Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Татарстан Диния нәзарәте корылтаенда мөфти һәм баш казый сайланачак

Бүген «Казан Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае уза.

news_top_970_100
Бүген Татарстан Диния нәзарәте корылтаенда мөфти һәм баш казый сайланачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген, рамазан аеның 19 нчы көнендә, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX корылтае уза. Корылтай эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың 1520 имамы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, район һәм шәһәрләр башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

Корылтай утырышы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең И.Шакиров исемендәге концертлар залында узачак. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясаячак.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан мөфтиен һәм Татарстан баш казыен сайлау. Әлеге вазифаларга кандидатлар булып, Диния нәзарәтенең 2025 елның 15 гыйнварында узган Пленумы карары белән Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелгән иде.

Моннан тыш, делегатлар игътибарына нәзарәтнең соңгы 4 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, Нәзарәтнең Казыйлар шурасы һәм Үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителәчәк.

Корылтай программасының мөһим өлеше булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең казанышлары күргәзмәсе тора. Экспозиция «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге холлында урнашкан һәм үзенчәлекле концепция кысаларында төзелгән. Аңа нигез итеп «Биш әйберне, башка биш әйбер килгәнче, кадерле нәрсә дип бел: картлык килгәнче яшьлекне, чир килгәнче сәламәтлекне, мохтаҗлыкка төшкәнче байлыкны, мәшәкатьләр килгәнче буш вакытны, үлем җиткәнче гомерне» дигән мәшһүр хәдис алынган (Имам ән-Нәсәи, «Сүнән әл-Күбра», 11832).

Хәдис 2021-2024 еллардагы төп вакыйгаларның – махсус хәрби операция, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел, Газзәдә булган мәхшәр һәм башкаларның – нәтиҗәләрен ачык тасвирлый. Бу вакыйгаларның барысы да Татарстан өммәте тормышында һәм Нәзарәт эшчәнлегендә чагылыш таба. Моннан тыш, хәдис игътибарны мөселман җәмгыятенең бүгенге көнүзәк проблемаларына юнәлтә, шуңа 2021-2024 елларда Нәзарәтнең эшчәнлеге аларны хәл итүгә багышланган иде:

  1. яшьләрне тәрбияләү һәм гыйлем тарату;
  2. мөселманнарны сәламәт яшәү рәвешен алып барырга чакыру;
  3. мөселманнарның бай рухи мирасын һәм ислам кыйммәтләрен саклау, өммәтнең матди байлыгын арттыру;
  4. мөселманнарга файдалы ял итү өчен мөмкинлекләр булдыру;
  5. махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Газзәдә яшәүчеләргә ярдәм итү.

Күргәзмәнең йөзек кашы булып кулъязма Коръән тора. Ул 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында языла башлаган иде, бүген ул тәмам һәм басмага әзерләнә.

Күргәзмәнең эчтәлеге белән Корылтайда, шулай ук 13 нче республикакүләм ифтарда катнашучы һәркем таныша ала.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 март 2025
    Исемсез
    Щиновникларга әйләнеп беттеләр бу бәлеш муллалары. Ничә еллар инде бал да майда йөзеп йөрийләр рәхәт күреп.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100