Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда иң кыйммәтле балык ничә сум тора?

news_top_970_100
Дөньяда иң кыйммәтле балык ничә сум тора?
Владимир Васильев, архив

Кыйммәтле балыклар бик күп. Тик 1,7 миллион долларга сатылган тунец балыгы әлегә иң кыйммәтлесе санала. Бу турыда кызыклы фактлар сайтында язылган.

220 кг авырлыктагы зәңгәрсу тунец балыгын 1,7 млн долларга сатып алганнар. Тарихта иң кыйммәтле балыктан ризыкны теләге булган һәркем татып карый алган. Аның бер кисәген 20 еврога сатканнар.

Моңа кадәр тунец балыгын 730 мең долларга Япония аукционында сатып алган булганнар. Ул алдагы балыктан күпкә авыррак булса да, бәясе кимрәк чыккан. Озак вакыт аны иң кыйммәтле балык санаганнар.

Платина арована дигән аквариум балыгы 400 мең доллар тора. Ул уникаль балык – дөнья бер генә, башка андый балык юк. Бу балыкның хуҗасы – Сингапур миллионеры. Аннан балыгын сатуны сорап-сорап караганнар, тик миллионер баш тарткан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100