Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл фермасында эшләүче ананың 4 баласы ризык белән агуланып үлгән

news_top_970_100

Красноярск краеның Красная Сопка авылында яшәүче гаиләдә берьюлы 4 бала үлгән. 5нче баласын көтүче ана белән ата авыр хәлдә, аңнарына килгәннәр.

Гаилә авыл кибетеннән тавык һәм пилмән сатып алган. Ризык пешереп, җомга көнне ашаганнан соң, шимбә иртән үзләрен начар хис итә башлаганнар. Туганнары әйтүенчә, пилмәнне кызларының берсе пешергән һәм, ялгыш, аңа чебен агуы салган булырга мөмкин, дип хәбәр итә «Mash» телеграм каналы.

Вафат булган балаларга 6, 11, 12 һәм 13 яшь. Исән калган гаилә әгъзаларын Красноярск хастаханәсенә китергәннәр. Хатын йөкле, бишенче баласын көтә, 9нчы айда. Аларны коткарып кала алганнар.

Күршеләре сөйләгәнчә, гаилә – яхшы гаилә саналган, күптән түгел генә шушы йортка күченгән. Ире элеваторда эшләгән, ә әниләре — фермада. Балалар әдәпле һәм яхшы тәрбияле булган. Красноярск крае буенча Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, өйдә хайваннар өчен антибиотиклар, ашламалар өчен пестицидлар һәм бөҗәкләрдән агу тапканнар.

Хатын-кыз аңына килгәч, түбәндәгеләрне сөйләгән. Ул кибеттән тавык, пилмән һәм тәмләткечләр сатып алган. 20 сентябрь көнне иртән әни кеше пилмән пешергән. Аны ул, аның ире һәм 2 баласы ашаган. Кич белән үзе һәм ире тавык белән бәрәңге ашаган, ә балалары – пилмән. Ризык әзерләгәндә, ул башка чит әйберләр кушмаган, тәмләткечләр тавыкка гына кушылган була.

21 сентябрь көнне иртә белән балалар үзләрен начар хис итә башлый. Соңрак эч авырту билгеләре олыларда да сиздерә.

Шимбә көнне җирле хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннән соң, 6 кешедән торган гаиләне хастаханәгә озаталар. Билгесез матдә белән агулану нәтиҗәсендә, башта 6 яшьлек кыз һәм 13 яшьлек малай, аннары 11 яшьлек кыз, соңрак 12 яшьлек кыз үлгән.

Суд-медицина экспертизасының беренчел мәгълүматларына буенча, балалар билгесез матдәнең токсик тәэсире аркасында агуланып үлгән. Үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен өстәмә тикшеренүләр үткәреләчәк. Җинаять эшен тикшерү кысаларында кибеттән һәм өйдән алынган азык-төлекне составын һәм кеше организмына йогынтысын билгеләү өчен химик экспертиза үткәрелә.

«Газета.ru», агулануның сәбәбе тавык та, пилмән дә булмаска мөмкин, дип яза. Мәсәлән, авылдашлары басмага әлеге әти-әнинең аш бүлмәсендә чебен агуы саклавын һәм аны тәмләткечләр белән бутарга мөмкин булулары турында сөйләгәннәр. «Комсомольская правда»га, азык-төлек өйдә сакланган күсе агуы янында торган булырга мөмкин, дип тә әйткәннәр.

«Baza» сүзләренчә, агулануның сәбәбе пестицидлар да була ала. Аларны ата-ананың ризыкка очраклы рәвештә, тоз белән бутап салуы да ихтимал. Өйдә тентү вакытында күп пестицидлар һәм хайваннар өчен антибиотиклар тапканнар. «Аmic.ru.», алар аш бүлмәсендә сакланган, дип яза.

Фото: © «Mash» телеграм каналы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100