Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Домбайга сәяхәт: шунда ук бозыла торган Нарзан суы, халкы, «потом доходит» эчемлеге

Җәйге ялны күпләр диңгез ярында үткәрергә ярата. Эссе көннәрне кояшта кызынып, диңгездә су коенып үткәрәсе килә. Мин исә, диңгезне салкын тау елгасына алыштырып, Кавказ тауларында урнашкан Домбайга сәяхәт иттем.

news_top_970_100
Домбайга сәяхәт: шунда ук бозыла торган Нарзан суы, халкы, «потом доходит» эчемлеге
Энҗе Габдуллина

Домбай – Карачай-Черкесск республикасында урнашкан шәһәр тибындагы курорт бистәсе. Домбай – тау чаңгысы һәм сноубордта шуучыларның яраткан урыны. Кышкы сезон башлану белән бөтен социаль челтәр Домбай таулары белән тула, чөнки бу төбәк – тау спортының йөрәге.

Кар эри башлау белән сезон төгәлләнә, һәм бәяләр бермә-бер төшә. Яз айларында 2 кешегә 20 меңгә юллама алып була бирегә. Җәйгә таба бәяләр бераз күтәрелә, шулай да кыш көне кебек үк түгел. Чөнки җәй айларында тауларга җәяү яки машиналар белән сәяхәт итеп, табигатьнең искитмәле матур урыннарын күреп була. Төньяк Кавказ хребетында урнашкан Домбайда табигать күренешләреннән телсез калырлык.

Домбайга барып җитү өчен, аэропорты булган якын-тирә шәһәрләргә очарга кирәк. Шулай ук тимер юл белән дә барып була. Без исә Минеральные Воды шәһәренә очып, калган юлны такси белән бардык. Таулы юллар куркынычрак һәм серпантинлы булу сәбәпле, чакрымнары буенча сәгать ярымда үтеп булган юлны өч сәгать, өч сәгать ярым барасы.

Курорт өчен махсус төзелгән бистәдә кунакханә, кафе, рестораннар, кибетләр өсте-өстенә диярлек төзелгән. Шулай да бик төзек һәм искитмәле матур урын дип әйтеп булмый. Бераз искелек сизелә. Домбайны өйрәнү узган гасырның 20нче елларында альпинистларның берничә тауга менүеннән башлана. Аннары биредә Советлар Союзында иң беренче тау чаңгысы курортын төзиләр.

1965 елда Домбайга шәһәр тибындагы бистә дигән исем бирелә. Советлар заманында Домбай тауларында илнең бөтен почмагыннан чаңгычылар килә торган була. Шуңа күрә дә күп кенә корылма-биналар узган гасыр исен чагылдыра. Биш йолдызлы, түбәсе күккә тиеп тора торган кунакханәләр юк. Шулай да берничә яхшы дип саналган ресторан бар. Анысы да мөһим түгел, чөнки кеше бирегә кунакханәдә ятып ял итәргә килми, төп максат – таулар. Шуңа күрә җәйге Домбайга актив ял яраткан һәм йөрергә иренмәгән, кызыксынучан кешеләр киләдер.

Джип-тур һәм җирле таксистлар

Эмоция һәм хис-кичерешләр артыннан, дип, тауларны иңләргә киттек. Әлбәттә, табигать Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге булса да, биредә һәр маршрутка акча түләп керергә кирәк. Чөнки бу җирләр һәммәсе – Теберда дәүләт тыюлыгы. Кеше башына 200-300 сум түләгәч кенә алга бара аласың. Шуңа өстәп, Домбай Абхазия белән чиктә урнашкан. Чик сакчыларын очратып, күңелсез хәлгә юлыкмас өчен, пропуск та ясаталар, паспортны исә үзең белән йөртү кирәк. Кунакханәләрдә дә чик зонасы булуы турында кисәтеп, участок полиция хезмәткәренең һәм чик сакчысының номерларын биргәннәр иде. Шулай да 5 көндә бер генә тапкыр да чик зонасы белән бәйле кыенлыклар килеп чыкмады.

Курорт бистә булуы Домбайның шулай ук таксистларыннан күренеп тора. Биредә гади таксистлар түгел. Бу кап-кара сакалллы таксистлар, бәлки экскурсоводлар дип әйтеп тә буладыр, зур машиналарда «джип-тур»га кыстый. Джипка утыртып кына әле бер җиргә, әле икенче җиргә элдертергә тәкъдим итәләр. Ул джипларның исәбе-хисабы да юктыр. Кунакханәнең дә үз кешеләре бар: үткән-сүткән саен джипта йөрергә кыстыйлар. Универсаль бәя – 5 мең сум.

Тауның җәяү менеп булмый торган җирләренә машинада менү җайлырак та, күңеллерәк тә. Тау һавасы сулыйсы, Кавказ тауларының бөеклеген үз күзләре белән күрәсе, җәяү йөрисе килмәгән кешеләр өчен джип-турлар иң яхшысыдыр да. Әмма яшьлек үзенекен итте: без ике аягыбызны эшкә күбрәк җиктек.

Шарлавык һәм болытларны кочу

Беренче көнне иң якыны һәм җайлысы булып саналган маршрут буенча җәяү юлга кузгалдык. «Чертова мельница» каньоны һәм Софруджа шарлавыклары Аманауз дигән тарлавыкта (тәрҗемәсе – ущелье) урнашкан. Аманауз дигән көчле тау елгасы Домбайны урталай кисеп үтә.

Фото: © Аманауз елгасы

Тауга менешли, балалары белән килгән әти-әниләрнең күп булуына игътибар иттем. Инструктор һәм җитәкчеләре белән бер төркем балалар да менде. Махсус таяклар, махсус киемнәрдән булган тәҗрибәле «таучы»лар да шактый иде. Олы яшьтәге апа-абыйлар да балалардан калышмады. Һәркем үз темпы белән, үзе теләгән тизлектә менә. Софруджа шарлавыкларына менеп җитү өчен күп көч түгәргә кирәк. Зур-зур ташлар арасыннан йөреп, көчле ташкынлы тау елгасын үтеп, кызыл һәм зәңгәр төсләр белән билгеләнеп куелган маршрутның гомуми озынлыгы 10 чакрым. Софруджа шарлавыклары янында кар да эреп бетмәгән. Биеклекне шуннан да аңлап буладыр.

Фото: © Софруджа шарлавыгы

Домбайга килгән туристлар, иң беренчеләрдән булып, фуникулер белән Мусса-Ачитара тавына менә. Тауның иң биек ноктасына менеп җитү өчен 3 тапкыр күчеп утырырга кирәк. Һәрбер тукталышта мини-базар, 100 сумга фотога төшә торган локацияләр тезелеп киткән. Канат юлы белән 3 мең метрдан артык биеклеккә менеп җитеп була. Мөмкин булган иң биек ноктага менү өчен 1850 сумлык билет алырга кирәк. Кыш көннәрендә бу тауда чаңгы һәм сноуборд шуалар. Җирле халыктан бәяләрен сорашып карадык. «Алтын белән түләргә кирәк», – дип җавап бирделәр. Шуңа өстәп, зур чиратта да торырга кирәк. Мондый матурлыкка карап шуу өчен, күп акчаны һәм күп вакытны калдырырга кирәк, дигән сүз.

Көннәр әле озынрак булса да, кичке 4-5тә иң өскә менеп җитәм димә. Кичкә таба тау түбәләренә болытлар да кунаклый башлый. Төштән соң менү сәбәпле без дә ак һәм салкын болытларны кочып йөрдек. Шулай да тау түбәсендә күпмегәдер булса да аязып, күк ачылып, тирә-як таулар күренеп алды.

Өскә күтәрелгән һәм болытлар күбәйгән саен, тауда салкыная бара. Шортик, футболка белән менүчеләр болытлар арасында озак тора алмады. Шуңа күрә тауларга җыенганда, табигатьнең йөз төрлегә әйләнергә мөмкин икәнлеген онытмаска кирәк. Һәм тауга чалт кояшта – иртән һәм көндезге якта менү хәерлерәк.

Зәңгәр күлләр кебек Бадук күлләре

Домбай – таулар гына түгел, күлләр дә иле. Сап-салкын тау күлләре тау башларында, тарлавыкларда урнашкан. Томанлы күл дип аталган сулык туристларның яраткан ял итү урынына әйләнгән. Тик монда бераз алданырга була. Чөнки дөрес ракурс белән төшергәндә күл бик зур кебек тоела, икенче яктан караганда бер дә алай түгел. Тирә-ягы мангаллар, өстәлләр белән җайландырылган.

«Су керергә ярамый» дип язылса да, тыюлык тәртипләрен бозучылар да табыла. Күлдә исә форель балыклары күренеп-күренеп йөзә.

Фото: © Томанлы күл

Домбайның тагын бер матурлыгы, дип, Бадук күлләрен атадылар. «Авыр маршрут», – дип озатып калды безне карачәй егете Ислам. Авыр дисәләр дә, Бадук күлләренә менүчеләр саны бик күп иде. Шаулап агып утырган Теберда елгасы аша күперне кичеп, тауга күтәрелдек. Керү юлында, әлбәттә, 200-300 сум акчаны түлисе.

Маршрутның авырлыгы – бик текә тауга менүдә. Аяк астына карамасаң, уңайлы аяк киеме кимәсәң, урман баскан текә таудан аска тәгәрәү ихтималы зур. Төшү һәм менүне бергә санаганда 9-10 чакрымлык маршрутны 5-6 сәгать үтәргә туры килә.

Бадук күлләре – тау башында урнашкан 3 күл. Мин аларны бездәге Зәңгәр күлләр кебек дияр идем. Яшькелт-изумруд төстә ялтырап торучы табигать могҗизалары берсе артыннан берсе зурая һәм салкыная бара. Иң беренчесе һәм иң кечкенәсендә су калганнарына караганда җылырак кебек тоела. Иң олысы һәм иң соңгысы – иң салкыны. Салкын тау күлләрендә сирәк-сирәк кенә су коенучыларны да күрергә була. Су коену дигәне – бер чумып алу.

Фото: © Иң зур Бадук күле

Нарзан чишмәсе

Домбайдан ерак түгел Теберда дигән курорт шәһәр урнашкан. Беренче карашка шәһәр дип әйтеп булмый, күбрәк бистә яки олы авылны хәтерләткән Тебердада җирле халык күпләп яши. Домбай махсус төзелгән бистә булса, Теберда – карачай халкының туган җире.

Тебердада Кавказ территориясендә яшәүче җәнлекләр булган зоопарк эшли. Зур вольерларда зубр, бүре, ике төрле аю, кабан, болан, кыр кәҗәләре, шакал, бөркет, селәүсен, төлке кебек җәнлекләрне күреп була. Бу зоопарк балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә кызыклы. Кызуга түзә алмый бассейнга чумган Кавказ аюын тагын кайда күреп була?

Тебердадан бик ерак түгел Нарзан чишмәләре урнашкан. Гомуми 11 чакрымлык юлны узуы озак түгел, чөнки күпчелек туры юлдан барасы. Халыкның мал асрап яшәгәне тигезлектән урнашкан аланлыкларда торган печән чүмәләләреннән аңлап була. Каршыга кызыл-сары төстәге, муеннарына зур кыңгырау тагылган сыерлар да очрап тора. Тау башындарак атлар фермасы, сыерлар, сарык көтүләре күренә.

Нарзан чишмәләре – Кавказның тагын бер могҗизасы. Җир астыннан берничә җирдән газлы су чыгып тора. Нарзан суын төрле авырулардан, мәсәлән, ашкайнату системасын, кан басымын яхшырту өчен әйбәт, диләр. Судан бик нык тимер тәме килүен беренче эчкәндә аңлап бетереп булмый. Икенче, өченче эчүдә тимер үзен сиздерә башлый. Алга таба суны эчәсе килми. Шешәгә тутырып алу да вариант түгел, чөнки нарзан суы үз үзенчәлекләрен югалтып, сап-сары төстә керә, газы бетә, тәмсезләнә.

Якында гына агучы тау елгасында кармак тотып торучы абыйны күрдек. Сай, ташлы, көчле агымлы елгада балык та тотып була икән. Тыныч суда кармак чирткәнен аңлап була ла ул, ә монда карап торып кына аңлый торган түгел. Кызгылт тимгелле кечкенә форель балыкларын абый бер таякка кадап куйган.

Домбайда татарча сөйләштем, яки «потом доходит»

Домбайда һәм якын-тирә авыл-бистәләрендә, шул исәптән Тебердада да күбесенчә карачайлар яши. Һәм дә халыкның күпчелеге – мөселманнар. Домбайда һәр азанны яңгыратып торучы бер мәчет эшли. Карачайларның сөйләме исә безнекенә охшаш. Үзара татарча сөйләшеп торганда, сатучылар бездән еш кына: «Сез үзбәкләр, йә башкортлар түгелме?», «Сез татарлармы әллә?» – дип сорадылар. Кайсыберләре белән без татарча сорап, алар карачай телендә җавап биреп аралаштык. Төрки телләрнең охшашлыгы, чит җирләрдә икенче милләт кешесе белән дә үз телеңдә аңлаша алу зур бәхет һәм рәхәтлек икән. Әле монда кайбер топонимик билгеләр дә татарча кебек. Мәсәлән, шул ук Томанлы күл. Ул атамалар тарих белән дә бәйледер.

Туристлар өчен Домбайда тулы бер базар эшли. Бөтенесе бер төрле әйбер сата, һәм алар бик күп. Иң күп сатылганы – Карачаевск заводында эшләнелгән сыра белән лимонад икән. «Безнең иң сатыла торган товар – сыра. Егерме тартма алып килгәннәр иде, 1-2 штук калды әнә», – диде сатучы апа. Бу җирле сыраны җитештерү көненнән алып 8 көн дәвамында гына эчәргә ярый икән. Шуңа күрә һәркем «срок годности» дигән язуын карап ала.

Нарзан чишмәләренә баргач, «Ширван» дигән эчемлек сатып торучы абыйны күрдек. Гади пластик шешәгә компот төсле кызгылт эчемлек салынган. «Шәрабмы бу?» – дип сорыйм. «Юк, шәраб түгел, бу яхшырак, бу «потом доходит», – ди абый.

Икенче иң сатыла торган товар – йон носкилар. «Күп сатыла», – дип үк әйтмәсәләр дә, шулай тоелды. Татарстанга килеп, түбәтәй белән чәкчәк алган кебек, күчтәнәчкә дип, кәҗә һәм сарык йоныннан тегелгән йон носкилар алдык. Аларның да төрлесе бар. Кемнең фантазиясе ничек һәм ни дәрәҗәдә эшли диярсең. «Любимой маме/ теще/ бабушке/ сестре» һәм башка төрле язулы, төрле бизәкле, төрле төсле итеп эшләгәннәр үзләрен.

Ризыклардан, күчтәнәчкә дип, як, сыер, сарык итеннән казылыклар, чәйләр, баллар тәкъдим итәләр. Чәй дигәннән, бер сатучының таныш хатыны белән сөйләшеп торуын ишетергә туры килде. «Әйбәт чәйләрең калдымы әле? Кире әйләнеп килгәндә һичшиксез алам», – ди теге апа. Сатучы, ярым пышылдап кына: «Әйбәтләре бетте әле, мондыйлары гына калды. Сиңа андыйны сатмыйм инде», – диде. «Мондый» дигән үтмәс товар өстәленең иң алдында җәелеп ята иде.

Халкының милли ризыгы хычинны бөтен җирдә саталар. Безнеңчә чебурекка охшаган ризыкның эчлеге төрлечә була ала: ит, бәрәңге, сыр һәм эремчек. Соңгылары – үзләре җитештергән продукт. Ресторан, кафеларда исә үзләре җитештергән иттән пешерелгән шашлык һәм башка итле ризыкларны татып карарга тәкъдим итәм.

Домбайга продуктларны якын-тирә авыллардан китерәләр. Мәсәлән, шул ук җирле халык яшәүче Тебердадан. Домбайда эшләүчеләрнең дә күбесе – Тебердада торучы карачайлар. Биредә нәкъ бездәге кебек өйләр, сарайлар, бакчалары булган ихаталар урнашкан. Ә еракта тау өстендә сарык көтүе йөри, яннарында – көтүчесе. Халык та туган җирендә төпләнеп калуны уңайрак күрә. Бу тенденция тау халыкларына хас. «Мәктәптә укыганнан соң Черкесс, Кабардинскида институтта укып була. Анда бөтен профессиягә дә укыталар», – дип сөйләп бара Ислам. Шулай да монда калган кешегә институт профессияләре бик кирәк тә түгелдер. Завод-фабрикалар юк, артык зур преприятиеләр дә юк. Халык мал асрап һәм туристлар ярдәме белән яши.

Җәйге Домбай үзенең табигате, мәгърур таулары, салкын елгалары, тәмле ризыклары, таныш сүзләре белән истә калды. Биш йолдызлы отель, Мишлен йолдызлы рестораннары, «бизнес-класс» дәрәҗәсендәге таксилары юк. Бирегә кеше җан тынычлыгы алу өчен килә. Бу матурлыкны кыш көне дә күрү теләге барлыкка килде. Домбай белән әлегә саубуллашып тордым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100