Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ДЦП белән авыручы 4 яшьлек Ринальнең әнисе Гөлсия ханым: «Безнең балалар кемнәрдер өчен бизнес кына»

Кызганыч, авыру балалар саны көннән-көн арта. Әти-әнинең йөрәге түзсен генә. Бөтен мәгълүмати мәйданнарда адым саен дәвалану өчен акча җыю бара. Газиз балаcын туу белән кемнең гүргә кертәсе килсен?.. Казанда яшәүче Щукиннар гаиләсе дә җитлекмичә туган уллары Ринальне аякка бастыру өчен бөтен көчен куя. 

news_top_970_100
ДЦП белән авыручы 4 яшьлек Ринальнең әнисе Гөлсия ханым: «Безнең балалар кемнәрдер өчен бизнес кына»
Гөлсия ханымга шалтыратканда алар инде Бельгиядән кайтканнар иде. «Бүген иртәнге дүрттә кайтып кына җиттек әле», – диде ул. Риналь Щукиннарның бердәнбер балалары. Гөлсия ханым хәзер аның белән өйдә утыра. Тик үзе әйтмешли, өйдә утырганнары юк, реабилитация үзәкләренең берсеннән икенчесенә йөриләр икән.


- Гөлсия ханым, Риналь туганда ук шушы диагноз белән тудымы?

- Риналь җитлекмичә, җиде айдан туды. Бала табу йортына килгәч аны ике тәүлек таптыртмадылар. Вакыты җитмәгән, бәлки үтеп китәр диделәр. Тик тапмыйча булмый иде инде. Риналь 1880 грамм булып туды. Туу белән аны реанимациягә салдылар, бер тәүлеккә ИВЛ аппаратына тоташтырдылар. Башта бу диагнозны куймадылар, нормаль бала диделәр. Өч айдан соң мин шикләнә башладым, чөнки ул әйләнә дә белми иде. Табибларга мөрәҗәгать иттем, тик авыру турында сүз кузгатмадылар. Дәвалану курсы алдык, төрле дарулар эчтек. Бер яшь дигәндә Казан табиблары ДЦП диагнозын куйдылар. Медицина телендә ул «перинатальная патология головного мозга в форме спастического тетрапареза» дип атала. Шул ДЦПның бер төре.

- Димәк, табиблар ялгышкан?

- Алар йөкне саклап калып була дип уйлады, тик ялгыштылар. Чөнки шул ике тәүлек эчендә балада гипоксия башланган була, ягъни аңа һава җитми башлый. Миңа әйткәннәр иде: әгәр гипоксия була икән, баланың йә күз күреме, йә сөйләме, йә хәрәкәтләнүе начар булачак диделәр. Вакытында таптырган булсалар, ул әллә кайчан йөгереп йөрер иде. Җиде айдан туган балалар әз мени? Ринальнең хәрәкәтләнү белән проблема булды. Аның башы бик әйбәт эшли, әйткән әйберне аңлый ул. Хәзер инде сүзләр дә әйтә башлады. Бу диагноз кул һәм аякларның хәрәкәтләнүендә дефект бар дигәнне аңлата, тик Ринальнең хәзер куллары да әйбәт эшли башлады, Аллага Шөкер, дәвалануның файдасы тия.

- Кайларда дәваланасыз?

- Без бик күп җирдә булабыз. Кул кушырып утырган юк. Әйтүемчә, кечкенә чагында Казанның күп кенә хастаханәләрендә ятып чыктык. Аннары Казанда урнашкан «Первый шаг» дигән кытай медицинасы үзәгенә йөрдек. Параллель рәвештә ЛФК белән шөгыльләнде, массаж ясаттык. Аннары өч тапкыр Чехиягә бардык. Нәкъ менә Чехиядән әйләнергә өйрәнеп кайттык.

Еш кына Пензага барабыз. Әле менә бүген иртәнге 4тә Бельгиядән кайтып төштек, дүрт курслы дәвалану үттек. Аннан мактап кайтардылар. Анда 80 яшьлек бик тә тәҗрибәле табиб бар. Аның курсын үтеп бетерәсе килә. Чөнки нәтиҗәсе бар. Менә ул мактады да инде, бу баланы дәваларга кирәк, аякка бастырырга өмет бар диде.

Хәзер гыйнварда Польшага Варшава шәһәренә барырга җыенабыз. Әйтәм бит, безнең өйдә утырган юк. Курслар берсе артыннан берсе булып тора, һәрберсенә барырга тырышабыз.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сделайте что-то хорошее - люди последуют вашему примеру. SOS!!! ПОЖАЛУЙСТА НЕ ПРОЙДИТЕ МИМО БЕДЫ!!!ДОБРЫЕ СЕРДЦА,ОТЗОВИТЕСЬ!!!ЗДЕСЬ ОЧЕНЬ НУЖНА ПОМОЩЬ!!ПОМОГИТЕ ПОЖАЛУЙСТА РИНАЛЮ!!! !ПРОСИМ МАКСИМАЛЬНЫЙ ПЕРЕПОСТ! Жмите мне нравится и рассказать друзьям Щукин Риналь 19.06.15 г. г.Казань. Диагноз: Перинатальная патология ЦНС, форме спастического тетрапареза. Планируется 1 курс реабилитации в Центре интенсивной терапии "OLINEK", г.Варшава, Польша с 12 января по 31 января . Сумма сбора 394 900 руб . САМЫЙ ПРОСТОЙ СПОСОБ ПОМОЧЬ РИНАЛЮ: Карта Сбербанка 4276 1609 1192 6740 на имя Щукина Гульсия. Яндекс кошелек 410014041477526 Мегафон -89270377937 #помощьказань #благотворительность #блогер #детицветыжизни #дети #помогатьлегко #поможемвсеммиром #помощьмосква #дом2 #добраяказань #добряки #дцпнеприговор #деньги #друзья #дружба #волонтерыказань #взаимныелайки #вожиданиичуда #взаимнаяподписка #лайкивзаимно #ангел #татарэстрадасы #татарстан #щукинриналь

Публикация от ГРУППА ПОМОЩИ РИНАЛЯ .. (@gulsiiashchukina)


- Дәвалану үзәкләренә бару өчен бик күп акчалар кирәк. Халык ярдәм итәме?

- Башта инде әти-әни, туганнар булышты. Аннары «Вконтакте» челтәрендә төркем ачып җибәрдем. Халык ярдәм итә, картага акча килеп тора, Аллага Шөкер. Берничә дәвалану курсын сәламәтлек министрлыгы да түләде. Шул төркемдә хисап алып барам. Ничек булган, ничек узган, нәрсә ничә сум торган – барысын да төшереп, төркемгә урнаштырып барам. Халык белеп торсын өчен. Хәзер, Аллага Шөкер, алга китү сизелә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сколько в этом мире особых детей? Детей- трудяжек, которые знают цену каждому новому умению... Чье будущее зависит от постоянных реабилитаций, а настоящее- сплошная череда больниц или реацентров... Сколько на свете семей, в которых знают цену жизни… не моральную, не духовную, а цену в рублях, долларах, евро… Сколько в мире добрых людей? Настоящих людей, которые не смогут пройти мимо, чтобы не нарушать спокойное течение своей жизни, готовых прийти на помощь совершенно незнакомому ребенку… Людей, которые смогут подарить НАДЕЖДУ, ШАНС, ЖИЗНЬ… Сбор на реабилитацию для Риналя продолжается... Медленно, но уверенно, мы движемся к закрытию... ЧУДО может случится в любой момент, если найдутся те, кто захочет помочь ей случится! ВЫ МОЖЕТЕ сделать репост; ВЫ МОЖЕТЕ разместить информацию в других группах; ВЫ МОЖЕТЕ пригласить друзей; ВЫ МОЖЕТЕ пополнить копилочку Риналя. Работа предстоит огромная и очень долгая, поэтому я обращаюсь к Вам, Наши Волшебники, не оставляйте нас, помогите Риналю пройти этот тяжёлый путь к выздоровлению и здоровому детству. ОЧЕНЬ ПРОСИМ НЕ ПРОХОДИТЕ МИМО! ВАША ПОМОЩЬ И УЧАСТИЕ НУЖНЫ, ВАЖНЫ И БЕСЦЕННЫ!!!! ИНОГДА, ЧТОБЫ ПОМОЧЬ, НУЖНО ТАК МАЛО - ВСЕГО ЛИШЬ НЕ ПРОЙТИ МИМО........ И ПОСТАРАТЬСЯ ПОМОЧЬ, В ИСПОЛНЕНИИ ДЕТСКОЙ СТОЛЬ ВАЖНОЙ МЕЧТЫ!!! Щукин Риналь 19.06.15 г. г.Казань. Диагноз: Перинатальная патология ЦНС, форме спастического тетрапареза. Планируется 1 курс реабилитации в Центре интенсивной терапии "OLINEK", г.Варшава, Польша с 12 января по 31 января . Сумма сбора 394 900руб . САМЫЙ ПРОСТОЙ СПОСОБ ПОМОЧЬ РИНАЛЮ: Карта Сбербанка 4276 8620 3881 3061 на имя Щукина Гульсия. Яндекс кошелек 410014041477526 Мегафон -89270377937 #помощьказань #благотворительность #блогер #детицветыжизни #дети #помогатьлегко #поможемвсеммиром #помощьмосква #дом2 #добраяказань #добряки #дцпнеприговор #деньги #друзья #дружба #волонтерыказань #взаимныелайки #вожиданиичуда #взаимнаяподписка #лайкивзаимно #ангел #татарэстрадасы #татарстан #щукинриналь

Публикация от ГРУППА ПОМОЩИ РИНАЛЯ .. (@gulsiiashchukina)

Дәвалану хәзер бик кыйммәт. Безнең балалар кемнәрдер өчен бизнес кына бит ул.


Әле шуны да әйтеп үтәргә кирәк: бала нинди генә булып туса да, ул бала. Аны дәвалану курсларына йөртергә кирәк. Вакытында эшләп калу бик тә кирәк. Өметсез шайтан гына була диләр. Алла Боерса, балабыз атлап китәр дип ышанам. Әни кешенең баласына ышануы да бик мөһим һәм зур роль уйный бит.

Яхшы кешеләр күп инде ул. Халыкка мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: безнең өчен 100 сум акча да бик зур акча. Улыбызны аякка бастырырга бөтен көчне куябыз, ярдәм итсәгез иде! – диде Гөлсия ханым.

Тамчыдан күл җыела диләр. Бала кайгысын беркемгә дә күрергә язмасын. Барлык сабыйлар да исән-сау, сәламәт булып тусыннар иде. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
Сбербанк - 4276 1609 1192 6740
Яндекс кошелёк - 410014041477526
Мегафон номеры картага бәйләнгән - 89270377937
Вконтакте төркемнә сылтама - https://vk.com/club146734770


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100