news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дрон бәрелгән йортта яшәүче җырчы Анастасия Макарова: «Фатирда этем калды...»

news_top
Дрон бәрелгән йортта яшәүче җырчы Анастасия Макарова: «Фатирда этем калды...»
социаль челтәрләр

Татарстанның атказанган артисты, татарча җырлаучы Анастасия Макарова бүген дрон бәрелеп шартлаган йортта яши. Бәхетенә, бүген җырчы өендә булмаган. Бу фаҗигале хәлләр турында ишетү белән үк кире кайткан. Җырчы хәзерге вакытта фатиры һәм анда калган дүрт аяклы дусты өчен борчыла.

«Дуслар, мин исән, барысы да тәртиптә. Йорт янына кайтып җиттем. Ләкин мине эчкә кертмиләр.

Фатирда этем калды. Әлегә җимерек фатирлар буенча да, минем этем исән-саумы икәнлеге турында да бернинди мәгълүмат бирмиләр. Борчылуларымны җиңәргә тырышам. Әлегә биредә көтәчәкмен, беркая да китмим.

Миңа ярдәм тәкъдим итеп язучыларның барыcына да рәхмәт. Барыгызны да кочаклыйм», – дип сөйләде сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар