news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Драматурглар фаразлый: «Театр заллары артты. Хәзер драматургиягә зур мохтаҗлык булачак»

Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге Драматурглар семинары эшләде. Җыенда «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова да катнашты.

news_top
Драматурглар фаразлый: «Театр заллары артты. Хәзер драматургиягә зур мохтаҗлык булачак»
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Туфан Миңнуллин исемендәге Драматурглар семинар-җыены бишенче тапкыр узды. Быелгысы – нәни генә юбилей җыены – Туфан Миңнуллинның тууына 90 еллыкка багышланган иде.

Драматургларның профессиональ җыены Олы Мәрәтхуҗадан башлана. Шушы көнне татар дөньясында бер традиция бар – Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт театры Олы Мәрәтхуҗа авылында спектакль яки театральләштерелгән концерт күрсәтә.

Шушы көнне бер төркем язучылар Олы Мәрәтхуҗага кайтып төштеләр, һәм, спектакль башланыр алдыннан, Туфан абыйга багышланган хатирәләр кичәсе булып алды. Кичәне үзе дә шушы Тау ягы егете булган драматург (һәм җырчы) Хәбир Ибраһим алып барды.

Тукай премиясе лауреаты, драматург Мансур Гыйләҗев: «Минем укытучым – иң зур драматург Туфан Миңнуллин. Чөнки ул – минем мохитемә иң якын кеше. Ул мине беркайчан да укытмаса да, мин – аның әсәрләрен укып һәм карап барган кеше. Безнең буын – барыбыз да аның балалары».

Уфадан шагыйрә Халисә Мөдәррисова: «Без Туфан абый әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карап үстек, хәзер дә карап яшибез. Чөнки аның Татарстанда куелган спектакльләре Башкортстанда да куелды. Ике халык арасындагы дуслык күпере театр аша ныгый. Сездәге яхшы әсәрләр бездә куела, бездәге яхшы әсәрләр Казанда куела. Алар безне тәрбияли, акыл бирә».

Спектакль алдыннан, шулай ук, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Дания Нәгыйм, шагыйрә, драматург Илсөяр Иксанова, драматург Рәдиф Сәгъди чыгыш ясады. Дания Нәгыйм Олы Мәрәтхуҗа авылы клубы мөдире Айрат Кадыйровка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Аннары Олы Мәрәтхуҗа авылы халкына, бүләк итеп, Туфан Миңнуллинның «Əниләр һәм бәбиләр» спектакле күрсәтелде.

ххх

Икенче көнне семинар үзе башланды.

Семинар папкасына Лилия Гыйбадуллина, Илсөяр Иксанова белән Гөлсинә Хәмидуллина, Салават Юзеев, Гөлүсә Батталова, Мансур Гыйләҗев, Хәбир Ибраһим пьесалары кергән. Шуларны катнашучылар рольләргә бүлеп укырга һәм үзара анализларга тиешләр иде – тәртибе шундый. Рольләргә бүлеп уку быел театр тәнкыйтьчесе һәм Татарстан Язучылар берлеге консультанты Нияз Игъламов инициативасы белән кертелде. Беренче үрнәкне дә үзе күрсәтте: Илсөяр Иксанова белән Гөлсинә Хәмидуллина тандемында язылган драмада төп рольне үзенә алып, драматург Хәбир Ибраһим һәм режиссер Лилия Әхмәтова белән бергә рольләргә бүлеп укыдылар. Беренче ишеттем – Нияз җырлады да. Дөрес, соңыннан үзенең җырлавын «пьесаның ул урынында җырның артык булуын күрсәтү өчен» дип аңлатты. Гөлүсә Батталова пьесасы да бүлеп укылды, Лилия Гыйбадуллинаныкы да. Анысында төп роль Ркаил Зәйдуллага тапшырылган иде. Лилиянең башта аптыраулы, аннары чарасызлыктан көлгән йөзенә караганда, Ркаил Зәйдулланың укуышлый редакцияләп тә барганлыгы аңлашылды. Кыскасы, көн дәвамында күңелле дә, файдалы да эш барды. Дөрес, азактан Салават Юзеев бу «үзешчәнлеккә» «протест белдереп», үз әсәрен берүзе укып чыкты.

Укылган пьесаларны театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, режиссерлар Лилия Әхмәтова, Гөлназ Минкина, Рамил Фазлыев, Рөстәм Галиевлар анализлады. Әлбәттә, драматурглар Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгъди, Мансур Гыйләҗевлар да драматургиягә яңа аяк басып килгән каләмдәшләренә үз фикерләрен җиткерделәр, акыллы киңәшләрен бирделәр. Шунысы кызык, фикер алышканда Әлмәттә узган драматургия интенсив семинары кысаларында Родион Белецкий укыган лекциягә сылтама белән, анда яңгыраган кагыйдәләр дә искә төшерелде. Минем дә күңелдә сеңеп калган кагыйдәләр:

Барысы да конфликттан тора, конфликт булмаса, драматургиягә алынмагыз! Конфликтсыз адым да атламагыз!

Драматургиядә мәгълүмат бик кыйммәт йөри, аны бер сулыштан чыгарып салмагыз, конфликт аша бөртекләп чыгарыгыз!

Әлмәт семинарын искә төшергәнмен икән, театр тәнкыйтьчесе Павел Рудневның пьесалар темасы турында бер шаяртуы искә төшә: «Пьесаларны укыгач, «Татар халкының иң зур проблемасы – блогерлар һәм игроманнар» дип уйларсың», – дигән иде ул. Ул семинарда да, бу семинарда да катнашкан Мансур Гыйләҗев, аның сүзләрен искә төшереп, үзенчә дәвам итте: «Ә биредә укылган пьесаларда татарның иң зур проблема – деменция булуы күренә. Ләкин бу – чыннан да зур проблема, кешелек проблемасы», – диде. Чыннан да, Илсөяр Иксанова белән Гөлсинә Хәмидуллинада да, Лилия Гыйбадуллинада да, күпмедер дәрәҗәдә Салават Юзеев персонажында да шул ук проблема. Ә менә Гөлүсә Батталова ситком итеп куярлык җиңел комедия язган. Ркаил Зәйдуллага әллә пьеса, әллә хәзер Берлекнең драматургия секциясен үз кулына алган автор үзе шулкадәр ошады ки, ул Гөлүсә Батталовага, Салават Юзеев белән берләшеп, әлеге пьеса нигезендә җиңел генә кыска метражлы фильм төшерү турында уйлау кирәкләген ишарәләде. Продюсеры үзе булырга җыена булса кирәк – тел төбе шулайрак иде.

Салават Юзеевның семинарда укыган пьесасы аерым игътибарга лаек, чөнки башкалар әле ниндидер үзгәртүләр соралган эшләрен тәкъдим итсә, бу инде бу тулысынча язылып беткән әзер пьеса иде. Автор аны үзе Тинчурин театрында куярга җыена. Тетарның баш режиссеры Айдар Җаббаров әсәрне, «Салаватның дебюты» буларак, репертуар планына да кертеп куйган инде. Салаватның әсәрен семинарда укуы үзенең хаклылыгын тикшерү иде булса кирәк. Пьеса бертавыштан хупланды. Мин дә кушылам.

Семинарда һәр иртәнге, көндезге һәм кичке ашлар стихияле түгәрәк өстәл рәвешен алды. Бәхәсләр дә, уйланулар да театрның һәм әдәбиятның киләчәге тирәсендә әйләнде. Мансур Гыйләҗевның театрның, аерым алган татар театрының үсеше турында оптимистик фикерләренә, Рөстәм Галиевның Казаннан читтәге театрларның проблемалары турындагы каршылыклы уйлары өстәлде. Очы-кырые һәм чишелеше күренмәгән уйлануларны робагыйлар, шигырьләр һәм гармунга кушылып татар халык җырлары алыштырды.

Әйе, Туфан Миңнуллин исемендәге семинар-җыен, Туфан аганың үзе кебек күпкырлы иде – монда иҗат та, җәмәгать эше дә, милләт турында уйланулар да сыйган иде.

Шагыйрә Илсөяр Иксанова: «Бу семинар башта төрле җирдә бара иде. Аның хәзер Туфан абыйның туган ягына күчүен мантыйкка яраклы дип саныйм. Быел аның Туфан абыйның 90 еллыгында аның туган көнендә ачылуы да зур әһәмияткә ия. «Бу семинарның файдасы бармы? Кешеләр, монда килеп, күңел генә ачып китмиләрме?» – дигән сораулар куючылар да бар. Юк, алай түгел, мин алай дип санамыйм. Пьесалар укылып бәя бирелмәгән очракта да драматурглар һәм режиссерларның шулай очрашуы – һәр икесе өчен дә мөһим. Без биредә аралашабыз. Режиссерлар дөньяны ничек күрә, аларга нәрсә кирәк – бу семинар драматургларга шуларны аңларга булыша. Әлбәттә, төп эш – пьесалар укыла, режиссерларның фикере әйтелә, һәм бу – драматург өчен бик мөһим. Монда Нияз Игъламов фикере ишетелүе дә бик мөһим. Без биредә рус драматургиясе һәм дөнья драматургиясе тенденцияләре турында да сөйләшәбез, бу очрашуыбыз – драматургия буенча юлларыбызны тәгаенләү дә».

Шагыйрь Лилия Гыйбадуллина: «Иҗат кешесе, драматургиядә сүз әйтәм дигән кеше өчен аралашуның, әдәби мохитнең кирәклеге турында әйтеп тормыйм. Бу семинарга килгәндә рәхмәттән башка сүз юк. Чөнки минем пьеса сымаграк бер әйберемне «читка» вакытында Татарстан Язучылар берлеге рәисе үзе баш рольдә укысын әле! Бу – гаҗәп! Сенсация! Рөстәм абый Галиев яңа гына китабын бүләк итте... Кыскасы, «плюслары» санап бетергесез. Киләсе елларда да үткәрелергә тиеш һәм бик кирәкле дип саныйм. Хәзер татар телле драматурглар үстерү, безнең кебек «булган материалны» драматургиягә юнәлтү максаты сизелә. Чөнки Кариев театрында да, Әлмәт театрында да укытулар булды. Әлеге семинарны да шушы эшчәнлекнең бер өлеше, аның дәвамы итеп күрәм һәм бу процессны тулы бер комплекс итеп кабул итәм. Бу эш туктатылмасын иде. Оештыручыларга рәхмәт».

Драматург Хәбир Ибраһим: «Драматурглар семинары ел саен даими үтәргә тиеш дип саныйм. Бу, беренчедән, аралашу, аңлашу, иң кимендә, хәлләрне белешү, дигән сүз. Икенчедән, эшлекле ягы да бар – күпме пьеса укылды һәм матур гына анализланды. Мин бу очрашудан бик канәгать калдым һәм, алдагы елларда да кабатлансын иде, дип телим».

Режиссер, актер Рөстәм Галиев: «Башланган эшне туктатмыйсы иде. Башланган эшләрнең берсен дә туктатырга ярамый, чөнки «нәрсәгә инде» дип тегесен дә, монысын да туктатсак – тукталу була. Тукталып калмыйк! Үткәргәннәрдән нәрсәдер «сыеграк», нәрсәдер «куерак» үтәргә мөмкин. Ләкин кичә укылган пьесаларның барысында да яңалык күрдем. Берсе бөтенләй гаҗәпләндерде, чөнки анда моңарчы кабатланмаган тема ята. Мин хәзер аның хакында уйланып йөрим, бүтәннәргә дә сөйләрмен. Тагын бер ягы – бик матур аралаштык. Аралашу бик кирәк».

Драматург Мансур Гыйләҗев: «Бу семинарның файдасы бик зур. Мин гел әйтеп йөрим – театрның ренессансы башланды, әмма драматургия булмаса, ул сүреләчәк. Бу үсеш яңа театр бинасына да бәйле – анда күпме зал! Тинчурин театры да 2 заллы була. Хәзер драматургиягә зур мохтаҗлык булачак. Драматургиядә зур хәрәкәт башланды, яшьләр килә. Әлмәт театры семинарында унлап автор әсәр язды, Камалда лабораториядә егермеләп катнашучы. Хәзер аларга семинарлар, лабораторияләр белән ярдәм күрсәтмәсәк, эш тукталырга мөмкин. Пьесаны драматургия теориясен белмичә язып булмый. Бу – шигърият түгел, бу – проза түгел, бу – иң катлаулы жанр. Шуңа мондый семинарлар бик кирәк».

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Дания Нәгыйм: «Семинарда быел оештыручы буларак катнашсам да, миңа күзәтеп тору, фикер алышуларны тыңлау бик ошады – үземә күпмедер дәрәҗәдә «җим» алып кайттым, дип саныйм. Драматургиянең эчке кухнясын күреп, бәлки, үзем дә яза башлармын, дип өметләнәм. Драматургия семинарында булган хәлләрне яктыртып барырга тырыштым, шуннан күреп тә кызыгучылар табылыр, үзләрен драматургиядә сынап караучылар булыр, дип уйлыйм. Быел кайбер режиссерлар, графиклары туры килмәү сәбәпле, катнаша алмадылар, бәлки, безнең чараның бик кызыклы булуын күреп, алга таба графикларын безнең семинарга җайлаштырырга тырышырлар. Бу – үзенә күрә аралашу мәйданчыгы да булып тора, бер-беребезнең иҗатын күзәтү өчен дә файдалы».

Туфан Миңнуллин исемендәге II нче бөтенроссия драматурглар семинары тәмамланды. Режиссерлар папкаларына яңа әсәрләр алып, драматурглар үзләренең кирәклеген тоеп таралдылар, дип язмыйм. Гәрчә анысы да күпмедер дәрәҗәдә дөрес булса да. Иң мөһиме – әлеге семинар-җыен, төрле театрларда башланган семинар-лабораторияләр белән бер комплекста булып, тулы бер система барлыкка китерә. Икенчедән, семинар-җыен төрле буыннарны берләштерде. Әлбәттә, театрлардан зуррак игътибар булуын күрәсе килә, әмма әлегә бу мәсьәләдә эшлисе бар. Семинар-җыенның 2 елга 1 мәртәбә үткәрелә торган төгәл вакыты бар икән, ул 25 августта – Туфан аганың туган көнендә башлана икән, театрлар моны планга кертеп куя ала, бу инде көтелмәгән чакыру булмаячак. Товар бар икән (ә ул бар кебек күренә), сәүдәгәре дә кирәк ләбаса.

2019 елда үткән семинар – Драматурглар корпоративы, яки Татар драматургиясе нигә һаман совет заманында яши?

2021 елда үткән семинар – Битаманда драматурглар семинары: «Ашау байдан, үлем Ходайдан»

2023 елда үткән семинар – Драматурглар семинары: «Вакыт булса, пьесалар тыңлап, ике-өч көн кунача ятар идем»

  • Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары 2017 елда, ул вакыттагы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов инициативасы белән, аның Кече Битаман авылындагы шәхси йортында башланып киткән иде. Беренчеләрендә, аның бөтенроссия статусына басым ясалып, Мари-Элдан, Башкортстаннан, Удмуртиядән драматурглар чакырылды. Өченчесенә Мәскәүдән Әдәби институт педагогы, драматург Фәрит Нәгыйм килде, дүртенчесендә Мәскәүдән Алена Кәримова һәм Уфадан Наил Гаетбай катнашты.
  • Семинарның асылы бик гади: авторлар үз пьесаларын укый, һәм катнашучылар үзара фикер алыша. Әлбәттә, семинарда театр вәкилләре – режиссерлар, әдәби бүлек мөдирләре катнашуы да күзаллана. Алар үзләренә ошаган пьесаларны алып китеп, театрларында куярлар, дигән өмет бар. Әйтик, беренче семинарда укылган пьесаларның берсе – Мансур Гыйләҗевның «Микулай» моноспектакле – Татарстанның 2 театрында куелды, Салават Юзеевның өченче фестивальдә укылган «Без китәбез, ә сез...» пьесасы Түбән Кама театрында куелган…
  • Семинар-җыенның беренче икесендә Данил Салихов кунакларны үз йортына җыеп, беседкада пьесалар укылса, өченчесендә, Берлек җитәкчесе үзгәргәч, Ркаил Зәйдулла драматургларны шушы ук авылда Данил Салихов һәм Рафис Корбаннарның йортларына якын гына урнашкан кунак йортына җыйды. Дүртенчесендә җыен Туфан Миңнуллинның туган районына күченде. Ул инде икенче мәртәбә Иделнең уң як ярында урнашкан Куйбышев Затонында уза. Куйбышев Заторны – Туфан ага туып үскән Олы Мәрәтхуҗа авылыннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан шәһәр тибындагы бистә. Биредә драматургларга җыелып аралашырга уңайлы кунак йортлары бар.
  • Беренче елларында аның вакыты җәйнең төрле вакытында була алса, Кама Тамагына күчкәч, төгәл вакыты да тәгаенләнде: 25 август – Туфан Миңнуллинның туган көне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар