Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочида диңгез ярында йөргән яшьләрне дулкын алып кереп киткән: кыз югалган, егет котылган

news_top_970_100
Сочида диңгез ярында йөргән яшьләрне дулкын алып кереп киткән: кыз югалган, егет котылган
Видеодан скриншот

Сочида «Ривьера» пляжында йөргән яшьләрне дулкын диңгезгә алып кереп киткән. 20 яшьлек кызны таба алмыйлар, егет котылып калган.

Липецкидан килгән яшьләр котырынган диңгез ярында аякларын чылатып йөргән. Видеодан күренгәнчә, бервакыт кыз ярга борылмакчы була, егет аны дулкыннарга таба этәрә. Аннары кыз үзе егетне дулкыннарга якынрак барырга тарта.

Зур дулкын аларны аяктан ега, аннан соң килгәне икесен аера – егет ярга якынрак кала. Өченче дулкыннан соң инде кыз бөтенләй күренми. Егет аны тапмакчы булып бәргәләнә, әмма инде кыз бүтән чыкмый. Парны күргән кешеләр дә алар янына килгән, әмма булыша алмаган.

«Без өметләнеп көтәбез. Алар дуслары белән киткәннәр иде. Ялга барыр өчен акчаны озак җыйдылар, бөтен булган тиеннәрен берләштереп киттеләр», – дип сөйләгән кызның танышлары «Комсомольская правда»га.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 июнь 2024
    Исемсез
    Спасатели гдееее
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100