Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дональд Трамп президент булып сайланмагач, яшь хатыны ташлап китәргә җыена

Меланья Трамп ире президент булса, үч алыр дип куркып, аерылышмый тора.

news_top_970_100
Дональд Трамп президент булып сайланмагач, яшь хатыны ташлап китәргә җыена
https://pixabay.com

Американың әлеге президенты Дональд Трампның хатыны Меланья Трамп иренең вәкаләтләре беткәнне генә көтә. Аннары ул аерылышырга җыена. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Меланья аның вазифасыннан киткәнен минутлап санап тора. Аннары ул аерылыша алачак», — дип сөйләгән президентның элеккеге ярдәмчесе Омароса Маниголт-Ньюман.

Аның сүзләренчә, Меланья белән Дональд гаиләсе бары тик ире президент булганга гына сакланып тора. Чөнки беренче леди иренең үч алуыннан курка.

«Трамп хакимлек иткәндә китсә, Меланья кимсетүләргә түзә алса да, Трамп аннан үч алу җаен тапкан булыр иде», — ди ул.

Беренче лединың үзенең элеккеге ярдәмчесе Стефани Волкофф сүзләренчә, Трамп белән Меланья никахы — үзенә күрә килешү ул. Ир белән хатын аерым бүлмәләрдә йоклый. Меланья Нью-Йорктан Вашингтонга да ире президент булып берничә ай үткәч кенә күченгән. Инаугурациядән соң президентның улы Бэррон мирасның үз өлешен алсын өчен шулай кирәк булган.

Трамп үзе исә интервьюларда хатыны белән бик яхшы мөнәсәбәттә булуын сөйләгән. Ә никах килешүе буенча, Меланьяга исә ирен тәнкыйтьләү тыелган булуы ихтимал. Трамп икенче хатыны Марла Мейплз белән дә шундый килешү төзегән. Аңа элеккеге ире турында китап язу һәм интервью бирү тыелган.

Журналистлар да Трамп белән Меланья арасында салкын мөнәсәбәтләр булуын сизенгән. Бер чарада Трамп хатынын кулыннан тотмакчы булганда, Меланья юньләп кул да бирмәгән. 2018 елның февралендә исә Playboy журналы моделе Карен Макдугал Трампның хатынына хыянәт итүен сөйләгән, диелә бу хәбәрдә.

Меланья Трамп 1970 елның 26 апрелендә Словениядә туган. Аңа 50 яшь. Дональд һәм Меланья Трамп 2005 елның гыйнварында өйләнешкән, аларның улы Бэррон туган. Меланья - Дональд Трампның өченче хатыны.

Дональд Трамп 1946 елгы 14 июненьдә туган. Аңа 74 яшь. Республикачылар партиясеннән (2001-2009 елларда — Демократлар партиясендә булган). 2017 елның гыйнварыннан АКШ президенты. Аңа кадәр — эшмәкәр (күчемсез милек өлкәсендә), шоумен, телевидение алып баручысы. АКШ тарихында президент булып сайланган иң карт кеше — сайланган вакытта аңа 70 яшь иде. 2019 елда аңа, хакимият белән үз максатларында явызларча файдалануда гаепләп, импичмент ясалды, әмма акланды. Ул АКШ тарихында импичментка дучар булган өченче президент.

  • Америкада президент сайлау нәтиҗәсе билгеле түгел, дип язган идек. Хәзерге вакытта да әлегә нәтиҗәләр .юк. Демократ Джо Байден үзен җиңүче дип игълан итте. Республикачы Дональд Трамп җиңелүен танымый, аның адвокатлары судка мөрәҗәгать итте.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100