Дөньяда ниләр булып ята: төрле илләрдәге хәрби конфликтларга күзәтү
Россия халкының гына түгел, бөтен дөньяның игътибары Украинадагы махсус хәрби операциягә төбәлгән мәлдә дөньяда башка хәрби чолганышлар да бара. Кайберләре һичшиксез дөньяның көн кадагына әверелер иде, ләкин Украинадан килгән хәбәрләр фонында алар томаланып кала. «Интертат» дөньяның тыныч булмаган төбәкләренә күзәтү ясый.
Төркия Гыйракның төньягындагы көрдләргә каршы хәрби операция башлады
Төркиянең «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы 18 апрельдә Төркия Гыйракның төньягындагы көрд хәрбиләренә каршы хәрби операция башлады, дип хәбәр итте.
«Безнең каһарман очучылар террористларның штабларын, яшерен урыннарын, бункерларын, мәгарәләрен, сугыш кирәк-яраклары складларын уңышлы рәвештә юкка чыгарды. Без үзебезнең затлы милләтебезне 40 ел дәвамында эзәрлекләгән террорчылык афәтеннән коткарырга тәвәккәллибез. Безнең көрәш соңгы террорчыны нейтральләштергәнче дәвам итәчәк», - дигән Милли саклану министры Хулуси Акар.
Төркия белән «Көрдестан эшчеләр партиясе» дип аталган кораллы көчләр арасында хәрби бәрелешләр кырык ел буе дәвам итә. Күпмедер вакытка тынычлык урнашып тора да, берәр сәбәп чыгып, каршылык кораллы сугышка әверелә. Әлеге көрәш Төркия составында көрд автономиясе төзү өчен бара. Шушы көннәрдә ул янәдән кискенләшкән.
Таулы Карабах республикасы хәрби чолганыш алдында
Таулы Карабах республикасы да хәрби чолганыш алдында калды.
2020 елның ноябрендә урнашкан тынычлык бозылырга мөмкин. 24-25 мартта Карабахта әрмән һәм әзербайҗан хәрбиләре арасында атышлар булды. Ике як та корал куллануда бер-берсен гаепли.
Карабахтагы этно-сәяси конфликт вакыт-вакыт XX гасыр башыннан ук кабынып тора. Таулы Карабахны ике республика да үзенең составында булырга тиеш дип саный. Совет хакимияте урнашкач, Таулы Карабах Әзербайҗан карамагына бирелә, әмма төбәктә күпсанлы әрмәннәр яши. Үзгәртеп кору чорында милли конфликт кискенләшә башлый – Әрмәнстан Таулы Карабахны үзенә кушуны таләп итә. 1991 елда ике милләт арасындагы каршылык сугышка әверелә һәм 1994 елга кадәр дәвам итә.
2020 елның көзендә Әзербәйҗан Таулы Карабахны һәм Әрмәнстан контрольлегендә булган районнарны үзенә кайтару нияте белән сугыш башлады. Бу сугыш Россия арадашлыгында тынычлык урнашу белән төгәлләнде. Әзербәйҗанга Әрмәнстан алган районнар кайтарылды, Таулы Карабахның Шушы шәһәре дә Әзербәйҗан идарәсенә бирелде, калган территорияләр Таулы Карабах контролендә калган иде. Украинада хәрби операция башлангач, Армения белән Әзербайҗан янәдән бер-берсенә дәгъва белдерергә тотынды.
Кыргызстан белән Таҗикстан хәрбиләре арасында атыш
Кыргызстан һәм Таҗикстан чиге – 900 км, бу чикләрнең яртысы диярлек төгәл билгеләнмәгән, шул сәбәпле, ике як та теге яки бу пунктны үзенеке дип саный. Бәхәсле чикләр нәтиҗәсендә чик буенда яшәүче төрле ил халкы арасында ызгышлар чыгып тора. Көтүлекләр, юллар, сулыкларны чик буенда яшәүче ике ил халкы да үзенеке дип саный. Язын конфликтлар көчәя, чөнки басуларны сугару өчен су җитми. 2021 елның апрелендә Кыргызстанның Күк-Таш һәм Таҗикстанның Ходжа Аъло авыллары тирәсендәге сулык аркасында хәрби конфликт килеп чыкты. Таҗик хәрбиләре суны кем алганын ачыклар өчен баганаларга видеокамера урнаштыра, кыргыз хәрбиләре аларны кисеп китә. Ике авыл кешеләре арасында таш атышуга чик сакчылары да катышып, кыргыз ягыннан 36 кеше үлде, 200гә якын яраланды, таҗик ягыннан 19 кеше үлде, 90 кеше яраланды, бер бронетехника юк ителде. Конфликтны зур масштаблы сугышка әйләндерми кала алдылар.
«Интерфакс» агентлыгы 12 апрельдә Кыргызстан чигендә Кыргызстан белән Таҗикстан хәрбиләре арасында ике мәртәбә атыш булганын хәбәр итә. Утыз минут дәвам иткән бәрелештә ике яктан да яраланучылар булган. Кыргызстан Милли иминлек дәүләт комитетының чик буе хезмәте ике ил арасындагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә ике як хәрбиләре дә шул ук көнне үз урыннарына чигенүен белдергән. Хәзерге вакытта сөйләшүләр дәвам итә.
Газа Секторында киеренке вәзгыять
15 һәм 17 апрельдә Иерусалимдагы Храм тавында Израиль полициясе һәм фәләстинлеләр арасында бәрелешләр булган. Чуалышта йөз илледән артык кеше зыян күргән, өч йөздән артык кеше полиция тарафыннан тоткарланган, дип хәбәр итә «Associated Press» мәгълүмат агентлыгы. Рамазан аенда Иерусалимда мондый бәрелешләр еш кабатлана. Былтыргы чуалыш Газа Секторында Израиль белән Фәләстиннең «Хамас» оешмасы арасында сугышка китергән иде. Храм тавында быел кабатланган тәртипсезлекләрдә Фәләстин хакимияте Израильне гаепли. Хәзерге вакытта биредә вәзгыять киеренке.
Израиль Сүрияне дә тынычлыкта калдыра алмый. 10 апрельдә Россия Оборона министрлыгы Израильнең Сүриядәге объектларына һава һөҗүме турында хәбәр итте. 9 апрельдә Израиль Сүрия территориясенә биш ракета җибәргән. Сүриянең ПВО системасы аларның өчесен һавада юк иткән. Нәтиҗәдә, Сүриянең берничә объектына гына зыян салынган.
Сүриядә 2011 елда башланган гражданнар сугышы элекке кебек дәрәҗәдә бармаса да, тулысынча тынычланмый. Террористик дип табылган һәм тыелган ИГИЛ тарафдарлары хәрбиләргә һөҗүмнәрен дәвам итә. Бу бәрелешләрдә ярты миллионнан артык кеше үлгән, дистә миллионга якын кеше өеннән чыгып китәргә мәҗбүр булган дип исәпләнә.
Йәмәндәге гражданнар сугышы тәмамланырга охшаган
Йәмәндәге 2014 елдан дәвам иткән гражданнар сугышын Иран белән Согуд Гарәбстаны көндәшлеге нәтиҗәсе дип атыйлар. Йәмән җитәкчелегенә Согуд Гарәбстаны теләктәшлек итә, ә шигый хуситларга Иран ярдәм итә. 25 мартта хуситлар пилотсыз очкычлар белән Согуд Гарәбстаны терриорисендәге нефть складларын яндырды. Ике яктан да үлүчеләр саны 90 мең тирәсе дип исәпләнә.
Бәхеткә, бу сугыш тәмамланырга да охшаган. Согуд Гарәпбстаны җитәкчелегендәге коалиция Йәмәндә хәрби операцияләрне туктату кирәклеге турында белдерде, аның басымы нәтиҗәсендә Йәмән президенты Мансур Һади хакимияттән китте. Хуситлар башта сөйләшүләрдән баш тартса да, хәзерге вакытта тынычлык урнашу турында сөйләшүләр бара.
Пакистан белән Әфганстан арасындагы атышлар
Апрельдә Пакистанга Әфганстан ягыннан һөҗүм итү очраклары арткан. Бу турыда көнбатыш илләренең мәгълүмат чыганаклары хәбәр итә. 14 апрельдә Пакистанның җиде хәрбие һәлак булган. Илнең тышкы эшләр министрлыгы һөҗүмнәрне туктатуларын сорап Әфганстанга мөрәҗәгать итеп караган, тик нәтиҗәсе булмаган.
Әфганстанда хакимлек итүче Россиядә тыелган «Талибан» оешмасы исә Пакистан ягыннан килгән һава һөҗүме нәтиҗәсендә 36 кеше һәлак булуын хәбәр итә. Әлеге конфликтта да ике як бер-берсен гаепләп, хәрби бәрелешләрне дәвам итәләр.
Пакистанда сарай фетнәсе
Пакистанның эчке сәясәтендә дә тыныч түгел. Анда сарай фетнәсе булды. 9 апрельдә Пакистан парламенты ил башлыгы (премьер-министр) Имран Ханга ышанмау вотумын, ягъни вакытыннан алда вәкаләтеннән азат итү процедурасын игълан итте. Әлеге инициативаны 342 депутатның 174е хуплап, Имран Ханны эшеннән азат итте.
Элегрәк тә оппозиция тарафыннан премьер-министрга ышанмау вотумы игълан итү очраклары була, тик эшне азагына җиткерү өчен депутатлар тавышы җитми иде. 24 февральдә Имран Хан Россия Президенты Владимир Путин белән Мәскәүдә очраша. Очрашу вакыты Украинада хәрби операция башланган көнгә туры килү сәбәпле, Пакистанда Имран Ханга карата нәфрәт арта. Кайбер чыганаклар монда Америка кулы уйнаган дигән фараз белдерә. Ун меңләп Имран Хан тарафдарлары хакимнең эшеннән азат ителүенә каршылык белдереп, урамга чыгалар, ләкин армия тарафыннан яклау булмагач, аны үз кәнәфиендә саклап кала алмыйлар. Юридик яктан хакимият алышынуы дөрес башкарылган булып чыга. 12 апрельдә Владимир Путин яңа кешене - Шаһбаз Шәрифне премьер-министр вазифасына сайлануы белән тәбрикләде.
Яңа премьер-министр сайлануы Пакистан белән Һиндстан арасында озак еллар дәвам иткән каршылыкка чик куяр дигән өмет бар. Бу ике ил чиктәге Джамму һәм Кашмир провинциясен бүлә алмыйча берничә тапкыр сугышкан иде инде. Пакистан премьеры Һиндстандагы коллегасы Нарундру Модины чик конфликтларын чишәргә тәкъдим итте.Бу тәкъдим дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан хуплап кабул ителде.
Тайвань Кытай һөҗүменә әзерләнә
12 апрельдә Тайвань хәрбиләре утрауда хәрби өйрәнүләр оештырган. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Иртән хәрби самолетлар, вертолетлар Тайвань башкаласы Тайбэй шәһәре өстеннән очкан. Шулай ук сугышка әзерлекне тикшерү ракета батареяларында, авиабазаларда, хәрби портларда үткәрелгән.
Тайвань хакимияте халыкның һөҗүмгә әзерлеген арттыру максатыннан белешмәлек тараткан. Пособиедә яшеренү урыннары эзләү, авиаһөҗүм вакытында, йортлар җимерелгәндә, электр һәм су беткәндә, көчле янгыннар чыкканда куркынычсызлык алымнары турында мәгълүмат бирелгән. Шулай ук белешмәгә бомбадан качу адреслары, запас азык-төлек һәм су саклау урыннары кертелгән. Шул рәвешле Тайвань Кытай тарафыннан башланырга мөмкин булган сугышка әзерләнә.
15 апрельдә Кытай да хәрби өйрәнүләр үткәрү өчен Тайвань янына бомбардировщиклар, истребительләр һәм хәрби корабльләр җибәргән. Кытай белән Тайвань арасындагы низаг ярты гасырдан артык дәвам итә.
1949 елда коммунистик Кытай Халык Республикасы оешкач, илдә аңарчы хакимлек иткән, коммунистларны кабул итмәгән җитәкчелекнең бер өлеше Тайвань утравында төпләнә. Тайвань үзен Кытайдан бәйсез дәүләт итеп исәпли, ә Кытай Тайваньне үз территориясе буларак күрә.
Тайвань мәсьәләсе АКШ белән Кытай мөнәсәбәтләрендә иң каршылыклы проблемаларның берсе булып тора.
Кытай шәһәрләрендә локдаун
Кытайда исә хәзерге вакытта коронавирусның чираттагы дулкыны күзәтелә. Эпидемиологик вәзгыять начар булган шәһәрләр ябыла. Аларга керү һәм чыгу тыелган. Мәсәлән, 11 апрельдә 18 млн халкы булган Гуанчжоу шәһәре ябылган. 24 млн кеше яшәгән Шанхай да март азагыннан бирле чикләүләрдән арына алмый.
2019 ел азагы-2020 ел башында коронавирус афәте дә шул ук рәвешчә – Кытай шәһәрләрен тулысынча ябудан башланган иде.
Перуда протест акцияләре
Көньяк Америка континентында урнашкан Перуда апрель башында зур гына протест акцияләре булып узды. Азык-төлек, ягулык бәяләре үсүенә ризасызлык белдереп, йөзәр меңләгән халык протест акцияләренә урамга чыкты. 5 апрельдә илдә комендант сәгате игълан ителде. Аннан алда транспорт компанияләре вәкилләре бер атнага якын забастовкага чыккан булган. Соңгы 26 елда Перуда бәяләрнең моның кадәр артыу күзәтелмәгән, дип хәбәр ителә.
2021 елның 28 июлендә президент вазыйфасына керешкән Педро Кастильо ярты ел эчендә дүрт мәртәбә хөкүмәтне алыштырган. Протестлар алдыннан оппозиция көн кадагына Педро Кастильога импичмент игълан итү мәсьәләсен куйган, ләкин җитәрлек тавыш җыя алмаган. 2016 елдан бирле Перу катлаулы сәяси вәзгыятьтә яши. Биш ел эчендә анда биш президент алышынган. Хакимиятнең шулкадәр еш алышынып торуы, билгеле, халык файдасына түгел.
Алжир-Марокко конфликты
Африканың төньягындагы ике гарәп иле - Алжир белән Марокко хәрби бәрелеш алдында. Алар Көнбатыш Сахара бәхәсле территориясен бүлешә алмый. Әлегә бу җирләр Марокко кулында. Алжир шулай ук Марокконы Израиль белән мөнәсәбәтләрен җайга салган өчен гаепли.
Конфликт былтыр җәй азагында башланды, Алжир августта Марокко белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде. Моңа җавап итеп, Марокко чик буенда хәрби база төзи башлаган. Озак та үтми Алжир чик буендагы сәүдә автоколонналарын утка тотуда гаепләде. Мароккода корылык нәтиҗәсендә уңышның яртысы юкка чыгарга мөмкин, ә бу ил моңа кадәр дә ашлыкның күбесен Украинадан керткән. Белгечләр илдә корылык, ачлык һәм шул сәбәпле хәрби конфликтлар булырга мөмкин дип фаразлый.
Нигерия террорчылары тынычланмый
Нигериядә мөселманнар һәм христианнар арасында бәрелешләр 1953 елдан бирле бара. Бу сугышлар нәтиҗәсендә 10 меңнән артык кеше һәлак булган. Соңгы тапкыр массакүләм кеше үтерү 2022 елның гыйнварында булган иде. Апрель башында террорчылар хәрбиләргә һөҗүм итеп, 11 хәрбине үтергән.