Бөтен дөньяны шаулатып Дубайга күченгән ирле-хатынлы блогерлар Илүсә белән Рушан Казанга кайткан. «Шок контент! Без Казанда», – дип, яңа видео урнаштырган алар сәхифәләренә. Блогерларның Казанга бөтенләйгәме, әллә инде кунакка гына кайтканмы икәнлекләре билгеле түгел. Яшь пар әле бүген генә, Илүсәнең әти-әниләренең туган көненә сюрприз ясап кайтып төшкән.
Туган көннәрен бер кафеда туганнары белән җыелышып бәйрәм итүче әти-әниләренә блогерлар башта видео аша котлау юллыйлар. Берзаман видео ярты юлда тукталып кала һәм залга Илүсә белән Раушан үзләре килеп керә.
Илүсәне 4 ай буе күрмәгән әти-әнисе шатлык күз яшьләрен тыеп тора алмый.
«Әти-әниләр белән 4 ай күрешмәдек. Әле 22се көнне үк Казанга кайтырга тиеш идек. Китеп булмады. Билетлар да алынган иде. Кайта алмавыбызга мин бик күп еладым. Ниһаять, әти-әниләрем һәм туганнарым белән күптән көтелгән очрашу», – дип язган Илүсә үзе дә.