news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дума депутаты: Дүрт көнлек эш атнасына акрынлап күчәчәкбез

news_top

Россия хезмәт базары киләчәктә 4 көнлек эш атнасына күчәргә мөмкин. Шул ук вакытта бу барлык һөнәрләр өчен дә туры килми. Мондый эш графигына күчү акрынлап кына узарга тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».

«Без бераздан мондый графикка күчәрбез, дип саныйм. Әмма бу – эволюцион, синергетик рәвештә узарга тиеш, бернинди дә регуляторика булырга тиеш түгел», – дигән Нилов ТАСС белән әңгәмәдә.

4 көнлек эш графигына күчкән очракта, россиялеләрнең кереме кимергә тиеш түгел, дип ассызыклаган депутат. Аның сүзләренчә, эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә эш көнен кыскартып булмаячак, чөнки эшнең кайбер төрләрендә бу физик яктан мөмкин түгел.

Элегрәк Дәүләт Думасы җомга көнне рәсми рәвештә кыскартылган эш көне итәргә тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар