Әнисә белән Рәсимә – классташлар. Икесе дә бер көллияттә хисапчылыкка укыганнар. Бер үк оешмага эшкә урнашканнар. Рәсимә – хисапчы, Әнисә – хисапчы ярдәмчесе. Рәсимә – үткен, елгыр, үз дигәненә ирешә торган, бирмәсәң, тартып ала торган холыклы. Ә Әнисә – беркатлы. Өстендәге киемен дә салып бирердәй, диләр бит әле, артык әйбәт кешеләр турында. Әнисә дә нәкъ шундый. Ул бөтен кешегә дә шулай әйбәт. Тулай торакта яшәгәндә дә, «иремнең чалбарын үтүкләп бир әле, вакытым юк» дисә берәрсе – үтүкләп бирә. Бер бүлмәдә улы белән әби яшәде алар күршесендә. Улы – эчкече. Берсендә, эчкәч, төне буе косып чыккан, карчык Әнисәгә кергән, җыештырып бирүен сорап. Җыештырган. Әнисәнең шул ягы да бар: эшләгәнен беркайчан да кешегә сөйләми. Исерек ирнең косыгын җыештырганын да, шул ирнең әнисе сөйләгәч белде тулай торакта яшәүчеләр. «Мин үз улым булса да – җирәндем, ул яп-яшь кыз, перчатка киде дә юды», – дип шаккатып сөйләгән.
Әнисә тулай торакта яшәгәндә кияүгә чыкты. Ире белән шунда яшәделәр. Кечкенә генә бүлмә булса да, бөтен туган-тумачалары аларга килә иде. Көн дә иртән ризык пешерә. Йә берсе хастаханәгә, йә берсе райондагы универмагка киләсе була. Кияүгә чыгып ир йортына күченгән Рәсимә дә онытып бетермәде дустын, килә-китә йөрде. Күп вакыт Рәсимәнең балалары да мәктәптән туры Әнисәгә кайта. Тулай торак мәктәпкә якын. Бүлмә ачкычы һәркем белә торган урында – коридордагы иске ботинка эчендә. Әнисә ике көнгә бер камыр ризыгы пешерә. Балалар кайтышка пешереп китәм, алар күп булып кайталар бит, ашасыннар рәхәтләнеп, ди.
Малайлар тик тора мени. Рәсимәнең берсеннән-берсе шук 2 малай. Әнисә апалары пешергән пәрәмәч белән сыйланалар да, диванга менеп сикерәләр, котыралар. Әнисә кайтып кергәндә, мендәр эчендәге мамыклар түшәмдә оча кайчакта. Сүз әйтми Әнисә. Үзенең баласы булмагангамы икән, ярата шул 2 малайны. Эшеннән кайткан саен сагыз, йә конфет кыстырып кайта. Котырыша торгач, берсендә тәрәзә төбендәге вазаны төшереп ватканнар. Рәсимә эштән кайткач орышты малайларын. Малайлар тын гына диванда утырдылар. Диваннан торсалар, тагын бер «ЧП». Малайлар ручка белән күн диванның кырын тишкәләгән. Тавык йомыркасы кадәр тишек барлыкка килгән. Малайлар «беренче син тиштең, әйдә, эчен ачып карыйбыз» дидең дә, «син тиштең беренче» дип сатулаша башлады. Күн тышлык бер тишелсә, ерткан саен ертыла бит инде ул. Малайларга кызык тоелгандыр. Тишеп кенә калмаганнар, эчен дә хәйран гына чыгарган булганнар.
– Әнисә, гафу ит, аванс алуга ук ремонтка акчасын бирермен, – диде Рәсимә.
– Ярар, – диде Әнисә тыныч кына. – Киез каплармын да куярмын,– диде. Эчтән пошынса да, сиздермәде. – Бала-чага кеше әйберенә кагылырга ярамаганын белми бит инде ул, гел әйтеп тормасаң.
– Мине балалар тәрбияләмәүдә гаеплисеңме хәзер, – диде Рәсимә, ачу белән.
Әнисә дустының тавышыннан куркып калды.
– Ю-ю-юк, – диде үз әйткәненнән үзе үкенеп.
Күн диван алырлык мөмкинлекләре юк Әнисәләрнең. Шәһәрдән әнисенең абыйсы фатирларын сатканда кайтарган җиһазлар белән яшиләр. Ярар, тишек диван белән дә яшәп була. Бүлмә җылы, тамак тук, үзең исән булсаң, тишек диванга гына түзәрлек, дип тынычланып куйды Әнисә.
Рәсимә «ремонтка акча бирермен» дигәнен онытты инде ул. Аннан соң әллә ничә еллар узды. Йорт җиткереп чыгып киттеләр. «Эшләгән акчагызны ашауга тотып бетермәгез, йортка акча җыегыз, йә булмаса фатирга. Тулай торак бөҗәкләре булып яшәмәссез бит», – дип киңәш бирде Рәсимә, бүлмәдән йөк машинасына әйбер ташырга ярдәм итүче Әнисәгә.
Көннәрдән беркөнне, кыскартуга эләгеп, Әнисә эшсез калды. 1 ай чамасы өйдә торды. Шул вакытларда да төшке ашка Рәсимә Әнисәгә кайтып йөрде. «Безнең йорт ерак, кайтып җиткәнче, обед бетә», – дип. Гел буш кул белән килә үзе. Соң, эшсез калгач, Әнисәгә азык-төлек сатып алырга акча да кирәк бит. Үзен генә уйлаган кеше аны уйлый белмидер дә инде ул. Әнисәнең ире юл хуҗалыгында эшли, төшке ашка бик сирәк кайта. Рәсимәнең һич исе китми. Ашап туклангач, диванга ятып черем итеп алырга да уңайсызланмый. Үз йортындагы кебек кинәнеп йөри.
Шулай килә-китә йөргәндә, кисәк кенә Рәсимә Әнисә белән араларын өзде. Ялгыш сүз дә әйткән кебек түгелмен, кешегә дә сөйләшкәнем юк, ник үпкәләде икән, дип уйлады Әнисә. Үпкәләмәгән Рәсимә. Сәбәбе башкада булып чыккан. Әнисә кызык булмый башлаган. «Ничә барсаң да, гел ашарга пешерү турында сөйләшә. Менә мин Төркия, Таиландка барып кайттым. Миңа хәзер чит илләр турында сөйләшү кызык, кайсы илдә матур җирләр күп, нинди кунакханәдә шартлар яхшы, кайсы турфирма буенча барганда отышлы, мәсәлән. Әнисә боларның берсен дә белми», – дип сүз җиткерә уртак танышлары аша.
Яңа дусты белән чит илгә йөри торгач, Рәсимәгә ире дә кызыксыз булып тоелгандырмы, матур гына күренгән пар көннәрдән беркөнне аерылыштылар. Рәсимә йортны үзенә яздырган. Ире кире тулай торакка күченгән.
Әнисә, никтер, Рәсимәне сагынып яшәде. Аннан зуррак булгач, сеңлесе кебек итеп тойды ул аны. Балалары да булмагангамы, аның балаларын сагынды. Әнисәнең туганнары булмагач, туганы кебек тә якын итте. Тормыш булгач, дуслар белән гел-гел аралышып кына да торып булмый, анысын да аңлый иде. Үзенең чит илләргә йөрерлек мөмкинлеге, чит илләр белән кызыксынуы булмаганга үзен битәрләде.
Язгы якта бер очратты ул Рәсимәне. Авылына алып кайтырга 4 тартма буяу алган иде Әнисә. Шуларны күтәреп кибеттән чыкканда, Рәсимә каршы очрады. Кибет банкоматына акча алырга керәм, диде. Банкомат эшләмәгәнлектән, тиз әйләнеп чыккан күрәсең. Бастырып килеп чыкты Әнисә артыннан. Әнисәнең кулындагы буяуларын күреп, «авылгадыр инде, ярар, ярар» дип җәһәт кенә хәл сорашты да, кып-кызыл «текә» машинасын иярләп, язгы суны чәчерәтеп китеп тә барды. Әнисә ике кулына авыр пакетларын күтәргән килеш, тулай торагына таба атлады.
Әллә балалары булмаганга, әллә акча җиткерә алмаганга «йорт салабыз, фатир алабыз» дип йөрмәде Әнисәләр. Ире дә «авылда йорт бар бит» диде. Авылдагы әти-әнисе йортны төпчек малайлары – Әнисәнең ире Дамирга яздырган иде. Бер караганда, бурычларга кереп, нигә районда фатир алырга. Атна саен авылга кайтып йөриләр. Хәзер бит авырып китсәң дә күп акча кирәк.
«Авырып» дигәннән, Рәсимәдән күңелсез хәбәр килеп иреште бервакыт. Операция ясаткан. Әнисә хәбәрне ишетүгә үк килде дусты янына. Хастаханәдән өенә чыгарганнар иде инде. Авыр күтәрергә ярамый, дигәннәр. Әнисә тәрбияләде. Иртән эшенә киткәнче ашарына әзерләп, чәен эчертеп китте. Операциядән соң тегелгән җөй эзләрен көн саен эшкәртте, чистартты. Аның өстенә өен дә җыештырды. Берни сорамыйча шулай булышып йөрүенә, шушы заманда да шундый ихлас кеше булуына аптырап та куйгалады Рәсимә.
Бу хәлләргә 10 еллап вакыт узды инде. Рәсимә райондагы йортын улына калдырып, шәһәрдән фатир алды. Тагын да акчалырак эшкә урнашты. Машинаның биегрәген алды. Дустының чит илләрдән куйган фотоларын социаль челтәрләрдән күреп, кайларда йөргәнен дә белеп торды Әнисә. Үзеннән күпкә яшьрәк ир тапканын да күреп сөенде.
Яшь барган саен организм таушала икән. Әнисәнең дә кинәт кенә башы әйләнеп китә башлады, симерде. Район табибы Казанга юллама бирде. Чиреннән бигрәк, шәһәрдә йөри белмәвенә борчылды хатын. Ярдәм сорап, Рәсимәгә шалтыратты.
– Минем вакытым юк, эштә бит, үзең беләсең. Автобуска утырып килсәң, каршылармын. Ничек барырга икәнен өйрәтермен, шәһәрдә йөрү уңайлы хәзер, – диде ул.
Рәсимә үзе эшеннән бушый алмаса да, ирен – Русланны җибәргән, рәхмәт төшкере. Әнисә зур гәүдәсенең авырлыгыннан лап-лап атлап, чак-көч җитешеп барды яшь ир артыннан. «Ничек эзләп табар идем, ярый килдең әле», – дип, рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмады.
Әнисәнең бер көндә генә эше төгәлләнмәде. Икенче көнгә дә калырга туры килде. Бер кич кунып чыгарга сорап, тагын дустына шалтыратты хатын.
– Минем Руслан чит кешене бик яратмый инде. Ярар, бер кичкә ничек тә көйләрмен, килеп алыр, – диде Рәсимә.
Әнисә белән Руслан кайтып кергәндә, Рәсимә табын әзерләп йөри иде. Ничә еллар күрмәгән дустын күрүгә, Рәсимәнең кулыннан чүмече төшеп китте.
– Әл-л-ләй, симергәнсең бит син, кая яткырырмын икән сине, диванны сытарсың син, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып.
Әнисә дустының сүзен шаярту дип уйлады, артык игътибар итмәде. Күчтәнәчләрен өстәлгә тезде. Бер кат хәл сорашкач, Рәсимә кунагы белән әллә ни иркенәеп утырмады, компьютерына кереп чумды. «Бүген үк эшләп җибәрәсе отчетларым бар, вакытым юк, гафу ит», – диде Рәсимә, Әнисәне иртәгә таксилар тукталышына Руслан озатачагын әйтеп куйды.
Әнисә үзе дә нык арыган иде. Юынып кергәч, матур диванга килеп утырды. «Әстәгы, центнерлы гәүдәң белән утыра күрмә диванга, хәзерге диваннар элекке кебек чыдам түгел, менә бу имән урындыкка утырып тор. Хәзер урын җәеп бирәм», – дип җәлт кенә зал як идәненә урын җәйде.
Әнисә тулай торактагы бүлмәсен сагынып куйды. Аның тишек тышлы күн диванында кем генә кунып чыкмады! Рәсимәнең малайлары өстенә менеп сикерде, тишкәләп, эчен дә актарып карадылар. Барысын да чыдатты. Әнисә сабыр, Әнисә чыдам булганга чыдадымы икән диван? Шундый аптыраулы уйлар белән йокыга китте хатын.
Әле ярый идәндәге келәм калын иде...