«Доктор, мин үлмим бит?!» - Ашыгыч ярдәм табибы күргәннәрдән
Аңсыз хәлдә, пычак белән яраланган, авариягә эләгеп, тимер-томыр арасына кысылып калган, температурасы төшми, тыны кысыла... һәм башка шундый куркыныч чакыруларны атнасына ничәмә-ничә тапкыр ишетергә туры килә икән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә?! Шушы юлларны язганда да тәннәр чемердәп куя...
Тумышы белән Таҗикстаннан булган табиб Азам Йосыпов, хезмәте үтә авыр булуга карамастан, «яраткан эшемнән күңелемнең әле бер генә дә бизгәне юк, ярдәмнең шундук файдасын күрүем ошый миңа» ди. Казанның Киров районы Горсовет урамындагы 2 нче ашыгыч ярдәм станциясендә эшли ул. Алдан, сөйләшүне билгеләгәндә, җитди, мәгънәле җавапларыннан олырак яшьтәге кешедер дисәм, яп-яшь егет каршы алудан аптырап киттем хәтта. Яшь булса да, кем әйтмешли, «на своём месте» ул. Олы йөрәкле, күңелендәге мәрхәмәтлелек чайпалып ташырга әзер.
2015 елда мәктәпне тәмамлап, Таҗикстаннан Казанга килдем. Ул вакытта миңа 16 яшь иде. Укырга керү җиңел булмады, ләкин максатыма ирештем. Казан дәүләт медицина университетын «дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамладым. Алты ел университетта белем алганнан соң, «урология» белгечлеге буенча ординатурага укырга кердем. Шул ук вакытта поликлиникада табиб-терапевт булып эшләдем. Аннан, уңайлырак график булмасмы дип, яңа эш эзли башладым. COVID-19 пандемиясе вакытында, белгечләр җитми дип, ашыгыч ярдәмдә эшләүче дустым мине шунда эшләргә чакырды.
Ашыгыч ярдәм ул бер урында терапевт булып утыру гына түгел инде. Үкенмәдегезме соң?
Әйе, чыннан да бу бик үзенчәлекле һөнәр. Ул башка табиблардан аерылып тора. Киләсең, булышасың, кешенең хәле яхшыра – синең эш нәтиҗәсе шунда ук күренүе күңелгә рәхәтлек бирә. Син гел тонуста дигән сүз. Беренче көннәрдә хезмәттәшләремнең чакырулардан кайткач тәэсирләре белән уртаклашуларын ишетеп кызыгып куйдым. Бик авыр хәлләрдә кешенең хәлен җиңеләйтә алу шәп бит инде.
Мин кечкенәдән үк хәрәкәтне, тизлекне, адреналинны яраттым. Шуңа эшем беренче көннән бик ошады. Хәзер ашыгыч ярдәмдә инде дүрт ел мин, башта фельдшер булсам, хәзер табиблар бригадасында, параллель рәвештә урология юнәлешендә дә эшлим.
Ашыгыч ярдәм хезмәте табибы тиз арада карар кабул итеп, дөрес ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Биредә адреналин да, зур җаваплылык та бар.
Андый адреналин хисләренә әзер булмаган табиблар да буламы?
У-у-у, әлбәттә. Минемчә, ашыгыч ярдәмгә очраклы кешеләр килми. Бирегә һәркем һөнәрнең асылын аңлап килергә тиеш. Ә очраклы гына эләккән кешеләр, гадәттә, беренче ярты ел эчендә үк эштән китә. Эшнең никадәр авыр булуын, нәрсәләргә түзәргә кирәклеген аңлагач, качалар, чөнки стресска чыдамлыгы җитми аларның.
Ә сездә чыдамлык та, башка кирәкле сыйфатлар да бар, димәк?
Әйе, эш күңелемә ятышлы булгач, бар булып чыга. Физик чыдамлык та, стресска бирешмәүчәнлек тә кирәк. Мәсәлән, төнлә бишенче каттан авыруны төшерергә туры килергә мөмкин. Әгәр лифт булмаса, аны үзебез күтәреп төшәбез.
