Дубайдан кайта алмаучы туристлар: «Кунакханәгә урнаштырдылар, ризык белән тәэмин итәләр»
Якын Көнчыгыштагы кискенләшкән вазгыятьнең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә йогынтысы зур булды, аеруча туристлык тармагы зур зыян күрде. Хәзерге вакытта рейслар чикләнү сәбәпле Россия туристлары өйгә кайта алмый. «Интертат» чит җирдә калган туристлар һәм анда яшәүчеләрнең хәлен белеште.
28 февраль көнне Израиль һәм АКШ Иранга каршы уртак хәрби операция башлады. Иран исә Израильгә, шулай ук АКШның Якын Көнчыгыш илләрендәге хәрби базаларына һөҗүм ясады. Әлеге хәрби конфликт тәэсирендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең туристлык тармагы зур зыян күрде. Иран ракета һәм пилотсыз очкычлар белән Дубай һәм Абу-Дабидагы берничә объект, шул исәптән халыкара аэропортка да зыян салды. Шул сәбәпле, бик күп рейслар гамәлдән чыгарылды. Инде яллары ахырына якынлашса да, бүгенге көндә меңләгән Россия туристлары өйләренә кайта алмый.
Россия туроператорлар ассоциациясе мәгълүматлары нигезендә, Гарәп Әмирлекләрендә 50 меңгә якын Россия туристы булырга мөмкин. Шулай ук Гарәп Әмирлекләре аша Мальдив, Сейшел утраулары, Шри-Ланкада ял итүче туристларның да өйгә кайту мәсьәләсендә зур кыенлыклары бар.
Алай да, Россия туристларын илгә чыгару белән бәйле вазгыять әкренләп тотрыкланырга охшап тора. Гарәп Әмирлекләренең авиация хакимияте планнан тыш рейслар уздырырга рөхсәт итте. Бүген иртән Казанга Дубайдан беренче самолет кайтты. Ләкин Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Казанга 0:50 һәм 4:25 сәгатьтә килергә тиешле башка ике рейс гамәлдән чыгарылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Интернетны ачып укыгач кына, нинди тавышлар икәнен аңладык»
Хезмәттәшебез, «Күңел» радиосы алып баручысы Алена Фазылова да тормыш иптәше белән Дубайда булган, Яллары тәмамлануга карамастан, аларны кичә башка кунакханәгә күчергәннәр һәм кайнар аш белән тәэмин иткәннәр.
«Без ирем белән Дубайга 24 февраль көнне килгән идек. Кичә өйгә кайтып китәргә тиеш булсак та, безгә очышлар булмаячагын хәбәр иттеләр. Үзебез яшәгән кунакханәдән башкасына күчерделәр. Тоткарланган көннәрдә биредә яшәү туроператор хисабына булачак.
Беренче өч көндә шәһәрнең матурлыгына сокланып йөрергә җитештек. Монда килгәнебезгә бик сөендек. Ә менә ялыбызның дүртенче көнендә, сәгать икеләр тирәсендә көчле шартлау тавышлары ишетелде. Интернетны ачып укыгач кына, моның нинди тавышлар икәнлеген аңладык. Бу вакытта диңгездә су керә идек, без дә, башкалар да паникага бирелмәдек. Кич, кунакханәгә кайткач та, төнлә дә шартлаган тавышлар ишетелде. Бездән ерак түгел урнашкан бинада янгын чыкты, кара төтен күренде. Нинди бина икәнен белмим, ләкин ул бик озак янды.
Фото: © Алена Фазылованың шәхси архивыннан
Икенче көнне инде барысы да җайлангандыр, дип уйлаган идек. Ләкин иртәнге ашка барганда, пилотсыз очкычларны бәреп төшерделәр. Нык көчле шартлау тавышлары ишетелде, һавада өч ак тап күренде. Бу юлы без дә, калган туристлар да куркып калдык. Ул көнне хәрби самолетлар тавышын ишетеп тордык, - дип сөйли андагы хәлләрне Алена.
Алена Фазылова сүзләренчә, туроператор аларга борчылмаска кушкан.
Без хәзер башка Казанга кайтучы туристлар белән бер кунакханәдә. Шартлар яхшы, иртәнге, кичке һәм төшке ашлар белән тәэмин итәләр. Ләкин әлегә очышлар буенча мәгълүмат бирүче юк. Кайту мәсьәләсе борчып тора, аның хәл ителүен көтәбез. Монда яшәүчеләр үзләре бик тыныч. Борчылуларын күрсәтмиләр генәме икән? Ә туристлар арасында бары тик бер тема – ничек өйгә кайтып җитәргә, калган очракта кайда торырга? Үзебез дә төрле вариантлар уйладык. Ирем, хәтта, машина сатып алып кайту турында да уйлап карады. Шулай да, туроператор белән сөйләшеп алгач тынычландык, көтәргә булдык.
