Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дубайда авыручылар күп» — Артур Mauzer һәм Лия Шәмсина кабат Татарстанга кайта

«Берничә көн элек бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 3950гә җитте», — дип яза Артур.

news_top_970_100
«Дубайда авыручылар күп» — Артур Mauzer һәм Лия Шәмсина кабат Татарстанга кайта
https://www.instagram.com/liya_shamsina/

Музыкант Артур Mauzer һәм аның хатыны, җырчы Лия Шәмсинаның Дубайга күченүләре турында язган идек. Гарәп Әмирлекләрендә коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, яңа чикләүләр кертелде. Шуңа яшьләр кире Татарстанга кайтырга булган. Бу хакта Артур үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Туган якларыбызга Рамазан ае башлангач кына кайтырга ниятләгән идек. Иртәрәк очарга туры килә. Ширбәт аебыз искиткеч үтте, эшләдек, ял иттек, вакытыбызны файдалы уздырдык. Контрактлар төзелде, ләкин авыручылар саны көннән-көн арта. Күңел ачу чаралары һәм артистларга концертлар кую тыелды. Чикләүләр катгыйлана, актив рәвештә вакцинация ясау алып барыла. Бу - өч айга якын дәвам итәчәк, дигән сүзләр йөри. Студиябез Чаллыга күчә. Әлегә иҗат белән Татарстанда шөгыльләнәчәкбез. Шулай ук мастер-класслар һәм саксофонга өйрәтү дәресләре бирү планлаштырыла. Рамазан ае тәмамланганчы, без Татарстанда булабыз», — дип яза артист.

Артур авыручыларның бик күп булуын комментарийларда тагын бер кат искәртә. «2020 елның май аенда коронавирус таралуның пигы дип тәүлегенә 700 авыру ачыкланган очракны атадылар. Ул вакытта комендант сәгате игълан ителде, чикләр ябылды. Берничә көн элек бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 3950гә җитте. Хәзер дә барлык оешмаларны ябарга телиләр, ләкин туристлык сезонының иң кызган чорында андый чикләүләр кертү илнең икътисадына көчле һөҗүм булачак», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100