news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 19 йортка зыян килгән

news_top
Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 19 йортка зыян килгән

Украина дроннары Волгоград, Белгород, Ростов өлкәләренә һәм Краснодар краена һөҗүм итте. Ростов, Краснодар төбәкләрендә 19 йортка зыян килгән. Һава һөҗүменнән саклану көчләре 36 пилотсыз очкычны бәреп төшерүен хәбәр итә.

Дроннарның яртысы Ростов өлкәсендә юк ителгән. Ростовта 14 күп катлы йортка зыян килгән, дип хәбәр итә губернатор вазифаларын башкаручы Юрий Слюсарь. Йортларның тәрәзәләренә, фасадларына зыян килгән, ишегалдында торган машиналар ватылган. Берничә йорттан кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Урамга чыккан кешеләрне җылытыр өчен, автобуслар китергәннәр. Тән җәрәхәтләре алучылар юк.

Ростов өлкәсенең Чертково бистәсе янындагы нефть насос станциясенә дә һөҗүм булган. Административ биналарга зыян килгән.

Краснодар краеның Славянск районында 5 йортның түбәсенә зыян килгән, тәрәзәләре ватылган, ут өзелгән. Край җитәкчесе Вениамин Кондратьев әйтүенчә, һәлак булучылар юк.

Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров әйтүенчә, Кумылжен районындагы нефть эшкәртү станциясенә һөҗүм булган. Заводка зыян килмәгән, дип яза ул. Янгын чыкмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар