Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диңгез, пляж, шифалы суы, ләм чыганагы бар: Дагыстанда Путин кушкан курорт-шәһәр төзелә

news_top_970_100
Диңгез, пляж, шифалы суы, ләм чыганагы бар: Дагыстанда Путин кушкан курорт-шәһәр төзелә
Гуниб район үзәге
Фото: © Лилия Заһидуллина / «Татар-информ»

Дагыстанда «Каякент» дигән курорт-шәһәр төзеләчәк. Ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзелә. Курорт шәһәрнең территориясен өч зонага бүләргә планлаштырыла. Шуларның берсен Дербент шәһәре үрнәгендә ясарга тәкъдим ителә. Бу турыда «РИА Новости»га республиканың туризм һәм халык сәнгать кәсепләре министры Эмин Мерданов сөйләгән

Узган елның сентябрендә РФ Президенты Кара, Каспий, Азов һәм Балтыйк диңгезләрендә һәм Приморьеда, Россиядән ел саен 10 миллионга кадәр кеше ял итә алсын өчен, эре курортлар булдыруны йөкләде. Аерым алганда, ул төньяк Кавказның туристлык-рекреацион комплексларын үстерүне дәвам итәргә, шул исәптән Каспийда Каякент курорт зонасын заманча дәрәҗәдә торгызырга кушты.

Мерданов сүзләренчә, Президент йөкләмәсен үтәү максатыннан, Каякент районының яр буе җир участокларын инвентаризацияләү буенча эш башкарылган һәм курортны зоналарга бүлү эше эшләнгән.

«Курорт-шәһәрне гамәлгә ашыру планлаштырылган территория Каякент районындагы махсус икътисади зона чикләренә кергәнлектән, без проектны өч зонага бүлеп тормышка ашырырга тәкъдим итәбез. Беренчесе – 1,4 мең гектар мәйданлы яр буе туристлык инфраструктурасын үстерү зонасы. Икенчесе – Дербент шәһәре үрнәгендә үстерергә тәкъдим ителгән территориянең комплекслы үсеш зонасы, гомуми мәйданы 405 гектар. Өченче зона – аеруча саклана торган табигый территориянең үсеш зонасы, гомуми мәйданы – 1530 гектар», – диде министр.
Ул билгеләп үткәнчә, курортны булдыру өчен уңай табигый факторлар – киң, 10 километрдан озынрак, комлы пляж, җылы һәм тирән булмаган Каспий диңгезе, уңайлы климат. Шулай ук бу территориядә 4 төрле шифалы су һәм шифалы ләм чыганаклары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100