news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дубайга күченгән Мамадыш кызы, блогер Илүсә Фәләхова әнисенә бәрәңге җибәрергә вәгъдә итә

news_top
Дубайга күченгән Мамадыш кызы, блогер Илүсә Фәләхова әнисенә бәрәңге җибәрергә вәгъдә итә
Илүсә Фәләхованың социаль челтәрдәге битеннән

Дубайга күченеп киткән Мамадыш районы Олыяз авылы кызы, блогер Илүсә Фәләхова авылдан күңелсез хәбәр алган.

«Бүген төнлә салкын булган. Әнинең бөтен яшелчәсен кырау суккан. Бөтен яшелчә беткән. Әни, һәр нәрсәнең уңай ягы бар. Борчылма, мин сиңа Дубай бәрәңгесен җибәрәм.

Юк, мин шатланмыйм. Әмма мин берничә ел инде, азрак утыртыгыз, дип әйтәм. Үзләренә җитсен дә бетсен. Юк… Бездә 500 кеше яшәгән кебек утырталар. Аннары көне буе суган белән бәрәңге генә ашыйлар.

Мин аларны үзебез күченгәннән бирле чакырам. Безнең янга Дубайга килмәс өчен сәбәпләрнең берсе ул – бакча. Аннары – кибет (Илүсәнең әти-әнисе авылда кибет тота). Ә аннары тагын бер кочак сәбәп...» – дип язган блогер авыл кешенең «кайгы»сына әллә ни исе китмичә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 июнь 2023
    Исемсез
    Кырау - заморозки була.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар