Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дихлофос аркасында гаиләдәге бөтен бала үлеп беткән

news_top_970_100

Красноярск краеның Красная Сопка авылында яшәүче гаиләдә берьюлы 4 бала агуланып үлгәнен язган идек.

«SHOT Проверка» телеграм каналы, Красноярск краендагы гаилә «Варан» дихлофосы белән агуланган булырга мөмкин, дип яза. Бу – хәзер төп версия. Ата-аналар йортны бөҗәкләрдән даими эшкәртеп торганнар, бүлмәләрне начар җилләткәннәр.

Соңгы тапкыр өйдә чебен агуын 20 сентябрьдә сипкәннәр. Икенче көнне иртәнге алтыда, беренче булып, балалар уянган, һәм алар эч авыртуына зарланган. Кечкенә кызлары – 6 яшьлек Арина әтисе аны хастаханәгә алып китү өчен машинасына кадәр күтәреп барганда ук аңын югалткан. Аннары барысы да аңын югалта. Төнлә гаилә дихлофосның агулы парларын сулаган булырга мөмкин.

Пилмән һәм ялгыш пестицидлар салынган тавык белән агуланганнар, дигән версия расланмаган. Һәлак булган кызларның берсенең һәм әтисенең әзер булган анализларында бөҗәкләргә каршы кулланыла торган порошок эзе табылмаган. Балаларның әниләре Красноярск фермасында сыерларны ясалма рәвештә аталандыру технигы булып эшләгән. Ул аннан корткычларга каршы кулланыла торган чараларны өенә дә алып кайткан.

Ир белән хатын хәзер хастаханәдә тернәкләнә. Кичә алардан сорау алганнар. Йөклелекнең соңгы аенда булган Виктория елаудан туктый алмый. Парның 4 баласы да һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100