Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дрон һөҗүме шаһитләре: «Өйдәге киемнән, аяк киемсез чыгып йөгерделәр»

Төрле матбугат чараларыннан һөҗүмне күргән шаһитларның сөйләвен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Дрон һөҗүме шаһитләре: «Өйдәге киемнән, аяк киемсез чыгып йөгерделәр»

Бүген иртәнге якта «Алабуга» ирекле икътисади зонасы тулай торагына пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итүе турында хәбәр иткән идек. Анда яшәүче мең ярым студентны шәһәр читендәге «Южный парк» торак массивына эвакуациялиләр. Болар хакында «Inkazan» порталына «Алабуга Политех»ның элеккеге студенты сөйләгән.

Ул беренче шартлау тавышын 5.45-5.50 сәгатьтә ишетүе турында сөйли. Аның аркасында «Алабуга Политех»тан ерак булмаган 8 хостелның кайберсендә тәрәзәләр ватыла. Һөҗүмнән соң ук зыян күргән биналарда яшәүче студентлар өй киемнәрендә һәм аяк киемсез генә урамга чыгып йөгергәннәр.

«Башта барысы да моны көчле җил дип уйлады. Барлык студентларны да хостеллардан 20 метр ераклыкта урнашкан «Face ID» янында тезеп бастырдылар. Аяк киемсез чыкканнарга, кире кереп, аяк киеме кияргә мөмкинлек бирелде. Дустым хостеллар ягына китте һәм шул вакытта нәрсәдер очып барганын күреп алды. Күпләр моны янгын сүндерергә оча торган очкыч дип уйлады, чөнки газ шартлагандыр, дигән мәгълүмат таралды», – ди элеккеге студент.

Бу икенче пилотсыз аппарат булып чыга. Шунысын да әйтергә кирәк, аппаратлар чыннан да очкычка охшаган була. Студент нәкъ менә икенче һөҗүмнең тулай торакларның җимерелүенә китерүен билгеләп үтә. Беренче тапкыр кая һәм нәрсә бәрелүе билгесез булып кала.

Мондый чакта сүз тиз тарала. Бу сайт һөҗүм булуга ук эвакуация тиешенчә оештырылмаган иде дигән фикерне җиткерә. «Алабуга» мондый хәлгә әзер булырга тиеш булса да, әзер түгел иде. Пилотсыз очу аппараты янаулары август аенда ук булган иде. Ул вакытта заводта тулысынча ут сүнде. Бер куркыныч булды бит, чаралар күрелмәде», – дигән көллиятнең элеккеге студенты.

Аның әйтүенчә, икенче һөҗүмнән соң, студентлар арасында курку башлана. Алар КППга кадәр 2 километр йөгергәннәр. Ул вакытта бу урын тагын да куркынычрак тоелган. Берникадәр вакыттан соң бирегә автобуслар килгән, әмма тиз генә нәрсә эшләргә икәнен ачыклап бетерә алмаганнар. «Алар тик торды,», – дигән ул.

Берникадәр вакыттан соң студентлар тулган автобуслар кузгала. Студент сүзләренчә, 1,5 мең студентны «Алабуга»дан 10 километр ераклыкта урнашкан «Южный парк» торак массивына алып чыга башлаганнар.

«Анда минем белән укыган таныш кызлар да бар иде. Аларны бик куркыныч булган ике заводның берсенә җыйганнар», – дип сөйли студент кыз. Ул Чаллыдагы өенә берничә таныш студентны керткән. Алар оекчан килеш кенә чыгып, күрше шәһәргә кадәр такси чакырткан булган.

«Алабуга Политех» чатларының берсендә, бу вакыйгадан соң, уку йортының мәгариф кластеры администрациясе хезмәте җитәкчесе Эльвира Фомина укуның дистанцион форматта дәвам итүен хәбәр иткән. Комментарийларда студентлар территориядәге куркынычсызлык дәрәҗәсе белән кызыксына башлаганнар. Соңрак 3 көнлек каникул булачагы хәбәр ителде.

Көллият җитәкчелеге студентларга территориядәге җимерек тулай тораклардан әйберләрне чыгару планлаштырылуы турында хәбәр иткән. Студент сүзләренчә, төгәл көннәр әйтелми, шуңа күрә күпчелек студентлар хәзерге вакытта «Южный парк»та кала, диелә әлеге хәбәрдә.

«Без генә алай эшләмәдек»

116.RU порталы корреспонденты Алабуга шәһәре кешеләре белән аралашкан.

Барысы да шартлаулар һәм беспилотникларның Татарстанга килеп җитә алуы турында гына сөйләшә. Без хатыным белән баланы балалар бакчасыннан алырга булдык. Без генә алай эшләмәдек. Иртәнге белән чагыштырганда, хәзер төркемдә балалар азрак. Юлда барганда мәктәпкә баручыларны да күрдем, күрәсең, алар да балаларын алырга барганнардыр. Барысы да борчыла, – ди Ленар.

Барысы да артта калды, дип үзебезне тынычландырырга тырышабыз, әмма балаларны мәктәптән барып алдык. Бернәрсә дә булмаган кебек итеп булмый шул. Гаилә янәшәдә, күз алдында булганда, җиңелрәк, – ди ханым.

Республика җитәкчелеге коткы таратмаска кирәклеген кат-кат искәртте.

«Ашыгыч ярдәм машинасыннан дрон кисәге чыгып тора»

«Бизнес-онлайн» корреспонденты шаһитлар белән сөйләшкән.

«Минем белән барысы да тәртиптә. Ашаттылар, эчерттеләр, тынычландыра торган дарулар бирделәр», – дип җавап биргән бер студент кыз хәлен белешүче туганнарына.

Хостелларда төрле милләт вәкилләре, шул исәптән аеруча күп зыян күргән Африка кызлары да яшәгән. Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә, бигрәк тә, «Герон» дип аталган өченче хостел зыян күргән.

Зыян күргән студентларны Алабуга үзәк район хастаханәсенә, ә калганнарны студентларның тагын бер яшәү урыны булган «Южный парк» торак комплексына алып киткәннәр. 15 минут дәвамында эвакуация дәвам иткән. Көллияттә укучы бер студент исә аларны тиз генә эвакуацияләргә өлгермәүләрен сөйли.

«Бизнес-онлайн»ның әңгәмәдәшләре, чынлыкта, өч кеше генә зыян күрә алган, дип сөйли. Калганнары, әлегә расланмаган мәгълүматлар буенча, ашыгыч эвакуация вакытында имгәнгән булырга мөмкин. Хәзерге вакытта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 13 зыян күрүче турында хәбәр итә.

Анатолий исемле урам себерүче портал корреспондентына 2 «ашыгыч ярдәм» машинасы да зыян күрүен сөйли. «Машинаның бөтен тәрәзәләре ватылды. Алар гаражда тора. Машинаның берсендә дроннан менә шундый кисәк чыгып тора», – дип Анатолий куллары белән зур әйбергә ишарәли.

Шоферының аягы гына тырналган, артык җәрәхәтләнмәгән. Ул беренче һөҗүмгә килеп җитте, икенче шартлау ярты сәгатьтән соң булды. Ул һөҗүм урыныннан 30 метр ераклыкта тора иде. Анатолий сөйләвенчә, «ашыгыч ярдәм» машинасыннан чыгып торган дрон кисәген алырга да тырышканнар, әмма булдыра алмаганнар. Машинаны тикшерүчеләр тикшерәчәк.

Бүген Анатолий иртәнге 5:40 сәгатьтә автобус тукталышына җәяү барган. «Бик каты итеп шартлады. Тавышы бик куркыныч иде. Каты итеп җил исте. Нәрсә булганын аңламый да калдым. Ут та юк, төтен дә, берни күренми», – дип аңлатты ул.

Хастаханәгә ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде. Ул «Бизнес-онлайн»га зыян күрүчеләр арасында 2 балигъ булмаган бала булуын әйтә. «Җиңел авырлыктагы зыян күрүчеләр – 90 процент. Бер малайның тубык сөяге сынган. Аңа Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре операция ясады», – дип сөйләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы. Министр сүзләренчә, балигъ булмаганнарны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәчәкләр.

Калган зыян күрүчеләрнең җәрәхәтләре җитди булмаса да, әлегә аларны хастаханәдә калдырганнар. «Болар – башка ил гражданнары, шуңа күрә, аларның менталитетын һәм башкаларны исәпкә алып, без аларны хастаханәдә калдырдык», – дип уртаклашты министр.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды һәм торак биналарны оператив рәвештә торгызырга кушты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Рәис «Алабуга Политех» студентлары белән очрашкан һәм яшьләргә түземлелек һәм патриотлык өчен рәхмәт белдерде. «Күрүемчә, сез молодецлар, сезне куркытып булмый. Әмма сез игътибарлырак булырга тиеш, сез саграк булырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыелган студентларга, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100