Без, марилар, борынгы динне саклап калган халык. Ул табигать көчләренә табынудан гыйбарәт.

Татарлар, руслар, удмуртлар белән дус-тату яшибез. Советлар Союзы вакытында алай түгел иде, хәзер бик дус без. Без татарча да сөйләшәбез, кемнәрдер удмуртча да белә. Татарлар мари телендә аралаша ала. Марилар татарларга, удмуртларга кияүгә чыга, өйләнә. Күпмилләтле төбәк бит без. Мәсәлән, безнең районда гына вьетнам, казах, украин, удмурт, татар, рус, мари халкы яши.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Татарлар башкортлар белән кошның ике канаты кебек»

Башкорт милләте белән татарларны, тугандаш халыклар, дип атыйбыз. «Без – бер милләт, ике халык», – ди Казанның Тукай урамында туып үскән башкорт Тимур Йосыпов. Ул – Казанда башкорт фольклор җыр театры «Ак тирәк»нең җитәкчесе.

Татарстанда без 7 төп милләтнең берсе дип саналабыз. Димәк, инде өйдә кебек. Шушы 7 милләт арасында безгә дә урын табылды. Үзебезнең җырларны, биюләрне күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Башкорт рухын, мәдәниятен күтәреп, биюләре, җырлары, башкорт теле белән горурланып, кешеләрне куандырып яшибез, иҗат итәбез.

Фото: © Салават Камалетдинов

Республика дәрәҗәсендә башкорт рухы, башкорт мәдәнияте яши, үсә. Татар белән башкорт – ул ике халык, бер милләт. Безне берничек тә бүлеп тә булмый. Без бер үк җырлар җырлыйбыз, бер үк аш-су өстәле, аерма зур түгел. Киләчәктә дә дус-тату итеп, кулга-кул тотынып яшәргә насыйп булсын.

Минем хәләл җефетем – татар кызы, шулай да безне дә бик хуплый, һәрвакыт булыша. Татарлар, башкортлар арасында катнаш гаиләләр бик күп. Бөек Мостай ага Кәрим әйткән: «Татарлар башкортлар белән кошның ике канаты кебек», – дип сөйләде Тимур Йосыпов.

Фото: © Салават Камалетдинов

  • «Тормыш агачы» проекты Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проект 2022 елның җәендә башланды һәм мари, удмурт, мордва, чуваш милләтләре мәдәниятләренә багышланган иде. Быел 5, 19 июль, 2 август көннәрендә башкорт, татар, рус мәдәниятләренә багышланган чаралар үтте.
  • Проектны ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе һәм Татарстан милләтләр Ассамблеясе үткәрә.
  • Проект исеме 3 дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чувашларның дини ышануларының һәм менталитетның аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул «байтирәк», башкортларда – «нәҫел ағасы», мариларда – «тукымвож», удмуртларда – «дунне писпу», мордваларда – «шувто ине», чувашларда – «пурнӑҫ йывӑҫҫи».
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100