Без ялдан бик канәгать булдык, экскурсияләргә барырга да җитештек. Ләкин мондый хәлдә калырбыз дип уйламаган идек. Нишләтәсең, дөньясы шул, хәзер бер җирдә дә тыныч түгел. Барыбызга да туган якларыбызга исән-имин кайтып җитәргә насыйп булсын, - дигән теләкләрен белдерде әңгәмәдәшем.
«Биредә тормыш үз ритмында дәвам итә»
«Интертат» хәзерге вакытта гаиләсе белән Дубайда яшәүче жырчы Илназ Сафиуллин белән дә элемтәгә керде. Җырчы туристларны куркуга бирелмәскә һәм интернет киңлекләрендә таралган, вакыты белән артык күпертелгән мәгълүматларга ышанмаска өндәде. Ул «Интертат» өчен аерым видео яздырып җибәрде.
«Бүгенге көндә илдәге вазгыять инде җайлашып килә. Кичә Россия туристларын кире кайтару өчен рейслар оештырылды. Әкренләп, барысы да исән-имин туган якларыбызга кайтып җитәрләр, дип уйлыйм.
Үзебезгә килгәндә, безнең барысы да яхшы. Милләттәшләребез белән гел элемтәдә, бер-беребезгә ярдәм итешеп торабыз. Безнең үзара аралашу өчен аерым төркемнәребез дә бар. Интернет эшли, бөтен җирләр дә ачык, кибетләрдә азык-төлек җитәрлек. Өйгә китереп бирү хезмәтләре дә яхшы эшли, - диде ул.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Җырчы Гарәп Әмирлекләрендәге вазгыять буенча мәгълүматны бары тик ышанычлы чыганаклар һәм анда яшәүчеләр аша белешергә киңәш итә.
«Хәзерге заманда «хайп» дигән әйбер бик киң таралган. Шуңа күрә дөреслекне биредә яшәүчеләрнең үзләре аша белешергә тырышыгыз. Куркыныч юк, һәр шәһәр үз ритмы белән яши, кешеләр эшкә йөри. Дөрес, балаларны 3-4 көнгә дистанцион укуга күчерделәр.
Биредә яшәүчеләргә килгәндә, куркып калучылар да, барысына да юмор аша караучылар да бар. Күпләр борчылудан берни дә үзгәрмәячәген, моннан файда булмаганны аңлый. Шуңа күрә тормыш үз ритмында дәвам итә. Дубайда бик зур төзелешләр бара. Хәтта, шушы куркыныч хәбәрләр булган якшәмбе көнендә дә, төзелеш, краннар бертуктамый эшләде, - ди ул.
Илназ Сафиуллин үзенең сторислары аша өйгә кайта алмаучы милләттәшләребезгә ярдәм тәкъдим иткән иде. Аның сүзләренчә, социаль челтәрләр аша хат юллаган туристлар булган.
«Нәрсәне дә булса белешү һәм акча мәсьәләсе буенча элемтәгә керделәр. Кунакханәләр, мөмкинлекләреннән чыгып, туристларның яшәү срокларын озайта, аларны азык-төлек белән тәэмин итә.
Монда барлык куркынычсызлык чаралары булдырылган. Дубай шәһәренә 40-50 ел. Шушы кыска вакыт эчендә нинди дәрәҗәгә күтәрелгән шәһәр, әлбәттә инде, куркынычсызлыкны саклау чараларына да хәйран акчалар сарыф итә. Шуңа күрә, бүгенге көндә, шәхсән минем өчен, Дубай шәһәре дөньядагы иң көчле һәм куркынычсыз шәһәрләрнең берсе. Күпләр минем белән бәхәсәләшә ала, ләкин үз фикеремдә калам. Ватаныбыз Татарстан, Казанны, шулай ук хәзер урнашкан урыныбыз Дубайны бик яратабыз.
Монда калган милләттәшләремә тыныч булырга һәм паникага бирелмәскә киңәш итәм. Бүген, бәлки, Дубай аэропорты да эшләп китәр. Әкренләп туристларны кире кайтару өчен рейслар булдырылачак, мин моңа шикләнмим дә.
Үзем гаиләм белән, бала дистанцион укуда булудан файдаланып, Фуджейра Әмирлегенә килдек. Моңа кадәр биредә булганыбыз юк иде. Иртәгә кире Дубайга кузгалабыз», - дип сөйләде ул «Интертат»ка.
Шулай ук, саксофончы һәм эшкуар Артур Гыйниятуллин (Arthur Mauzer) «Татар-информ» агентлыгына Якын Көнчыгыштагы кискенләшкән вазгыять һәм аның Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге тормышка йогынтысы турында сөйләде. Артур сүзләренчә, Әмирлекләрне күпләр куркынычсызлык үрнәге дип кабул итсә дә, соңгы вакыйгалар инвесторларны куркытырга һәм ил икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин.