Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дагыстанга сәяхәт: бәяләр, таулар, мылтык аскан кешеләр

Европага юллар ябылды, Төркия бәясен шатырдатып күтәрде, Сочи тирәләрен гизгән бар. Отпускыга кая барырга? Россиядән китмичә, халыкта популярлашып кына килә торган туристик урыннар – Дагыстан һәм Чечняны сайладык.

news_top_970_100
Дагыстанга сәяхәт: бәяләр, таулар, мылтык аскан кешеләр
Сулак каньоны
Лилия Заһидуллина

Каспий диңгезе, бәяләр һәм «кайнар нокта»

Диңгез буенда ятасы килмәде, тауларга тартты күңел. Аркага биштәр асып, тау кәҗәсе кебек бертуктамый йөреп, әлсерәп, «вау» дигән тәэсирләр белән кайтырга иде исәп. Шуңа күрә иртәдән кичкә кадәр экскурсияләр белән шыплап тулган, ашавы-яшәве кергән тур сайладык.

Сүз уңаеннан, Россия буенча мондый турлар бихисап икән, исемлеген күргәч, үзем дә «Америка ачкандай» булдым. Кавказ яклары, Карелия, Алтай, Байкал – җаның теләгән төрен сайлап алырга була, бәяләре дә чит ил кебек үк «тешләми». Мәсәлән, Дагыстан белән Чечняга 6 көнлек тур ирем белән икебезгә 75 меңгә төште. Дагыстанда – 4, Чечняда 2 көн. Шуңа өстәп, Казаннан Махачкалага, аннан Грозныйдан Казанга кадәр самолет билетларын 37 меңгә алдык. Барлыгы 112 мең сум булды.

Бер көн Мәскәүне гизеп, аэропортта кырын ятып йоклап, иртәнге якта Махачкалага очтык. Дагыстан халкының яшәү шартларын Махачкала аэропортыннан ук чамаларга була. Сәләмә генә аэропорт. Аннан чыгып, кечкенә кафеда «тау ашы» дигән бодай ашларын ашадык та, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 15ләп турист белән бер микроавтобуска төялеп, Махачкалага экскурсиягә киттек. Экскурсия дигәне Махачкаланың Үзәк җомга мәчетен күреп чыгу һәм тау башыннан шәһәргә күз салу булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, Махачкалада бүтән карар әйбер юк, дип аңладым. Диңгез буена сузылып урнашса да, Каспий диңгезенең бу өлеше коенырга яраксыз, шуңа күрә туристлар да моннан «таю» ягын карый. Избербаш, Каспийск, Дербент, Манас – кунаклар менә бу шәһәрләрне үз итә.

Дагыстан башкаласында озак тинтерәтмичә, безне Избербаш дигән курорт шәһәрчеккә, диңгез буендагы өч йолдызлы кунакханәгә илтеп куйдылар. Шунда урнаштык. Әмма диңгез һавасы һәм комлык белән юану планыбызга кермәгән иде, әйткәнемчә, программабыз иртәдән кичкә кадәр экскурсияләрдән тора. Ә диңгез буенда күпчелек җирле халык ял итә, руслар берән-сәрән генә күзгә чалынды. Сочи һәм Кырым курортларыннан аермасы шунда – монда бәяләр кыйммәт түгел, мәсәлән, ике кешегә 500-600 сумга рәхәтләнеп хинкал һәм долмаларын ашап чыгарга була. Ләкин, минемчә, кунакчыл Төркиянең биш йолдызлы кунакханәләренә ияләнгән кешегә монда яту ошамаска мөмкин.

Каспий диңгезе салкынчарак, бу халык «чүплек» сүзен белеп бетерми, хезмәт күрсәтүчеләр елмаерга ашкынып тормый, ачык киемне җеннәре сөйми.

Бигрәк тә хатын-кызлар моны сизәр, мөнәсәбәт ислам кушканча – кассада торучы ир-атлар сиңа күтәрелеп карамаска тырыша. Бу мәсьәләдә алар Гарәп Әмирлекләрен дә арттырып җибәрә кебек. Ләкин Дагыстанда туризм ныклабрак аякка баскач, елмаерга өйрәнерләр әле, шәт.

Безгә сәер булып тоелган тагын бер күренеш – кунакханә каршында Калашников автоматы болгап йөрүче полиция хезмәткәрләре. Постларда исә күбрәк җирле түгел, ә рус төбәкләреннән командировкага җибәрелгән полиция хезмәткәрләре тора. Һәркайсы мылтыгын җилкәсенә үк аскан – монысы да күңелгә шом өсти. Эш шунда: Дагыстан – терактлар белән даны таралган республика, «кайнар нокта» саналып килде. 2000 елларда монда ел саен диярлек шартлаулар һәм атышлар булып торды, әле 2015тә генә Дербент Кирмәнендә йөрүче 20ләп туристка атып, яралап кайтардылар. Шуңа күрә «Дагыстанда тынычлык урнашты» дип авыз тутырып әйтергә дә иртәрәк кебек, алай да туристлар бирегә яңадан агыла башлады…

 

Фото: Сарыком барханнары

Ташландык Гамсутль, тау халкы, 14 төрле милләт

Икенче көнне иртүк безне Дагыстан таулары күрергә алып киттеләр. Юлда барганда, тау башына ук төзелгән ялгыз йортларны, тау битләрендәге авылларны күреп шаклар каттым. Һәммәсен туктаусыз фотога төшерәм. «Бу әле таулар түгел!» – диде Александр. Әнә, даргин халкы яши торган Леваши авылы иңкүлекне кәбестә кырларына әйләндергән, икенче салада кыяр-помидор теплицалары тезелеп киткән, аварлар яши торган Чох халкы үзенең тау битенә террасалар ясаган... Колхозлар гөрләп торган заманда террасаларда яшелчәләр үстергәннәр, бүген алар бәрхет чирәм белән капланган. Мондый террасаларны ясау өчен берничә гасыр кирәк икән. Җирле халык тау битләрен чокып, бирегә үз җилкәләрендә уңдырышлы туфрак ташыган, бөтен сәламәтлеген шушында бетергән. Ә бүген аларның беркемгә кирәге юк…

 

Фото: © Чох авылы террасалары

Безне диңгез дәрәҗәсеннән 1700 метр биеклектә урнашкан Гамсутль дигән ташландык авылга алып бардылар. Монда соңгы кеше 2015 елда вафат булган. Башта 3-4 сәгать машинада, аннан ике чакрымын – «буханка»га утырып, калган ике чакрымын җәяү мендек. «Ике адым атлыйсыз, аннан туктап сулыйсыз», – дип өйрәтеп куйсалар да, менә башлагач, инструкция генә ярдәм итми икән. Шактый әлсерәдек, ярый әле төркемдә балалар юк иде. Моңарчы чын тау күрмәгән кеше буларак, минем эмоцияләр ташыды. Ничек кеше шундый шартларда яши, тау башына өйләр төзи, таш өстендә бакча үстерә, дип гаҗәпкә калдым. Тукай шигырендәге «Тау башына салынгандыр безнең авыл...» менә кайда икән ул! Әле җитмәсә, шушы тар сукмаклардан сыер-сарыкларын көтүгә куалар, аннан чыбыркы шартлатып алып кайталар. Сыерлары да яраклашкан – кыска аяклылар.

Гамсутль кебек таудагы ташландык авыллар Дагыстанда 80ләп икән. Халыкны таудан күчерү буенча дәүләт сәясәте дә булган, үзләре дә җиңел тормыш эзләп китәләр, ди.

 

Фото: © Гамсутль авылы


Тауда авыл салу серләрен гидтан да сорадым. «Тауның кояшлы һәм чишмәле ягын сайлап аласың да эшкә ябышасың», – диде ул. Эшчән булу – төп сыйфаттыр шул. Чишмәсенә дә фәлән йөз метр төшәсе, газы да кермәгән... Аның каравы, элек сугышлар вакытында таудагы авылларны басып ала алмаганнар, алар нык каршы торган. Бүген дә боларны җиңел генә буйсындырам димә!

Тауда яшәү үзенчәлекләре турында Мөхәммәт исемле авар егете белән сөйләштек.

– Бөтен нәрсәгә ияләшкән кебек, таудагы тормышка да өйрәнәсең. Киресенчә, анда рәхәтрәк тә әле – саф һава, тынычлык, ыгы-зыгы юк. Мин дә таудан, Төньяк Дагыстандагы Шамил дигән авылда туып-үстем. Авылның исеме имам Шамил хөрмәтенә кушылган, – диде Мөхәммәт. – Тауларда яшәгән халык бераз кырысрак, катырак буладыр. Мондагы яшәү шартларына яраклашырга кирәк, җебеп утырып булмый. Дагыстан тауларында күпчелек аварлар һәм даргиннар яши. Бигрәк тә без – аварлар катырак холыклы саналабыз. Даргиннар арасында сәүдәгәрләр күп, алар авыллары белән кәсепчелек белән шөгыльләнә, җитешрәк тормышта яши. Лезгин, кумык, лак, табасараннар көньяк Дагыстанда, диңгез тирәләрендә төпләнгән. Без аларны «шәһәрнекеләр» дип атыйбыз. Алар күбрәк чәй эчәргә, иркенләп сөйләшеп утырырга, үз көйләренә яшәргә ярата.

 

Фото: © Гуниб район үзәге

Сүз уңаеннан, биредә «дагыстанлы» дигән милләт юк. Авар, даргин, кумык, лезгин, табасаран, лак, агул һ.б. – барлыгы 14 төрле милләт берләшеп яши монда. Күпчелек дигәне аварлар, алар 27 %ны тәшкил итә. Әле аварларның гына да сигез төрле диалекты бар искәнен исәпкә алыйк. Ике чакрым ераклыктагы күрше авар авыллары бер-берсенең телен аңламый икән. Дагыстандагы өч миллионнан артык кеше ничә телдә сөйләшә дигән сүз! Арада кумык теле генә без аңларлык дип таптым, татарчага бик охшаган, таныш сүзләр шәйләнде.

Элек Дагыстан халкы үзара кумык, гарәп телләрендә аңлашкан, хәзер русчалары уртак. Бөтен республикаларында милли телдәге бернинди элмә такта, кибет исеме күрмәдем, бөтен дөньяларына русча язып тутырылган. Монысы да аңлашыла: өстенлекле милләт юк дип, бөтенесен тигезләргә тырышалар. Алай да, үзара тарткалашулар булгалап тора икән. Шуңа күрәме, диннәре бер – ислам булса да, моңарчы катнаш никахлардан тыелып яшәгәннәр. «Ун ел элек авар белән даргин өйләнешү күренеше юк диярлек иде, бүген бу – гадәти хәл. Яшьләр күбрәк телефон аша таныша, очрашып йөрмичә өйләнешә», – диде Мөхәммәт.

Дербент каласы, коймасыз зиратлар, ташландык биналар

Дагыстанның Дербент шәһәре нык истә калды. Чиста, матур, бүтәнчә... Дербентка 2000 ел!

Шәһәрнең иң югары өлеше биек диварлар белән уратып алынган, аны берара «Кавказ капкалары» дип тә атаганнар, элек биредә шәһәр белән идарә итүчеләр яшәгән. Төрмәләрен, мунчаларын, сусаклагычларын – исән калган һәр ташны карап йөрдек. Бу тарихи объектка да заманында күпне күрергә туры килгән, руслар хәтта биредә гарнизон да ясаган булган. Бүген Дербентның өске өлешендә – азәрбайҗаннар, уртасында – яһүдләр (Дербентны «икенче Иерусалим» дип тә йөртәләр икән), диңгез буенда руслар һәм әрмәннәр яши. Барлыгы 127 мең кеше, 20 төрле милләт тупланган.

 

Фото: © Дербент дивары

Дербент кебек үк, Дагыстан да каршылыклы булуы белән үзенчәлекле. Аның бөтен сере дә бар яктан ялтырап тормавында, минемчә. Мәдәниятләре кызыклы, тарихлары бай, табигате «ах» итәрлек, ләкин көненә меңләгән турист агымы үтә торган Сарыком барханнары тирәсен дуңгыз утарына әйләндергәннәр. Хәер, дуңгызлар да чистарактыр әле, бу – аларны да мыскыл итү буладыр. «Нигә җыештырмыйлар?» – дип гаҗәпләнүемә, Александр: «Нигә җыештырып торырга, алар туристларның барыбер киләчәген белә бит», – дип беркатлы җавап бирде. Туристлар тагын да күбрәк булыр, кесәбезгә күбрәк акча керер, дип куркалардыр, күрәсең. Шул ук Сарыкомда ташландык бина кукраеп утыра.

 

Фото: ташландык бина

Төзелеп бетмәгән йортлар, яртылаш кына алыштырылган түбә – болар Дагыстанда гадәти хәл. Тәрәзәләренә пәрдә эленгән, ишегалдына чәчәк утыртылган, капкасы куелган ничә өй күрдем икән? Гомумән, әллә бу халык пәрдә элми микән, дип аптырап та калдым әле. Монда хәтта койма белән уратып алынган зират та күрмәдем, каберлекләр арасында маллар сәяхәт итә.

– Дагыстан халкының йорт тирәсенә әллә ни исе китми, – дип, күршеләренең бу сыйфатын Грозный базарында сатучы хатын аңлатты. – Без икешәр эштә эшләп, ишегалдын тәртипкә китерәбез, брусчатка җәябез, биек капкалар корабыз. Чеченнарның йорт эче ясалмаган булса да, тышкы ягы гел матур булырга тиеш. Дагыстан кешеләрендә бу сыйфат юк. Аларның акчалары да бар, Мәскәүдән фатирлар алалар, ләкин йорт тирәсен тәртипкә китерүне кирәксенмиләр, үз рәхәтләренә яшиләр. Бер карасаң, тиреңнән чыкканчы эшләүнең нигә кирәге бар – дөрес эшлиләрдер…

Белмим, акчалары ни дәрәҗәдә күптер, ләкин Дагыстанда «Ока», «Җиделе», «Унлы» машиналары кулланышта әле. Без гадәтләнгән кибет челтәрләре – «Магнит», «Пятерочка», ялт иткән фастфудлар да күренми, башны әйләндерерлек сәүдә үзәкләре дә юк. Кибет челтәрләренең монда килеп җитә алмавы хәләл ризык сатмаулары белән дә бәйле, әлбәттә. Аның каравы, Дагыстанның «чуду» дигән пироглары бөтен җирдә сатыла, милли брендларын алга сөрәләр.

«Укытучы булып эшкә урнашу өчен 50 мең сум ришвәт бирәбез»

Турист күзәтүе пүчтәк кенә ул, Дагыстанның чын тормышын миңа авар егете Шамил ачып салды. Ул да Шамил дигән авылда туып-үскән, Мөхәммәт белән якташлар. Гаиләләрендә биш малай. Авыллары бетә башлагач, барысы да Махачкалага күченгән, әти-әниләрен дә үзләре белән алганнар. Һәр малайга җыелышып йорт төзегәннәр, өйләнә бара – төзи баралар. Олы малай әти-әнине карый, бергә торалар, шуңа өлкән егеткә 180 квадрат метрлы зур өй тәтегән. Гаиләдә кыз балалар гына булса, әти-әни үзе генә кала, картлык көнендә балалардан аерым яши икән. Шуңа күрә Шамилнең әти-әнисе бу яклар өчен бик бәхетле кешеләр санала инде – биш ул үстергәннәр.

– Мин ике ел элек – 26 яшемдә өйләндем, – дип сөйли башлады Шамил. – Хатыным Айна белән ярәштерделәр безне, әле ул вакытта аңа 17 генә яшь иде. Айнаның әти-әнисе – тамырлары белән безнең авылдан, ул кызны аңарчы да күргәнем бар иде. Әмма ярәштергәч күрешмәдек – традициябез шундый. Айна бераз үскәч, ярәштереп өч ел узгач өйләнештек. Туйда да сөйләшмәдек. Туйдан соң гына таныштык.

– Сайланып өйләнәсе булган икән, димисеңме? – дим.

– Бездә ярәштергәннән соң башкага өйләнү бик сирәк очрый, алай эшләмәскә тырышалар. Өйдә төрле чак була инде, озак йөреп өйләнешкән кешеләрнең дә тормышы шома гына бармый. Ни генә булса да, чүпне тышка чыгармыйбыз, сүзгә килүләр ике арада гына кала. Әле балаларыбыз юк, хатынның укып бетерәсе бар. Кызыл дипломга бара, укытучы булачак... Хәзер аның эшкә урнашуын кайгыртасым бар. Үзем туризм юнәлешендә эшлим, машина йөртәм.

– Эшкә урнашу авырмы?

– Бөтен җирдә ришвәт бирергә кирәк. Мәктәпкә укытучы булып урнашу өчен, директорга 50 мең сум «төртәләр», гадәттә. Укытучы абруйлы эш санала, кечкенә авылларда да 35-40 мең сум алып эшли бит алар. Безнең өчен бу – зур акча. Махачкалада күпләр 18-20 меңгә эшләп йөри.

– Тагын нәрсә өчен ришвәт түлисез?

– Армиягә китү өчен 15 мең бирәбез, чөнки армиядән соң эшкә урнашу җайлырак. Армиядә контракт нигезендә калу – 150 мең сум. Дөрес, анысы соңгы ярты елда актуаль түгел, хәзер Украинага солдат күп кирәк, ришвәтсез дә ала башладылар. Украинага Дагыстаннан китүчеләр дә, үлүчеләр дә нык күп. Безнең авылдан гына да 200ләп кешене алдылар.

Машинада йөрү таныклыгы алу – 60 мең, МФЦ кебек җиргә барсаң, анда утыручы кызларга 500 сум төртәсең инде. Иң кыйммәте – полиция булып урнашу, аның өчен 500 мең тирәсе кирәк. Менә табиб булып урнашуның бәясен белмим дә, миллион бардыр... Анда укырга керү дә, эшкә урнашу да – байлар эше. Алары безгә караңгы. Менә шулай яшибез, халыкның өчтән бере – эшсез…

 

Фото: Дербент шәһәре

– Сез оҗмах почмагында яшәп тә мантый алмыйсыз, ә күршедәге Чечня чәчәк ата. Моңа эчегез пошамы?

– Эч пошмаган кая ул! Хәтта туристларга да ачу килә: Дагыстанда ачык күлмәкләр һәм майкалар белән йөриләр, Чечняга бару белән киенеп куялар. Без урамда чишенгән хатын-кыз күрсәк, әти-әни һәм апалар алдында уңайсызланабыз, үзебезне кая куярга белмибез. Бу безгә ошамый, безне мыскыл итә, туристлар шуны аңламый. Аннан, миңа Дагыстанның җаны бар кебек, Чечняда бар нәрсә ясалма... Анда тормыш әйбәт булса да, күченәсем килми. Чечняда законнар да кырыс. Әле беркөнне генә Грозныйда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты, машинаның тонировкасына бәйләнделәр. Минем Чечнядан түгел икәнемне белгәч, җибәрделәр, үзләренең кешесе кагыйдә бозган булса, алай котыла алмыйсың. Чечняда туристларга, килгән кунакларга мөнәсәбәт нык яхшы. Сез аны сизәчәксез әле...

Шамил белән сөйләшеп бара торгач, машинабыз Чечняга җитте. Ике республика арасындагы күперне узуга, бер полосалы чокыр-чакырлы юллар өч полосалыга әйләнде, баганаларда утлар кабынды, юл кырыенда берсен-берсе уздырып төзелгән мәчетләр күренде, шау-шуны үле тынлык алыштырды. Һәм адым саен ялтырап янган «Ахмат – сила!» дигән язу мондагы шәхес культы турында хәбәр итте...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 сентябрь 2022
    Исемсез
    Бик матур итеп язгансыз, әфәрин!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100