news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Директор түгел: Илгиз Зәйниев Камал театрында нинди вазифада?

news_top
Директор түгел: Илгиз Зәйниев Камал театрында нинди вазифада?
Фото: © «Татар-информ»

Камал театры директоры булган Илгиз Зәйниев хәзер башка вазифада. Ул «Нәүрүз» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Камал театрының сәнгать җитәкчесе буларак катнашты.

Илгиз Зәйниев 15 майдан Камал театрының сәнгать җитәкчесе дип билгеләнгән. Моңарчы ул театрның директоры иде. Бу үзгәрешләр театрның Уставына үзгәрешләр кертү белән бәйле. Уставка үзгәрешләр кертелгән, һәм «театрның сәнгать җитәкчесе» вазифасы барлыкка килгән.

Илфир Якупов хәзер – сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары (директор урынбасары иде). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев шулай ук баш режиссер булып калды.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча, узган ел азагында Илгиз Зәйниев театрның директоры итеп билгеләнгән иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 май 2025
    Исемсез
    Биредәге кадрлар белән эшләгән кешегә алла ярдәм бирсен. Качышлы уены кебек...
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар