Дөньяга Шәрыкчә караш, яки Аксак Тимер башкаласы Сәмәркандка сәфәр
Миңа быел, журналист сыйфатында, халыкара конгресста катнашырга насыйп булды. Ике көн – Үзбәкстанны күрү өчен бик аз вакыт булса да, кунак күзлегеннән, туристларга файдалы мәгълүмат бирү максатыннан, мин бу илне, аерым алганда, Сәмәркандны тасвирларга тырышып карыйм.
Башта Тинчурин театрында, ниһаять, Болгарда – тарихи ядкәр фонында куелган «Кара пулат» операсын караган кешеләр игътибар итми калмагандыр: Болгар җирен басып алган Аксак Тимер гаскәре хан кызы Наргизәне Сәмәркандка алып китәргә тырыша. Либреттода күп тапкырлар Сәмәрканд исеме кабатлана. Әмма хан кызы Наргизә Аксак Тимер-Тамерланның хатыны да, кәнизәге дә булырга теләми...
Сәмәркандта йөргәндә, иң элек, шушы опера героинясы, сөйкемле җырчы кызыбыз Илүсә Хуҗина башкарган образ – хан кызы Наргизә күз алдына килде. Сәмәркандның җәмигъ мәчете – Биби ханым мәчетен күргәч тә, Аксак Тимергә бәйле архитектура ядкәрләрен карагач та, Болгар легендасы күз алдына килде. Аннары биредә Шиһабетдин Мәрҗани укыганлыгы искә төште. Сәфәрем ике генә көнлек иде – чөнки эш сәфәре. Шуңа да күп нәрсә күрдем дип мактана алмыйм. Әмма дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсенә күз салу мөмкинлеге булды. Сезгә дә киңәш итәм.
ххх
Үзбәкстан күп еллар шактый ябык ил булып саналды. Үзбәкстан театрлары, кинокомпанияләре халыкара фестивальләрдә катнашырга да атлыгып тормады, башкаларны да чакырмады кебек. Хәзер Үзбәкстан – ачык һәм кунакчыл ил. Әйтик, театрлары фестивальләргә йөри башлады, Татарстан белән Үзбәкстан копродукциясе буларак фильм да чыкты – сүз Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы турында бара.
Интернеттан Үзбәкстанга бару турында мәгълүмат эзләнә башласаң, янчыктагы акчаңны тиенеңә кадәр санап куй, чөнки тиененә кадәр күрсәтеп декларацияләр тутырасы була, дигән «страшилкалар» бар. Санап куйган идем. Әмма кирәге чыкмады. Бәлки, бик зур суммалар белән кергәндә – башка тәртиптер, әмма син турист яки ниндидер эш-йомыш белән барасың икән, керү-чыгу юлларында бернинди кыенлыклар да юк. «Үзбәкстан чикләре ябылгач, Таҗикстан ягында калган үзбәкләр туганнары янына да керә алмыйча азапланган чаклар бар иде. Хәзер, дөньялар ачылгач, бик уңайлы», – дип сөйләде коллегалар.
ххх
Мин Сәмәркандка, халыкара конференцияне яктыртырга, халыкара журналист сыйфатында бардым. Конференция буласы бинаның фойесында бай табынлы кофе-брейк каршы ала. Чәй-кофе һәм башка тәм-том арасында регистрация өстәле бөтенләй югалып калган. Төрле милләт галимнәре төрле телләрдә гөр килә.
Биредә конференциянең эшлекле программасын тасвирламыйм. Анысы аерым сурәтләнде. Шәрык кунакчыллыгын, менталитетын сурәтләгән берничә эпизодны гына күрсәтәсем килә. Программа буенча конференциянең беренче өлеше тәмамлангач, кофе-брейкка чакырдылар. Аннан соң төшке аш иде. «Кофе-брейк» дигәнебез, гадәттә, бездә печенье куелган өстәлләр булса, биредә хәтта шашлыкларга кадәр өелеп торган табыннар булып чыкты. Ә «төшке аш» дигәнебез – берничә сәгатькә сузылган мәҗлес икән. «Кичке аш» дигәнебез дә шундый ук мәҗлес – туй табынына тиң өстәлдә ризыкның исәбе-хисабы юк.
Шәрык үзенчәлекләренең берсе – программадагы вакытка сыеша алмаудан трагедия ясамыйлар, эш хакына аш вакытын кыскартмыйлар, ашаганны сеңдермичә, кабаланып чапмыйлар. Аш-суның һәм табынның милли мәдәниятнең бер өлеше булуына биредә тагын да ныграк ышанасың. Өстәлдә ни бар – шуның белән баштан ук ашказаныңны тутырып куясың икән, аннары башкаларның ашаганын карап утырырга туры киләчәк. Синең тамагың туйган дип, беркем дә утырышны башлап җибәрми. Табын артындагы әңгәмәләр дә – халыкара чараларның әһәмиятле бер өлеше.
Шунысы күңелле – биредә ишек төбендә беркем дә бейджик тикшереп, исемлектән фамилияңне эзләп маташмый. Кешене аеру да юк: галиме дә, журналисты да, оештыручысы да бергә табында утырып тәгам җыя.
Ни кызганыч, бездә исемлек ясап, кеше аерып теңкәгә тияләр. Шәрык киң күңеллелеге юк шул бездә.
Сүз уңаеннан, программаның икенче өлешендә берничә түгәрәк өстәл каралган һәм анда, махсус кунак буларак, танылган режиссер Тимур Бикмамбетовның катнашуы һәм үзенең «Хуҗа Насретдин» проектын тәкъдим итүе планлаштырылган иде. Катнашмады. Киткән булып чыкты.
Ххх
Сәмәрканд сәяхәтенең икенче көне – экскурсияләр. Гидыбыз – Алие-Алла. Кырымтатар кызы. Әтисе – кырым татары, әнисе – марҗа. «Әни Сәмәркандка кунакка килгәч, биредә әти белән танышкан. Көчле мәхәббәт булган аларның. Әни, кияүгә чыгып, Сәмәркандта калган», – диде ул. Дөрес, хәзер әнисе – Россия шәһәрләренең берсендә, әтисе Кырымда яши. Алиебез биредә. Сәмәркандны ярата, шуңа аның биредән китәсе дә килми. Рус телендә сөйләшә. Үзбәк телен белә. Татарча белми, әтисе өйрәтүне кирәк дип санамаган. «Кирәк булган икән шул, кырым татар телен белсәм, төрек, азәрбәйҗан телләрен дә җиңел генә белеп булыр иде», – ди.
ххх
«Сәмәрканд – иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Борынгы грек язучысы һәм тарихчысы Геродот аны калкулыкта утырган шәһәр буларак тасвирлаган. Ул таш диварлар артында утырган һәм аны канал әйләндереп алганлыгын язган. Бу канал әлегәчә бар һәм ул Афросиаб дип атала. Фарсы теленнән «кара су» дип тәрҗемә ителә», – дип, шәһәр тарихын җентекләп, төрле риваятьләр белән бизәп сөйләде безгә гидыбыз Алие-Алла. – Соңрак бу җирләргә гарәпләр килә. Алар ислам динен алып килә. XIII гасырда вазгыять үзгәрә – Чыңгызхан килә. Ул яулап алган шәһәрләр урынында дала калдырып китә торган була. Шәһәр каршы тора. Чыңгызхан шәһәрне камап ала. Ул, суны бозып, шәһәрне буйсынырга мәҗбүр итә. Ачудан шәһәрне җир белән тигезли. Соңрак шәһәр көнчыгыштарак салына... Сәмәрканд Тамерлан чорында аның дәүләтенең башкаласына әверелә. Константинопольдән Дәһлига кадәр аның биләмәләре була. Ул бөтен Европага билгеле шәһәр була».
Сәмәркандка килгән кеше Регистан мәйданында булмый калмый. Без дә килдек. Бу – Сәмәркандның гына түгел, көнчыгышның иң данлыклы мәйданы. Ул безнең эрага гадәр VIII-IX гасырда ук кәрван юлындагы ял итү урыны булган. Бөек ефәк юлындагы кәрван сарае да монда урнашкан. Ул, бүгенгечә әйтсәк, 5 йолдызлы отельгә тиң. «Регистан» сүзе – «ком сибелгән урын» дигәнне аңлата. Кайбер гидлар, монда җәзалаулар булып, кан сеңгән, дип сөйлиләр икән. Интернетта да шундый мәгълүматка юлыктым. Имеш, мәйданда күргәзмә җәзалау үткәреп, дошманнарның башын чаба торган булганнар. Канны сеңдерү өчен, мәйданга даими рәвештә ком сибеп торганнар. Әмма безнең гидыбыз бу мәгълүматның дөрес түгеллеген әйтә. «Бу якларда баш кисү киң таралмаган да әле. Монда манарадан ташлау киң таралган. Манарадан ташлауга бәйле бер риваять тә бар. Бер хатын-кызны, сихерчелектә гаепләп, манарадан ташларга хөкем иткәннәр. Соңгы теләге турында белешкәч, 100 күлмәк сораган. Манарадан ташлар алдыннан 100 күлмәкне кигән дә, шуның белән йомшак кына төшкән. Үлгәнме-юкмы – билгесез», – ди Алие.
Регистан мәйданы өч яктан өч мәдрәсәсе белән дан казанган. Өч мәдрәсә төрле елларда салынган, һәм һәрберсенең үз тарихы бар. Тамерланнан соң бу җирләргә аның оныгы Мирза Олугбәк хуҗа була. Аның чорында Сәмәрканд фәнни үзәккә әверелә. 1417-1420 елларда мәйданда мәдрәсә салына. Шундый зур бина өч елда төзелеп беткән. XV гасырга кадәр мәдрәсәләрдә ислам дине генә укытылса, бу мәдрәсәдә төгәл фәннәр дә укытыла башлый, ягъни, ул хәзерге университетка тиң була. Мирза Олугбәк үзе дә лекцияләр укыган. «Монда хәлле кешеләр генә укый алган. Бүгенге акча белән исәпләсәк, елына 150 мең доллар чыга. Мәдрәсәдә дөньядан аерылып укыганнар. Монда тугыз ел укыганнар һәм мөдәррисләр булып чыкканнар. Монда малайлар гына белем алган. Ата-ана баласын мәдрәсәгә: «Ите сезгә, сөяге безгә», – дип бирә торган булган. Бу – балаларны кыйнарга ярый дигән сүз. Баланың 9 яшьтән балачагы беткән», – дип сөйли Алиебез.
«Тимуридлар династиясенең гомере тиз бетүен галимнәр Мирза Олугбәкнең яңа территорияләр яуламавына да бәйләп карый. Ул биләмәләрен дә югалта бар, казна да бушый. Тамерлан династиясеннән соң Шәйбанидлар килә. Болар инде – үзбәккә якынрак башка этник төркем. Алар вакытында XVII гасырда Ширдар мәдрәсәсе (1619-1636) төзелә. Финанслар җитмәгәнгә, төзелеш 17 елга сузыла. Күрәсезме, мәдрәсә алдында кабер ташы тора. Мәдрәсә алдында беркайчан да андый хәл булмаган – җирләмәгәннәр. Бусын нинди кеше дип уйлыйсыз? Ул гап-гади итче булган. Исеме Мөхәммәт. Мәдрәсә төзеләсен ишеткәч, Мөхәммәт, төзүчеләрне ит белән тәэмин итәрмен, дип сүз биргән. Итче хәлле кеше булса да, төзелешнең 17 елга сузыласын башына да китермәгән. Ә биредә 3 мең кеше эшләгән. Мөхәммәт, акчасы беткәч, мәйданга чыгып, кешеләрдән гафу үтенгән. Ә кешеләр, ул сүзендә тора алсын өчен, үз малларын биргәннәр. Итче төзелеш беткәнче үлеп китә һәм, шәһәр кешеләре теләге буенча, мәдрәсә алдына җирләнә. Аны беркем дә күчереп җирләми. Мәдрәсә 1636 елда төзелеп бетә».
Ширдар мәдрәсәсе алдында торган кабер ташын игелекле иганәчеләргә һәйкәлгә тиңли алабыздыр.
Тагын 10 елдан өченче уку йорты – Тиллә карый мәдрәсәсе (1646-1660) төзелә. Шулай итеп Регистан мәйданының өч ягында, бер ансамбль булып, өч мәдрәсә бинасы калкып тора. Хәзер алар ЮНЕСКО исемлегендә.
Әлеге мәдрәсәләрдә сувенир лавкалары кебек әйберләрдән артык әллә нәрсә юк, әмма мәйданны кич карарга кирәк – гаҗәеп матурлык.
Сүз уңаеннан,1843 елда Шиһабетдин Мәрҗани да Ширдар мәдрәсәсендә укый. Аннары укуын Бохарада дәвам итә.
Регистан мәйданына керү түләүле. Үзбәкстан гражданнары өчен бер бәя, чит ил гражданнары өчен – башкачарак. Минем исәпләвемчә, безнең рубльгә күчерсәк, Үзбәкстан кешесе 30 сум тирәсе, читтән килгән кунак 300 сум түли.
Акча темасына килгәндә, әйе, анда сомнар. 1000 сом – безнең акча белән 5-6 сум чамасы.
«МИР» картасын Үзбәкстан банкоматларына куеп, сомнар чыгарып алырга була – бер кыенлыгы да юк. Әмма ул зур санлы сомнарның акча икәнен аңышу өчен бераз вакыт кирәк. Акчаны алыштырмыйча булмый, сатучылар товарын рубльгә сатырга атлыгып тормый. Сатам дигәне дә аны тиз генә курс буенча күчереп санап бирә алмый. Аны доллар аша әйләндереп шактый вакыт исәплиләр.
«Кирәк кешегә монда бәдрәф бар. Акчагыз булмаса – алыгыз», – дип, 2000 сом акча суза гидыбыз. Безнең аптырап карап торуыбызга: «Борчылмагыз, бу акчага су да алып булмый, бик аз ул», – ди. Соңыннан карадым – 11 сум тирәсе булган икән. Алыштыргач кайтардык, әлбәттә.
ххх
Күчтәнәчкә нәрсә алырга? Әлбәттә, Көнчыгыш тәм-томнарын. Шәрык базарына эләксәгез, анда әллә нинди төрләре бар. Бәяләре шактый очсызга чыга. Бирегә килгәч, үзбәк халаты алмыйча кайта алмаячаксыз. Вакытыгыз иркенрәк булса, атлас, ефәк халатлар сайларга мөмкин. Ашыксагыз, мамыктан гадирәген алырга да була. Кыскасы, икенче көнге мәдәни чараларда күбебез шул әдрәс/мамык/ефәк/атлас чапан-халатлардан идек.
Матур ул чапан-халатлар. Сүз уңаеннан, быел «Яшәү рәвеше – мәдәни код» фестивалендә дизайнер Солтан Салиев тәкъдим иткән кием коллекциясенең нигезендә дә әлеге шәрык тукымасы ята иде. Җырчы кызыбыз Абаделли «Печән базары»нда әлеге үзбәк чапанында җырлады.
Сәмәркандтан ерак түгел туристлар өчен этник авыл көйләнгән. Биредә тут агачы каерысыннан борынгы технологияләр буенча кәгазь җитештерәләр. Аны сувенир лавкаларыннан сатып алып була.
Акчаң һәм вакытың булса, Сәмәркандта тагын да күбрәк әйберләр сайларга була: текстиль, керамика, келәм... Әмма, вакытым булмау сәбәпле, минем боларга кулым җитмәде.
Сәмәркандка турист булып тагын бер барасы иде, дигән хыял/теләк/ният белән кайттым.