news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дрон һөҗүменнән соң, Казан мәктәпләрендә эвакуация бара

news_top
Дрон һөҗүменнән соң, Казан мәктәпләрендә эвакуация бара

Казанның кайбер мәктәпләрендә – аерым алганда Совет районы мәктәпләрендә – эвакуация уздырылган. «Лазурные небеса»дагы янгын сүндерелгән, дип әйтергә була, аз гына төтен чыга.

Казанда 5 шартлау тавышы ишетелде. Ике дрон «Лазурные небеса»га һөҗүм итте, өченчесе – «Манхэттен» торак комплексына, бер дрон калдыклары Клара Цеткин урамындагы 5 катлы «хрущевка» түбәсенә төшкән. Тагын бер дрон Идел (Казансу) өстендә бәреп төшерелгән, дип яза телеграм-каналлар.

Шартлаулар булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов «Лазурные берега»га килгән, анда оператив штаб эшли. Эвакуацияләнгәннәр өчен вакытлыча яшәү урыннары булдырылган, кайнар ризык бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар