Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дулкын диңгезгә алып кереп киткән Диананың апасы егетне гаепли: «Аны коткарып була иде»

news_top_970_100
Дулкын диңгезгә алып кереп киткән Диананың апасы егетне гаепли: «Аны коткарып була иде»

Сочида 20 яшьлек Диананы эзләү дәвам итә. Липецк өлкәсе Усмань шәһәре кызы Диана, диңгез күрер өчен, бик озаклап акча җыя һәм, ниһаять, Сочига бара. Видеодан күренгәнчә, ул дулкынлы көндә бер егет белән пляжда йөри. Яшьләр бер-берсен диңгезгә таба төртешеп, шаярышалар – диңгездә үлем көтеп торганын уйламыйлар да… Аларны шаһитлар видеога төшереп тора. Дулкыннарның берсе кызны аяктан ега. Әмма яшьләр тиз генә ярга чыгарга омтылмыйлар. Икенче дулкын инде аларны баштанаяк күмеп китә, һәм егет аны кулыннан ычкындыра. Өченче дулкыннан соң инде кыз югала, һәм аны дүртенче көн таба алмыйлар.

Диананың апасы Аника «Газете.Ru» сайтына фаҗига турында сөйләгән һәм шаһитларга дәгъва белдергән. Аңлашылганча, егетләр икәү булган. Ни өчен кыз ике егет белән, тагын кемнәрдер булганмы – Аника бу хакта белми.

«Ул дусты белән киткән иде. Иртәнге дүрттә алар пляжга йөрергә чыккан. Диана һәм ике егет була – берсе Усманьнан Андрей, икенчесе – Денис, алар моңа кадәр таныш булганмы, анда танышканмы – белмим. Ул суга тезләнеп торганда, бер шаһит та аны коткарырга килми. Андрей әйтүенчә, ул коткаручыларны эзләп чапкан, әмма аны бит ярга өстерәп алып чыгып була иде! Кешеләр карап тора, телефонга төшерәләр, бөтенесе күрә, берсе дә булышмый. Бу бит яр буенда булган хәл», – ди ул.

Аника фикеренчә, Диана белән барган егет гаепли. «Ул диңгездә беренче тапкыр һәм күп әйберне белми. Суда Денис иде. Диана батуга, Андрей Сочидан китеп барган. Диананың әйберләрен алып кайтырмын, дигән. Ике егет тә гаепле, алар мөмкинлек булганда булышмаган! Аннары, давыл булганда, диңгезгә якын килергә ярамый. Диана диңгездә беренче тапкыр, аңа 20 яшь, ул күп әйберне аңламый. Андрейга 31-32 яшь, ул, куркыныч икәнен белеп, диңгезгә якын килмәскә кушарга тиеш иде», – ди ул.

Аника әйтүенчә, давыл булуга карамастан, пляж ачык булган. Коткаручылар тиз генә эзләргә тотынмаганнар, полиция Диананың югалуы турында гаризаны тиз генә алмаган.

«Пляж ачык, коткаручылар да, коткару әйләнәләре дә юк. Коткаручылар эзләми, ә полиция, югалу турындагы гаризаны бары тик туганнарыннан гына алабыз, ди. Ә туганнары Липецкида! Без көн бу полициягә шалтыраттык. Алар эшне дә алмадылар. Хастаханәләргә кеше югалу турында фотоны да җибәрмәделәр», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100