Моннан тыш, кешеләргә карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле булу, командада эшли белү мөһим. Кайчак психолог та булырга кирәк: һәр кешенең хисләрен аңлау, аның белән уртак тел табу зарур. Менә сез дә бит кешеләр белән эшлисез, һәркем белән сөйләшә белү кирәк...
Әйе, әйе… Нәкъ шулай анысы.
Аннары үз хисләреңне эштән аера белү дә бик мөһим. Әйтик, кемгәдер исерек кешеләр белән аралашу ошамаска мөмкин. Әмма эш вакытында шәхси карашыңны читкә куеп, пациентка авыру кеше итеп карарга һәм аңа тиешле ярдәм күрсәтергә кирәк.
Пациентларның һәм аларның якыннарының рәхмәт сүзләре дә безгә көч өсти. Кеше үзен яхшырак хис итә башлый һәм туганнарының йөзендә шатлык күренә. Мондый мизгелләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Бигрәк тә, балаларга яки өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә алганда, күңелдә аерым җылылык туа. Өлкәннәр бит әле безгә дога да кыла.
Табиб кызгана белергә дә тиешме?
Әйе, әлбәттә. Әмма кызгану хисендә дә чама кирәк. Әгәр табиб артык жәлләп, авыр кичерә, эмоцияләргә бирелә икән, бу аның пациентка ярдәм күрсәтүенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Мәсәлән, бала авыр хәлдә булганда, әлбәттә, моңа битараф калу авыр, ләкин шундый мизгелләрдә дә үзеңне кулда тота, тыныч кала һәм профессиональ рәвештә эш итә белергә кирәк.
Миңа бик авыр булган бер очракны әйтим. Муены пычак белән яраланган бала янына ашыктык. Җиде яшьтә кебек иде. Ул бала өчен күңелем бик әрнеде, билгеле. Аны шундый хәлгә җиткерүләре кызганыч. Иң коточкычы – баланы үз әнисе җәрәхәтләгән иде. Бу авыр хәл, ләкин без эш вакытында салкын канлы булырга тиеш. Әгәр без дә каушап калсак, паникага бирелсәк, баланың гомерен саклап кала алмаска мөмкин идек. Ул бик күп кан да югалткан иде… Аны бик тиз хастаханәгә алып киттек. Башта, тормышын саклап калу өчен, ашыгыч рәвештә 7 нче хастаханәгә илттек. Анда кан агуын туктаткач, Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр. Бәхеткә, малай исән калды, хәзер барысы да яхшы.
«Тугыз яшьлек малайның исән калуы безнең өчен зур шатлык булды»
Эшегездә аеруча истә калган очраклар бармы? Пациентның гомере кыл өстендә булган чакларга туры килгәнегез булдымы?
Андый хәлләр күп. Минем хәтердә аеруча бер очрак сакланып калды. Җәй көне безгә тугыз яшьлек баланың сулыш алмавы турында чакыру килде. Без шәхси йортлар урнашкан районга ашыгыч ярдәм машинасында сигналларны кабызып килеп җиттек.
Өйгә керсәк, малай идәндә аңсыз ята, әнисе куркудан нишләргә белми иде. Без шунда ук үзебезне кулга алдык, билгеләнгән алгоритм буенча эшли башладык. Баланың хәлен тотрыкландырдык, ул яхшырак сулыш ала башлады, әмма һаман да аңсыз һәм авыр хәлдә иде. Без аны Республика балалар клиник хастаханәсе табибларына тапшырдык. Анда хезмәттәшләребез баланың гомере өчен көрәшне дәвам итте.
Берәр ай чамасы вакыт узгач, әлеге малайның әнисе без эшләгән станцияне табып, безнең белән очрашырга килгән. Аска төшсәм, шул малай әнисе белән басып тора. Малайның хәле инде күпкә яхшырган, елмая. Баксаң, бала үзе дә ашыгыч ярдәм хезмәтен бик ярата булып чыкты. Хәтта өйдә ашыгыч ярдәм машинасы уенчыгы да булган, аны һәрчак үзе белән йөрткән. Менә шул бала безнең белән танышырга, безнең нинди кешеләр булуыбызны күрергә бик теләгән. Вакыт бераз бушаган чак иде, аларга станция буенча кечкенә генә экскурсия дә үткәрдек.
Менә шулай итеп ашыгыч ярдәмдә, авыр хәлләр белән беррәттән, шундый истә кала торган матур, җанга рәхәтлек бирә торган мизгелләр дә шактый була.
«Доктор, мин үлмим бит?»
Тагын бер очрак истә калды. Безгә хроник авыруы булган бер ир-атка барырга туры килде. Ул инде ашыгыч ярдәм хезмәтен еш кына чакыручы. Бу юлы ул тын ала алмый, хәле бик авыр, сатурация дибез инде, кандагы кислород дәрәҗәсе бик түбән иде.
Без аны хастаханәгә алып китәргә әзерләнгәндә, ул миңа: «Мин үлмим бит?! Доктор, әйтегез әле, мин үлмим бит?!» – дип кат-кат сорады. Аның бу сүзләрендә шулкадәр өмет, яшәргә теләү һәм табибка ышаныч бар иде. Без тиешле ярдәмне күрсәттек, үпкәсе ялкынсыну сәбәпле кисенләшкән хәлен тотрыкландырдык һәм аны хастаханәгә илтеп тапшырдык.
Берникадәр вакыттан соң безгә аны бер хастаханәдән икенчесенә күчерү өчен барырга туры килде. Бу юлы инде ул үзен күпкә яхшырак хис итә, хәтта хастаханәдән чыгып, оныгының туенда да кунак булырга өлгергән. Туйда ничек күңел ачканын, нинди хисләр кичергәнен бик рәхәтләнеп сөйләде.
Безнең өчен мондый очрашулар аеруча кадерле, чөнки алар күрсәткән ярдәмебезнең нәтиҗәсен күрергә мөмкинлек бирә. Пациентның терелүен, тормышына кире кайтуын күрү, аның рәхмәт сүзләрен ишетү безне алга таба да эшләргә дәртләндерә.
«Агрессия һәм куркыныч хәлләр дә була»
Ашыгыч ярдәм хезмәтендә агрессив пациентлар белән дә очрашырга туры киләме?
Әйе, андый хәлләр дә күп. Бу – медальнең икенче ягы инде. Кеше авырганда яки көчле стресс кичергәндә, кайчак үз-үзен тыныч тота алмый. Пациентлар да, аларның туганнары да кычкырырга, гаепләргә, агрессия күрсәтергә мөмкин.
Бигрәк тә балалар авырганда, ярсырга тотынган әниләр дә була. Һәр ана баласы өчен борчыла инде, аңлашыла. Безне мондый хәлләргә алдан ук әзерлиләр: тыныч булырга, конфликтка кермәскә, кешеләрнең халәтен аңларга тырышырга кирәк.
Безнең районда алкоголь яки наркотик тәэсирендә булган кешеләр дә очрый. Кайчак туганнары кешенең хәлен дөрес бәяләми, аны исерек дип уйлый, ә чынлыкта ул башка матдәләр тәэсирендә булырга мөмкин. Мондый чакларда кешеләр үзләрен агрессив тотарга, безгә ташланырга, хәтта ишекне бикләп куярга мөмкин.
Мондый хәлләрдә үзегезне ничек саклыйсыз?
Безнең өчен билгеле бер эш алгоритмы бар. Иң мөһиме – конфликтны көчәйтмәү, мөмкин кадәр тыныч сөйләшү һәм куркыныч хәлдән читләшү. Кирәк булса, полиция чакырабыз һәм җитди куркыныч янаган урыннан китәргә тырышабыз. Үзебезне куркыныч астына куйган хәлләр була, кызганыч. Монда иде психология кушыла. Кеше белән уртак тел табарга, аның хәлен аңларга, тынычландырырга тырышабыз. Якыннары булса, аларны да ярдәмгә чакырабыз. Кайчак туганнарының сүзе пациентка күбрәк тәэсир итә.
Әгәр кешенең психик халәтенә бәйле җитди проблема бардыр дигән шик туса, махсус психиатрия бригадасын чакырабыз. Алар пациентны бәяләп, кирәкле карар кабул итә. Күбрәк сүз белән үгетли алалар, каршылык күрсәтсә, психиатрия хастаханәсенә үз ризалыгыннан башка алып китү очраклары да була, шунсыз булмый, чөнки кайбер очракларда пациент үзенә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә куркыныч тудырырга мөмкин – галлюцинацияләр күрү, кешеләрне танымыйча һөҗүм итү.
Сезгә пычак белән янаган очраклар да булдымы?
Әйе, андый хәлләр дә була. Без я качабыз, я машинада бикләнәбез. Без бит инде полиция түгел, аңа җавап бирә алмыйбыз, безнең бурыч – пациентка ярдәм итү, ләкин үзебезнең гомерне дә куркыныч астына куярга ярамый. Әгәр кеше пычак белән янаса яки һөҗүм итәргә омтылса, мөмкинлек булганда, бүлмәдән чыгып китәбез, ярдәм чакырабыз. Кайчак ишекне ябып, берәр кешегә зыян китермәсен дип, тышкы яктан этеп торабыз, башка бригадаларны яки полицияне көтәргә туры килә. Мондый пациентларга да авыру кешеләр итеп карарга кирәк. Аларның үз-үзләрен тотышы кайчак чир белән бәйле булырга мөмкин.
Тагын бер кызыклы очрак булды. Без бер чакыруга бардык. Төн иде. Авыр гәүдәле бер хатын-кызны фатирыннан төшерергә кирәк булды. Без фельдшер кыз белән икәү генә идек, шуңа күрә икебезгә генә аны күтәреп чыгару бик авырга туры килер иде.
Мин ярдәм итәрдәй кешеләр эзләп тышка чыктым. Карасам, ике яшь егетләр тәмәке тартып тора. Мин алардан ярдәм сорадым. Берсе: «Аһ, билем авырта», – ди. Икенчесе: «Мин эчкән идем, булдыра алмыйм», – дип баш тартты. Үзләре исерек күк тә түгел, әмма төрле сәбәпләр табып, ярдәм итәргә теләмиләр. Ә башка мөрәҗәгать итәрдәй кеше дә юк. Мин аларны: «Зинһар, ярдәм итегез инде. Сезгә авыр эш кушмыйбыз, бер яктан тотарга гына кирәк», – дип үгетли башладым. Озак кына күндерергә туры килде. Ахырда ризалаштылар.
Шулай бергә өскә күтәрелдек. Баксаң, бу егетләр әлеге әбинең туганнары булып чыкты. Аны күрү белән: «Абау, бу сезмени?» – дип куйдылар. Әби үзен начар хис итә, сулыш ала алмый иде. Шул мизгелдә егетләрнең билләре дә «авыртмый» башлады, эчкәннәре дә онытылды, диярсең! Шунда ук ярдәмгә керештеләр, әбине бик тиз төшердек. Дөнья менә шулай тар ул! Кемне кайда очратачагыңны беркайчан белмисең.
Азам Йосыпов: «Ашыгыч ярдәм хезмәтендә очраклы кешеләр юк»
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
«Әнием миңа медицина юлыннан китәргә киңәш итте»
Азам, ашыгыч ярдәм табибында булырга тиешле сыйфатлар сезгә кайдан килгән дип уйлыйсыз? Табигатьтән бирелгәнме, әти-әниегез тәрбияләгәнме икән...
Мин кечкенәдән хайваннарны бик яраттым. Әнием сөйләвенчә, аларны һәрвакыт кызганып, якларга тырышканмын. Безнең йортта куяннар, этләр дә булды, тавыклар, төрле кош-кортлар да асрадык. Әнием кечкенәдән бик мәрхәмәтле булуымны еш искә ала. Шулай да, балачакта мин хәрби булырга хыяллана идем. Ә әнием: «Син бит шундый кеше… ничек хәрби булырсың икән?!» – дип әйтә иде (көлә).
Соңыннан әниемнең киңәше белән медицина юлын сайладым.
Димәк, әниегез сезнең кешеләрне аңлый белүче, ярдәмчел кеше булуыгызны сизеп, сезгә иң килешле һөнәр табиб булуын сизгәндер?
Бәлки, шулай булгандыр. Гаиләдә без өч малай. Олы абыем пешекче булып эшли, ә энем – йөк машинасында ерак араларга йөк ташый. Әнием медицина университетына укырга керергә бары тик миңа гына киңәш итте. Аның киңәшен тыңлавыма бер дә үкенмим. Мин бу һөнәрне дөрес сайладым дип саныйм.
Минем әле өйрәнәсем килгән нәрсәләр бик күп. Әйтик, уролог буларак, мин билгеле бер юнәлештә эшлим: бөерләр, сидек куыгы, мәни бизе һәм сидек юллары белән бәйле авыруларны дәвалыйм. Ә ашыгыч ярдәм табибы күпкырлы белгеч булырга тиеш: ул кардиологияне дә, педиатрияне дә белергә, кирәк булганда психолог һәм психиатр кебек фикер йөртә алырга тиеш. Һәр смена үзенчәлекле, бер-берсенә охшаган ике көн булмый. Һәр көн яңа бер маҗара кебек. Иртә белән эшкә килгәндә үк төрле хәлләргә әзер буласың.
Иң мөһиме — эштә булган хәлләрне өйгә алып кайтмау. Гаилә белән эшне аерырга кирәк. Әлбәттә, һәрвакытта да булдырып бетереп булмый инде аны. Кеше бит без, роботлар түгел. Шулай да моңа омтылырга, авыр хәлләрне «өйгә алып кайтмаска» тырышырга кирәк.
Шулай да, мөгаен, якыннарыгыз белән уртаклашасыздыр, сөйлисездер? Бу бераз җиңеллек бирәдер бит?
Әйе, эчеңдәгеләр белән уртаклашкач, авыр хәлләрне кичерү дә җиңелрәк була. Кайбер кызыклы хәлләрне сөйлибез. Кайчак хәтта абсурд, көлкеле хәлләр дә очрый. Ә кайбер кешеләр безне махсус рәвештә чыгырдан чыгарырга, котыртырга тырыша. Андый чакта мөмкин кадәр сабыр булырга кирәк, әмма смена ахырында кайчак сыгылган лимон кебек хәлдә каласың.
«Кайчак тын алырга да вакыт булмый – болар барысы да зур стресс тудыра»
Авыр хәлләрдән соң психологик стрессны ничек җиңәсез? Эштән соң ничек тынычланасыз?
Моның өчен бер генә идеаль ысул юк. Эш вакытында инде профессиональлек алгы планга чыга, эмоцияләрне читкә куябыз. Эш вакытында барысы да билгеле бер тәртип буенча бара. Иң авыры смена тәмамланып, өйгә кайткач башлана.
Һәр хезмәттәшем стрессны үзенчә җиңә: кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер музыка тыңлый яки җырлый… Мин үзем гадәти тормышыма кайтырга тырышам: якыннарым белән аралашам, спорт белән шөгыльләнәм, саф һавада йөрим. Иң яхшы ял – эшчәнлек төрен алыштыру. Минем бит әле урология буенча консультация бирә торган пациентларым да бар. Әлбәттә, сәламәт һәм туйганчы йоклау да бик мөһим. Яхшы йокы күп нәрсәне хәл итә.
Йокларга һәм ял итәргә вакыт җитәме соң?
Без бер тәүлек эшлибез, аннары өч тәүлек ял итәбез. Әгәр эш графигы шундый тәртиптә булса, ял итәргә мөмкинлек бар.
Бер тәүлек эчендә уртача ничә чакыру була?
Төрлечә. Барысы да бәйрәмнәр булу-булмауга бәйле. Бәйрәм көннәрендә кешеләр күбрәк кәеф-сафа кора, шуңа күрә чакырулар да арта. Уртача алганда, тәүлеккә 15 чакыру була. Кайчак 20 чакыруга кадәр дә җитә.
Бер-бер артлы чакырулар килү авыр инде, кайчак тын алырга да вакыт булмый – болар барысы да зур стресс тудыра. Бигрәк тә җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә чакырулар күп була.
Шәһәрдә төрле чаралар үткәрелү дә йөкләнешне арттыра. Казанда зур спорт ярышлары, матчлар узып тора бит. Андый вакытта чакырулар арта.
Соңгы елларда ашыгыч ярдәм хезмәте ничек үзгәрде?
Ашыгыч ярдәм хезмәте елдан-ел үсә. Ун ел элекке белән бүгенгене чагыштырсак, зур үзгәрешләр күренә. Хәзер заманча технологияләр күбрәк кулланыла. Элек чакыруларны кулдан язып терки идек, хәзер планшетлар аша электрон рәвештә теркибез.
Ашыгыч ярдәм машиналарында кулланыла торган медицина җиһазлары һәм мөмкинлекләр дә артты. Элек кайбер авыруларны хастаханәгә илтеп җиткерә алмый идек, пациентның хәлен тотрыкландыру авыррак иде. Хәзер яңа дарулар һәм технологияләр ярдәм итә. Мәсәлән, йөрәккә автомат рәвештә массаж ясаучы «Лукас» аппараты бар. Ул йөрәккә бертөрле ритмда һәм даими көч белән басым ясый. Кеше кул белән массаж ясаганда арырга, басымны тиешенчә бирмәскә мөмкин. Ә аппарат бер үк темпта, бер ритмда эшли. Минемчә, мондый җайланмалар реанимациянең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.
Безнең хезмәттә камилләштерәсе, хәл итәсе мәсьәләләр бар инде. Ул юнәшлештә эш бара. Киләчәктә вазгыять тагын да яхшырыр дип өметләнәм.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен каралган дәүләт программаларыннан файдаланасызмы? Мәсәлән, торак алу мөмкинлекләре...
Медицина хезмәткәрләре өчен социаль торак һәм ташламалы ипотека программалары бар. Әмма шәхсән минем өчен ташламалар мөмкинлеге әлегә чиклерәк, чөнки Россия гражданлыгын алырга өлгермәдем, минем бары тик яшәүгә рөхсәтем бар, шуңа күрә барлык ташламалардан да файдалана алмыйм. Ә Россия гражданнары булган хезмәттәшләребез төрле түләүләр һәм ярдәм чараларын тулысынча диярлек ала.
Берзаман ашыгыч ярдәм хезмәтендә кадрлар җитми дип бик нык чаң сукканнар иде...
Әйе, COVID-19 пандемиясе вакытында хәл аеруча авыр булды. Кешеләр авыру йоктырудан курыкты, кайберләре эштән китте, кадрлар бертуктаусыз алышынып торды. Хәзер хәл яхшыра бара. Ел саен медицина көллиятләрен һәм университетларын тәмамлаган яшь белгечләр эшкә килә. Ашыгыч ярдәмдә эшләү өчен максатчан укыган студентлар да бар. Укуларын тәмамлагач, алар үзләрен укыткан һәм әзерләгән хезмәткә кире кайталар. Әлбәттә, кайбер станцияләрдә белгечләр җитмәскә мөмкин. Әмма, гомумән алганда, берничә ел элекке белән чагыштырганда, хәзер хәл күпкә яхшырак. Кадрларга ачлык димәс идем.
Үзегезгә карата шелтә ишеткәнегез булдымы?
Әйе, кешеләрдән ишетергә туры килә, чөнки алар ашыгыч ярдәм белән амбулатор ярдәм аермасы аңламый кебек. Әле беренче көн генә ОРВИ белән авырып, температурасы 37–37,5 градус кына булган кешеләр безнең сиреналарны кабызып, бик тиз килеп җитүебезне көтә. Җиде минуттан түгел, ә соңгарак калып килсәң, әле бездән аңлатма таләп итәләр.
Чакыруларның өстенлек тәртибе бар бит: кемгә ярдәм беренче чиратта кирәгрәк, без иң элек шуңа барабыз. Ә кешеләр ризасызлык белдерә башлый: «Ничек инде җиде минуттан килмисез? Ник унбиш минут эчендә килмәдегез? Нигә ярты сәгать көтәм? Минем бит температурам бар!» – дип китәләр тезеп… Безгә исә сабыр гына аңлатырга туры килә.
Андыйлар күбесенчә яшьләр арасында очрый. Ә өлкән буын, Аллаһка шөкер, күбесе – аңлы, белемле кешеләр. Яшьләр, тупас итеп әйткәндә, кайберләре үзләрен күрсәтергә, кыланырга тырышадырмы – белмим. Ләкин без барыбер тыныч кына аңлатырга тиеш. «Хөрмәтле ханым, чакырулар төрле була, аларның өстенлек тәртибе бар. Без иң элек ярдәмгә күбрәк мохтаҗ булган кешеләргә барабыз», – дип әйтәбез.
Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәте булган икән, без температурасы булган кешегә беренче булып бармаячакбыз бит инде. Әлбәттә, иң элек авария урынына юл тотачакбыз. Моннан тыш, бригадалар саны да чикле. Әйтик, бер станциядә ун бригада гына булырга мөмкин. Кайсы бригада бушый, шул беренче булып килә. Бу без сезне оныттык яки сезне санга сукмыйбыз дигән сүз түгел. Чакыру калдыргансыз икән, без, әлбәттә, киләчәкбез, ярдәм итәчәкбез. Бары тик бераз сабыр итәргә кирәк.
Юл-транспорт һәлакәтләре дигәннән, бик куркыныч аварияләргә барырга туры киләме?
Әйе, кызганыч, мондый очраклар күп. Еш кына кешеләр исерек хәлдә яки наркотик тәэсирендә рульгә утыра. Яшьләр арасында да андыйлар бар: машина йөртү таныклыгын әле генә алган килеш, төнлә дуслары белән узышырга тырышалар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар.
Вакыт узу белән без мондый хәлләргә күнегәбез. Кешеләр, гадәттә, ашыгыч ярдәм табибына кан яки авыр җәрәхәтләр күрү куркынычтыр дип уйлый, чынлыкта исә кеше акрынлап моңа ияләшә. Тәҗрибә һәм профессиональ осталык арткан саен, табиблар мондый хәлләргә тынычрак карый башлый.
Иң куркынычы – башка нәрсә. Син булдыра алганның барысын да эшләгәнсең, ләкин, кызганычка каршы, бу гына җитмәгән. Менә шундый хәлләр күбрәк куркыта.
Сезнең дә кешене коткарып кала алмаган очраклар булдымы? Әйтик, кеше ашыгыч ярдәм машинасында, хастаханәгә барып җиткәнче үлгән очраклар?
Булды, әйе. Бер бик авыр юл-транспорт һәлакәте хәтердә калган. Машина эчендә бер ир-ат кысылып калган иде, без аны чыгара алмадык. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машинаны ачып, аны чыгарды, тик җәрәхәтләре бик авыр булып чыкты. Кызганыч, яшь ир-ат машина эчендә вафат булды. Без булдыра алганның барысын да эшләдек, ләкин кайчак бездән генә тормый шул.
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Юлда ашыгыч ярдәм машинасына юл бирәләрме? Әллә юл бирмәгән очраклар да буламы?
Соңгы вакытта бу яктан хәлләр яхшырды. Элек махсус юл бирмәскә тырышкан кешеләр дә була иде. Шәһәр һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан рейдлар оештырылды: ЮХИДИ хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм машиналарына утырып, сиреналарны кабызып, машина йөртүчеләрнең юл бирү-бирмәвен тикшергәннәр иде. Кагыйдә бозучыларны шунда ук ачыклый башлаганнар, шуннан соң хәлләр сизелерлек яхшырды.
Ләкин шәһәрдә машинасын дөрес куймаган кешеләр дә бар әле. Мәсәлән, төнлә чакыру килә ди. Яңа Савин районында күп катлы биек йортлар күп, машиналар да бик күп. Машина кую урыннары барысына да җитми. Әмма кайберәүләр машинасын бераз читтәрәк, подъездның нәкъ алдына калдыра. Ә ашыгыч ярдәм машинасы үзе зур һәм озын. Шуңа күрә андый урыннардан һәрвакытта да узып булмый. Машиналарын шулай калдыра торган җавапсыз кешеләр дә бар.
«Татар теле бик матур һәм моңлы»
Азам, татар теле – республикабызның икенче дәүләт теле. Сезгә татар теле ошыймы? Аны өйрәнергә теләк бармы?
Татар теле бик матур, яңгырашы да күңелгә ятышлы.
Өйрәнәсезме соң?
Әйе, өйрәнү процессында. Безнең эштә татар телен белү кирәк, чөнки еш кына өлкән яшьтәге кешеләргә – әби-бабайларга барабыз. Аларның барысы да русча сөйләшми. Шуңа күрә, грамматик яктан дөрес булмаса да, татарча сөйләшергә, хәлне аңлатырга тырышабыз. Кайчак хезмәттәшләремнән кирәкле сүзләрне сорыйм, язып алам. Мәсәлән, «авырта», «түзегез...», «килегез», «бирегез» кебек сүзләрне өйрәнәм.
Мин, гомумән, телләр өйрәнергә яратам. Татар теле дә бик матур, моңлы тел. Татарстанда яшәвемә ун елга якын вакыт булды инде. Татарча күп нәрсәне аңлыйм, ләкин әлегә дөрес һәм иркен сөйләшә алмыйм.
Татар ризыклары ошыймы?
Бик яратам! Сезнең милли ризыкларыгыз бик тәмле. Камыр ризыклары, баллылары да күп. Барысы да бик тәмле!
«Татарстанда кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте аеруча җылы»
Быел Россия халыклары бердәмлеге елы. Сез төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны, үзара аңлашуны тоясызмы?
Әйе, тоям. Мин төрле шәһәрләрдә булдым, эш буенча гына түгел, шәхси эшләрем белән дә йөрдем. Әмма Татарстанда кешеләр арасындагы дуслык һәм җылылык аеруча нык сизелә. Биредә кешеләр, минемчә, игътибарлырак, ярдәмчелрәк һәм мәрхәмәтлерәк.
Казанга килгәч, беренче курста төрле кафедраларга йөрергә, хастаханәләргә барырга кирәк иде. Казан – зур шәһәр, ә мин аны әле ул чакта начар белә идем. Бер көнне автобуска дөрес булмаган яктан утырдым да, бөтенләй башка якка киттем. Ә миңа дәрескә барырга кирәк. Ничек барып җитәргә икәнен белми аптырап калдым. Шунда тукталышта бер ир-ат басып тора иде. Мин аның янына барып, хәлне аңлаттым: кайда яшәвемне, кая барырга кирәклеген әйттем һәм юлны күрсәтүен сорадым. Ул мине иң якындагы метро станциясенә кадәр алып барды һәм аннан ничек барырга кирәклеген аңлатты. Бу хәл минем күңелгә сеңеп калды. Мин Татарстанда шундый ярдәмчел кешеләр булуына бик шатмын.
Азам, сиңа зур рәхмәт! Бик матур әңгәмә булды. Һөнәрегез кызыклы, әмма бик авыр да...
Әйе. Шуңа күрә кабатлап әйтәм: ашыгыч ярдәмдә очраклы кешеләр эшли алмый. Биредә бары тик бу хезмәтне яраткан кешеләр генә кала.