news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диңгезгә барырга чыккан Чаллы гаиләсе Түбән Камада коточкыч авариягә очраган

news_top
Диңгезгә барырга чыккан Чаллы гаиләсе Түбән Камада коточкыч авариягә очраган
Татарстан прокуратурасы

Бүген Түбән Кама районында Түбән Кама - Чистай юлында, Ширәмәт авылы янында Чистайга борылышта коточкыч юл һәлакәте була. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан прокуратурасы белешмәсе буенча, биредә Mitsubishi белән «Лада» бәрелешә, 3 яшьлек сабый кыз һәлак була, 6 яшьлек малай имгәнә.

Якынча билгеле булганча, Чаллыда яшәүче гаилә ике нәни бала белән диңгезгә ял итәргә барырга чыга. Машина белән хатын-кыз идарә итә. Авариядә 2018 елда туган кыз үлә, 2015 елда туган малай имгәнә.

Урынга Түбән Кама районы прокуроры Ольга Купова бара. Тикшерү эшләре оештырылган, авария сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар