Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диңгезгә ял итәргә барганда һәлак булган Чаллы кызының әти-әнисе реанимациядә ята

news_top_970_100
Диңгезгә ял итәргә барганда һәлак булган Чаллы кызының әти-әнисе реанимациядә ята
Татарстан прокуратурасы

Түбән Кама – Чистай юлында авариядә һәлак булган кызның әти-әнисе реанимациядә ята. Бу турыда НТР 24 каналы Түбән Кама районы Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат секретаренә сылтама белән хәбәр итте.

Бүген Чаллыда яшәүче гаилә авариягә очравы, аларның 3 яшьлек кызы һәлак булуы, 6 яшьлек улы имгәнүен язган идек.

«Лада Гранта» машинасы белән идарә итүче хатын-кызга операция ясаганнар. Ул авыр хәлдә реанимациядә ята. Имгәнгән икенче кеше – бу хатынның ире. Ул да реанимациядә.

Аларның алты яшьлек улының сынган урыннары юк. Аны табиблар күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100