Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ДЦПлы нәни Сәйдәнең әнисе Илнара Галиуллина: «Балагыз реанимациядә дип шалтыраттылар»

Үзе дә өченче төркем инвалид булган Илнара Галиуллинаны язмыш төрле яклап сыный. Ире үлеп китә, ДЦП диагнозлы кызын кочаклап, 25 яшендә берүзе кала. Ә нәни Сәйдәгә Чиләбедә тернәкләнү узар өчен сигез йөз меңнән артык акча кирәк.

news_top_970_100
ДЦПлы нәни Сәйдәнең әнисе Илнара Галиуллина: «Балагыз реанимациядә дип шалтыраттылар»
@sos.saida.galiullina

Аллаһ Тәгалә адәм баласына нинди генә сынаулар бирми. Теге яктан да төртеп карый усал язмыш, бу яктан да кирәген бирә. Фәнис Яруллин язганча, җилкәннәр җилдә сынала шул.

Актаныш районы Такталачык авылы кызы Илнара Галиуллинаның тормышында да, 26 яшен генә тутырып килүгә карамастан, нинди хәлләр генә булмаган. Үзе дә өченче төркем инвалид булган кызны сабые Сәйдә белән сыный язмыш. Җитлекмичә туган Сәйдәгә ДЦП, «смешанный тетрапарез с гиперкинетическим компонентом, грубая задержка психо-маторного развития» дигән диагнозлар куялар.

Авырлы вакытта бернинди дә тайпылышлар булмый, УЗИда куркыныч нәрсә күрсәтми. Барлык сынаулар да балалар табу йортында башлана.  

— 36 нчы атнада кесарево белән туды ул. Биш сәгатьтән «балагыз реанимациядә» дип шалтыраттылар. Гипоксия, ягъни кислород җитмичә, аннары башына кан савып, егерме бер көн буе реанимациядә ятты. Аннары бер атна ОПНда (яңа туган, яки җитлекмичә туган балалар патологиясе бүлеге — ТИ) булдык та, бераз хәлләнеп чыгып киттек. Анда да «әйбәт» дип язып чыгарып җибәрделәр, артык игътибар итмәделәр.

Өч аенда да башын тотмады. Шуннан соң үзебез массажларга йөртә башладык. Бер яшендә генә инвалидлык төркеме бирделәр. Социаль яклау бүлегеннән хастаханәләргә, реабилитация үзәкләренә юлламалар бирә башладылар. Тик ул бушлай курслар бер атналык кына шул. Ә безгә зур, төптән эшли торган курслар кирәк алга китеш булсын өчен, — дип сөйләде Илнара. 

«Үзен үзе карый алсын иде»

Шуңа өстәп, Сәйдәгә 11 ай булганда әтиләре япь-яшь килеш якты дөньядан китеп бара. Берүзе калган Илнара кызы Сәйдә белән Такталачык авылындагы туган йортына — әнисе янына кайта. Ике яшьлек Сәйдәне аякка бастыру өчен алар бөтен көчләрен куя. Реабилитация үзәкләре, хастаханә юлларын да бик күп тапкырлар таптарга туры килә. Кызының төннәр буе сызланып, елап чыкканын әни кеше ничек күтәрә алсын ди инде.

— Йокламыйча чыккан төннәр күп. Авыр күнегүләр, дарулар алсак, әйләнгәләп, елап кына да чыга. Сәйдәнең үз теләге бар. Әйткән һәрбер сүзне ишетә аңлый ул, күрсәтә. Күзләре белән аңлатып бирә. Алла боерса, алдырып китәр әле дип өметләнәм, — ди ул.

Илнара бирешә торганнардан түгел. Ирен югалтып, инвалид бала белән калса да, күңел төшенкелегенә бирерлергә вакыты да, теләге дә юк аның. Бары тик сабыен аякка бастырасы килә. «Үзен үзе карый алсын иде», — дип тели ул.

— Диагноз куйганчы ук аңлап килдем. «Башын тотмый, икенче төрле бу бала» — дип шикләндем. Әни дә: «Бу бала йомшаграк бит, башка балалардан аерыла», — дип башта ук игътибар итте. Шуңа күрә баштан ук белеп, сизеп килгәч, бик кайгыга салышмадым. Ничек тә яшәргә, ничек тә аякка бастырырга кирәк дип, үземдә җаваплылык тойдым. Үзен үзе карый алса, әйбәт булыр иде, — ди Илнара.

Дәвалану курсы — 844 мең

Күптән түгел генә алар Чиләбедәге реабилитация үзәгеннән кайтканнар. Алга таба да ул үзәктә дүрт курслык дәвалану алу өчен 844 400 сум күләмендә акча җыярга кирәк аларга. «Вакытында йөреп, дәвалау курслары үтеп, андый балаларны аякка бастырып була», — дип өметләнеп торган ана кеше өчен бу кечкенә сумма түгел.

— Кешедән алай еш соравы да авыр, кыен да. Фондлар да ДЦПы диагнозы булган балаларны бик алмыйлар, күбрәк тиз арада операция кирәк булган балаларны алалар. Ай саен акча җыймас өчен, еллык сбор сорап алдым, 844 меңгә счет ачтылар. Шул Чиләбе реабилитация үзәкләренә ышанып торам инде. Үзгәрешләр белән кайтучы балалар бик күп бит, — ди ул.

Сәйдәдә дә алга китешләр күзәтелә икән.

— Хәзер әзрәк «мөкәйләп» ятабыз инде, Аллага шөкер. Узган елгы куллары артка каерылып торган бала белән быелгы бала бөтенләй икенче. Гыйнвар-февральдә барасында тез белән дә «мөкәйләргә» өйрәтәбез диделәр. Булдыра алганча өйдә әни белән дә шөгыльләнәбез. Массажлар ясый, күнекмәләр эшләтә. Үзем дә тырышам инде. Өйдә дә шөгыльләнмичә булмый бит. Табиблар да тулысынча тернәкләнә алачаклар дип әйтә. Шул сүзгә бик тә ышанып, бик тә өметләнеп торам. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, — дип сөйләде Илнара.

Берүзе шушы авыр йөкне тартып барырга мәҗбүр булган Илнара күңел төшенкелегенә бирелми. Ярдәм итүчеләргә дә кат-кат рәхмәтләрен белдерде ул. «Туганнарыма, авылдашлар, инстаграм аша мине табып, ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт», — диде. Аллаһы Тәгалә беребезне дә балалар белән сынамасын иде. Мондый авырлык алдында калган кешеләгә исә сабырлыкны да, түземлелекне дә өеп бирсен!

Нәни Сәйдәгә ярдәм итү өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы — 5469 6200 1738 4163

Ак барс банк картасы — 2200 5301 5738 1922

Карталар 89600652466 телефон номерына да беркетелгән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100